поиск новостей
  • 28.03 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры,18:30
  • 28.03 "Җан Баевич" Тинчурин театры, 18:30
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Март
  • Ренат Әюпов - режиссер
  • Фирүзә Җамалетдинова - язучы
  • Артур Поляков - мәдәният хезмәткәре
  • Гиоргий Куприянов - дәүләт эшлеклесе
  • Вил Мәһдиев - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
14.09.2017 Әдәбият

Ландыш Габдрахманова психиатрга күренергә кирәк ди: "Гайбәтләр арта, дуслар кими"

Ландыш Габдрахманова – үзенчәлекле әсәрләре белән бик күпләрнең игътибарын җәлеп иткән шагыйрә. Беренче китабы, чыгу белән, бик тиз арада таралып бетте. Дөнья күргән һәрбер шигыре бәхәсләргә, фикер алышуларга этәрә. Ышанычлы адымнар белән атлап килүче шагыйрә – бүген безнең кунагыбыз.

– Ландыш, син әдәбият сөючеләргә, нигездә, интернет аша танылдың дияргә дә була. Бу безнең әдәбият өчен бик гадәти хәл түгел. Сөйлә әле шул хакта, ничек башланды, ничегрәк килеп чыкты?
– Гадәти булмаган нәрсәләр дә заманына күрә гадәткә керә. Интернетта шигърияткә кагылышлы сайтлар күп. Социаль челтәрләрдә дә үз язганнарын тәкъдим итүчеләр җитәрлек. Кайчагында, бар халык, кубып, шигырь яза башлаган икән, дип уйларга да мөмкин. Шуңа күрә, бүген шигырь заманы түгел, дигән сүзгә мин ышанмыйм. Язалар да, укыйлар да. Минемчә, шигырь яратучылар һәр заманда да бер чама. Минем шигырьләрне дә интернетта яратып каршы алучылар булды, үз укучыларым барлыкка килде. Иң беренче игътибар иткән кеше язучы Рәмзия апа Габделхакова булды. «Син язарга тиеш!» – диде ул миңа. Аның ярдәме белән, шигырьләрем беренче тапкыр «Идел» журналында дөнья күрде. Аннан соң бигрәк тә Уфа шагыйрьләренең игътибары күңелне сөендергән иде. Бераздан Казан шагыйрьләре дә игътибар итте, газета-журналларга сорап алдылар, беренче җыентыкны чыгару мөмкинлеге туды. Ә интернетның үз өстенлекләре бар: укучының язган шигыреңә мөнәсәбәтен бик тиз беләсең, ул фикер белән килешмәсәң, бәхәскә керергә була.
 
 
– Миңа калса, син әдәбиятка үзенчәлекле шигырьләр белән кинәт кенә килеп кердең кебек. Бу чынлап та шулай кинәт булдымы, әллә, күзгә күренгәнче, хәтсез генә этләнергә туры килдеме?
– Әдәбиятка беркем дә кинәт кенә килеп кермидер. Исемең танылганчы, әсәрләрең җәмәгатьчелекнең игътибарын җәлеп иткәнче, бик күп язарга, укырга, эзләнергә туры килә. Аннары шик тә бар: мин әдәбиятка кергәнме әле? Керер алдыннан чыгуыңны уйла, диләр, шаяртып әйткәндә. Анысын вакыт кына күрсәтә. Мәшһүрлеккә дәгъвам юк. Мин үз хисләремне язам, ул кемгәдер ошый икән, аның хис-фикерләре белән тәңгәл икән, мин канәгать. Кемнеңдер рухи тормышында минем язганнарым ниндидер роль уйнаса, димәк, шигырьләрнең дөньяга чыгуы үз-үзен аклый.
 
– Димәк, бүгенге чорда яшьләргә әдәбиятка килер өчен шартлар юк дип әйтү тулысынча дөрес булып чыкмый. Теләге булганнар юлын таба. Әдәбиятта танылу өчен нинди сыйфатлар иң мөһиме дип саныйсың?
– Безнең татар әдәбиятында өлкәннәр яшь иҗатчыларга һәрвакыт хәерһах булган. Моны бик күп истәлекләрдән белеп була. Бүгенге кебек, яшьләрне иҗатка рухландырып тору исә элек тә булмагандыр. Яз гына! Һәр каләм әһелен әдәбиятыбызның киләчәге борчый. Шуңа күрә яшьләргә ярдәм итәргә атлыгып торалар. Хәтта уңышсызлары да матбугатка үтеп керә. Вакыт иләр әле, диләрдер. Әлбәттә, яшьләргә дә таләпчәнлек кирәк. Талантлы яшь язучылар сирәк. Хәер, алар өлкәннәр арасында да күп түгел инде. Иң мөһиме: талантлы укучыбызны югалтмыйк. Татар мәктәпләре генә булсын, балаларыбыз татар теленнән аерылмасын.
 
– Хәзер шагыйрьләр заманы түгел, диләр. Яшәү темпы чынлап та тиз, тормыш максаты бүтән, кешеара мөнәсәбәтләр дә үзенчәлекле. Синеңчә ничек, шагыйрьләр өчен ниндидер аерым бер чор кирәкме, әллә алар дәверне үзгәртергә сәләтлеме?
– Шагыйрьләр һәр заманда да булган, аларга аерым чорны беркем дә әзерләп куймаган. Аерым кешеләрдә шигърияткә ихтыяҗ бар – шул гына. Шигырь, әлбәттә, кеше табигатен үзгәртә алмый. Дәвер турында әйтмим дә. Шунысы да бар – кешегә ритмлы тезмәнең тәэсире зур, чөнки яшәеш ритмга корылган, ләкин ул дөньяны үзгәртерлек тәэсир түгел дип саныйм.

