поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
13.09.2017 Әдәбият

Фәнзаман Баттал: “Бик күп татлы ризыклардан авыз иттем. Әмма хатын-кыздан да татлырагын таба алмадым”

2015 елның 4 августында язучы Фәнзаман Баттал дөньядан китте. Ә бит әле алдагы көнне генә без аның белән сүзнең җитдиен дә, шаянын да чиратлаштырып, рәхәтләнеп сөйләшеп торган идек. Көн урталары тирәсе иде. “Татарстан” радиосының әдәбият-сәнгать редакциясендә эш кайный. Шулчак хезмәттәшебез Дания Гайнетдинова Фәнзаман абыйның килүен тәрәзәдән күреп алды.

Шактый вакыт узгач кына, Баттал безнең бүлмәдә пәйда булды. Ул инде, әлбәттә, юлында очраган һәрбер танышы белән озаклап күрешеп, тәмләп сөйләшеп вакыт үткәргән.
 
Үзе генә түгел иде Фәнзаман абый, яшьлек дусты, Түбән Камада танылган спортчы, гер күтәрү остасы Корбан абый белән бергәләп килгәннәр. Ник килгәннәр, нигә бергәләп килгәннәр - анысын әйтмәделәр. Тик без, рас танылган спортчы икән, әйдә бер яздырып алыйк әле, дип, болардан интервью алып калырга булдык. Яшь журналист Батыр Харисов аларны студияга алып кереп озак кына әңгәмә үткәрде.
 
Алар студиядә чакта мин аның флешкасына Минзәлә театрының Әхәт Гаффар әсәре буенча куйган “Язлар моңы” спектакле язмасын күчереп куйдым. Фәнзаман абый сораган иде. Карасам, әлеге флешкада, аның үзенең язмалары арасында әле күптән түгел генә “Безнең мирас” журналында басылып чыккан мәкаләсенең чыганак документлары бар. Бу - Язучылар Союзының сугыш елларындагы приказлары, хатлары һәм СССР язучылар берлегеннән Казанга җибәрелгән күрсәтмәләр һәм башкалар. Менә шуларга нигезләнеп язылган иде Ф.Батталның “Кадерлеләр һәм кадерсезләр” дигән мәкаләсе. Биредә сүз дистәләгән татар әдипләре сугыш кырларында кан койган бер вакытта, эвакуацияләнеп Татарстанга килгән башкала язучыларының типтереп яшәп ятулары хакында. Дөрес, бу теманы башка язучылар моңа кадәр дә яктыртмадылар түгел, ләкин ул Фәнзаман абыйның мәкаләсендә шулчаклы тирәнгә кереп, рәсми документларга нигезләнеп бәян ителгән. Ул документларны язучы үзе каян алгандыр, ничек кулына төшергәндер - монысын хәтта журнал редакциясендә дә белмиләр иде бугай. Бу мәкалә аның иң соңгы җитди әсәре булды.
 
Ә беренчесе... Фәнзаман Баттал дигән исем минем өчен 1980 еллар ахырында барлыкка килде. “Идел” журналының ачылып кына килгән вакытлары иде. Кайсыдыр бер санында “Безнең сурәт” дигән мәкалә укыдым. Татар халкының уртак максатлар куеп, берләшәсе, бердәмләшәсе урында, үзара чәйнәшеп, тарткалашып ятуы турындагы язма иде бу. Тагын әйтәм: бу темага да язучылар күп булды, әмма Фәнзаман Баттал мәкаләсе шулкадәр оста чагыштырулар китереп, ачы сарказм, матур тел белән язылган иде - бу мине әсир итте. “Татарстан” радиосына килгәч, беренче күрешүебез-танышуыбыз вакытында мин инде аны үзем өчен хөрмәтле бер кеше буларак кабул иттем. Соңыннан, бу кешенең иҗаты белән тирәннәнрәк танышкач, шуны да аңладым: “Безнең сурәт” татар әдәбиятына көчле публицист килүен хәбәр итүче тәүге әсәре булган икән.
 
Фәнзаман Баттал, публицистика белән беррәттән, юмор остасы буларак та танылды. Әмма кайбер каләмдәшләре аның юморын, нишләптер кабул итеп җиткерми иде кебек. Шулай ук Ф.Батталның коммунистларны сүгеп язган публицистикасын да өнәмәүчеләр булды. Әйе, чыннан да, аның коммунистлар сүгүе үлгән аюга тибеп китү сыманрак хис тә калдыра иде. Шулай да мин Фәнзаман абый бу теманы ихластан язгандыр, күңеле белән әрнеп язгандыр дип гоманлыйм. 
 
Чөнки беләм: совет системасына, партиягә аның шәхси үче бар иде. Басудан алып кайткан бер учма ашлык өчен шул система аның ата-анасын төрмәгә тыгып куйган, шул партия аның сабый чагын тартып алган, киләчәгенә балта чапмакчы булган. Бала вакытында ук күңеленә бикләп йөргән әнә шул нәфрәт кулына каләм алып, язучы булып киткәч тә җанына тынгы бирмәгән.
 