– Кем ул шагыйрь? Аның миссиясен син нәрсәдә күрәсең?
– Бөек шагыйрьләрнең кайберләре үз иҗатларында пәйгамбәрләр язмышына мөрәҗәгать иткән. Алар, мөгаен, үз миссияләрен шулай аңлаган, ләкин хәзер заман башка. Хәзер кешенең зиһенен гаммәви мәгълүмат чаралары биләп алды. Шагыйрьнең тавышы ишетелми дә диярлек. Әмма бу беренче карашка гына шулай. Ишеткәннәр ишетә. Бүген шагыйрь үзенең тар даирә укучысы өчен яза, диюем. Фикердәшләре өчен. Бүген инде, үткән гасырның 60нчы елларындагы кебек, шигырь тыңларга стадионнар тутырып килмәсләр. Аны хәзер бүтән жанрлар тота. Шуңа күрә бүген, трибун поэзиядән бигрәк, лирик шигърият тансыграк дип уйлыйм. Шагыйрь үз укучысы белән күзгә-күз карашып сөйләшергә тиеш. Тавышны күтәрмичә генә. Моңардан аның дәрәҗәсе кимеми бит, ул барыбер Шагыйрь булып кала.
 
 
– «Шагыйрәләр – Алла бәндәләре, мин аңламыйм», – дип әйтүчеләр дә бар. Сине барысы да аңлыймы? Гомумән, кирәкме ул адәм баласына башкаларның аңлавы? Ни өчен?
– Әлбәттә, күңелне аңлауларын телисең. Әнием, гафу ит, мин синең шигырьләрне аңламыйм, ди миңа улым. Ә кызым: «Әнием, Син һәм Есенин!» – дип кабатларга ярата. Сине берәү дә аңламаса, син дә берәүне дә аңламасаң, психиатрга күренергә кирәк. Шагыйрәләр арасында да тотрыксыз холыклылар бар, диләр. Ул гадәти кешеләр арасында да бар. Ләкин үз негативыңны башкаларга тагарга ярамый. Мин, еш кына, Гетеның сүзләрен искә төшерәм. Үз кичерешләреңне генә язу ул әле шагыйрьлек түгел, ди ул. Ә менә дөнья гамен аңлап, аны тасвирлап башкаларга бирә алса, менә ул вакытта ул кеше – шагыйрь һәм аның иҗаты бервакытта да искермәячәк!
 
– Синең шигырьләрдә моң, сагыш, үкенү, каядыр омтылу өстенлек итә кебек. Шагыйрь бәргәләнмичә, тыныч кына яши аламы?
– Бәргәләнмичә генә шигырь тумыйдыр инде ул. Тик торганнан гына шигырь язуны мин күз алдыма китерә алмыйм. Шигырь язам әле, дип, өстәл янына гына утырып, шигырь туа микән ул? Хәер, андыйлар турында да ишеткәнем бар. Ләкин алар шагыйрь дип аталмыйдыр инде. Сагыш та, үкенү дә, сөенеч-шатлыклар да, каядыр омтылу да шигырь язарга этәргеч була ала. Шигырьнең ни өчен туганын белсәм, мин бәлки каләмгә тотынмас та идем.

– Бүген кеше китап укымый, дигән сүзләр еш ишетелә. Бу чынлап та шулаймы?
– Китапны укыган кеше укый инде аны. Кече яшьтән үк китапка мәхәббәт белән бергә әдәби зәвык та тәрбияләргә кирәк. Кайбер китапларны укуыңнан укымавың артык.
 
– Кайсы татар шагыйренең әсәрләрен башкаларга да укытырга теләр идең?
– Йолдыз, Луиза Янсуар, Рүзәл Мөхәммәтшин, Гөлүсә Батталова, Лилия Гыйбадуллина, Эльнар Байназаров... Мин яшь буын шагыйрьләрне генә санадым. Исемлекне дәвам итә алам. Ни өчен аларны укыганнарын телимме? Шигырь – рифма, ритмага салынган гади сүзләр тезмәсе генә түгел! Анда тирәнлек тә, фәлсәфә дә, фикер дә булырга тиеш! Шуны аңлатыр өчен.
 
– Кеше уңышка ирешсә, артында гайбәт сөйли башлыйлар. Моңа карашың ничек?
– Мин әле зур уңышларга ирешкән кеше түгел, ә кечкенә генә уңышларымны да күпсенүчеләр күп. Гайбәтләр арта, дуслар кими. Мин моңа әзер түгел бугай. Ләкин һәр өргән эткә таш атарга туктасам, мин беркайчан да максатыма ирешә алмаячакмын. Шуны аңлыйм.
 
– Чибәр һәм талантлы хатын-кыз, гадәттә, беркемне дә битараф калдырмый. Танылу гаилә тормышына зыян салырга мөмкинме?
– Чибәр һәм талантлы хатын-кыз – акыллы, ә сайлаган яры аңардан да акыллырак булса, гаиләңә беркем дә зыян сала алмый!
 
– Ландыш Габдрахмановадан бәхетле гаилә рецепты?
– Гаиләсенә ныклы калкан булырдай ир-егет акылы, өй җылысын саклардай хатын-кыз зирәклеге, балалар елмаюы, иман байлыгы.
 
– Карале, бу рецепт булып бетмәде бугай. Син бит ингредиентларны гына санап чыктың...
– Шул ингредиентларны бер-берсеннән аермасаң, бәхетле гаилә килеп чыга.
 

Марат КӘБИРОВ әңгәмәсе
Шәһри Казан
№ --- | 13.09.2017
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»