...Инде радиодагы соңгы очрашуга кайтыйк. Алар студиядан чыккач, үзебезнең бүлмәдә әңгәмәләшеп чәй эчтек. “Мин дә Корбан турында бер-ике сүз әйттем әле”, - диде Фәнзаман абый. Интервьюга ул да кушылган, янәсе. “Ай-һай, Фәнзаман Баттал әйтсә, бер-ике сүз әйтеп кенә туктала алыр микән?!” - дип шаярттык шунда. Фәнзаман абый, әзрәк артистланып, бу сүзгә ачуы килгәндәй итенде. Барыбыз да көлештек.
 
Темаларның төрлесе сөйләшенде. Әйтик, Фәнзаман абыйның иң яраткан темасы - хатын-кыз мәсьәләсе дә селкенеп алды. “Мин тормышта бик күп тәмле-татлы ризыклардан авыз иттем. Әмма дә хатын-кыздан да тәмлерәген, татлырагын таба алмадым”, - диде ул. 
 
Яшь чакларында, Түбән Камада яшәгән вакытларында, бер дусты белән алар кайсыдыр общагага кызлар янына барганнар икән. Шунда дусты әйткән: “Их, Фәнзаман дус, нигә кешенең куллары икәү генә микән, ике генә кул белән кызларның бөтен җирен дә кочаклап бетереп булмый. Булса иде ул алты кулым, кызларның бөтен җирен берьюлы кочаклар идем!” - дигән. 
 
Бу сүзләр бик ошаган Фәнзаман абыйга, ул бу фикерне кайсыдыр бер шаян хикәсендә дә кулланган. Менә шул турыда да кызык итеп сөйләп алдылар. 
 
Чәй эчеп, гәпләшеп утыргач, радио ишегалдына чыгып тәмәке төтәттек. Күңелле генә сөйләшү булды. Мин Фәнзаман абый турындагы күптәнге бер мәзәкне сөйләдем. Көлештек. Корбан абый әйтте: “Әйе, бу кыйссада Батталның чын холкы ачыла”, - диде. Ә ул тарих болайрак иде. 1990 еллар башында, без радио хезмәткәрләре, төшке ашка Комлев (Мөштәри) урамындагы Республика Профкомының ашханәсенә ияләштек. 
 
Шулай берсендә, без бу ашханәгә Фәнзаман абый белән бергәләп бардык. Гәрчә инде радиодан эштән китсә дә, ул гел килеп, реклама тапшырулары әзерләштереп йөри иде - нинди дә булса берәр оешманың заказы буенча эшләнә торган тапшырулар. Ләкин, реклама гына булса да, шул оешмада эшләүче гади хезмәт кешеләре игътибар үзәгенә алына иде ул вакытта. Шуңа күрә Фәнзаман абыйның тапшырулары кеше кызыксынып тыңлый торган иде. 
 
Ашагач, кайтырга чыктык. Мин тәмәке кабыздым. Фәнзаман абый җил-җил атлый. Тегеләй дә, болай да әйтеп карыйм, чабуыннан һич туктатып булмый. 
 
Шунда хәйләгә керештем: Фәнзаман абыйның иң йомшак җиренә бастым. “Карале, Фәнзаман абый, белсәң, кичә шундый шәп бер кыз белән таныштым”, - дип сүз башлавым гына булды, дустым юртып барган җиреннән шып туктады. “Шулаймени?! Әйдәле бу турыда бер иркенәп тартыйк әле, эш качмас!” - диде. Ярата иде шул Фәнзаман абыебыз хатын-кыз турында сөйләшергә.
 
Тагын әдип белән соңгы очрашуга кайтыйк. Сөйләшеп торганнан соң, мин аларны озатып җибәрдем. Ике дус әкрен генә гәпләшеп китеп бардылар. Бу 3 августның кичкә авышкан ягы иде. Ә 4 августта сәгать 11ләр тирәсендә аның вафаты турында хәбәр килде. 
 
Бераздан Корбан абый үзе дә шылтыратты. Аның сөйләвенчә, ул Түбән Камага кайтып китәргә тиеш булган. Ләкин Фәнзаман абый, “Китмә инде, кая ашыгасың, әйдә кал әле, туйганчы бер сөйләшербез”, дип, аны кунарга калдырган. Төнге икегә чаклы сөйләшеп чыкканнар. Иртәнге 7дә тәмләп чәй эчкәннәр, ашаганнар. Бераздан Фәнзаман абыйның хәле китә башлаган. Шабыр тиргә баткан. 9 сәгать 17 минутта Корбан абый “Ашыгыч ярдәм” чакырткан. Тиз арада килеп җиткәннәр. Система куйганнар. Ләкин файдасы тимәгән. Язучының ризыгы киселгән. Дустымның бу дөньяда белеп-белмичә бәндәчелек белән кылган хата-гаепләре ярлыкаланып, гүре якты, җылы, нурлы булса иде, Ахирәт көннәрендә урыны Җәннәттә булса иде. 
 
Дустым дип әйттем. Фәнзаман абый мине гел якын итте. Хәтта мин аннан бераз читләшергә тырышкан чакларымда да дус итте. Өенә кайчан барып керсәм дә, якты йөз белән каршылады. Минем иҗатыма зур өмет баглады. 

Нәсим АКМАЛ
Себерке
№ --- | 13.09.2017
Себерке печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»