• 21.03 Язгы солянка. УНИКС. 18:30
  • 28.03 Айгөл Сагынбаева. Филармония. 18.30
  • 28.03 "Шәй-бу! Шай-бу! премьера. Кариев тетары. 18.00
  • 29.03 "Шәй-бу! Шай-бу! премьера. Кариев театры. 18.30
  • 30.03 Әнвәр Нургалиев "Бәхет сере". УНИКС. 14:00
  • 01.04-02.04 Зинира һәм Ризат Рамазановлар концерты. Филармония. 18:30
  • 01.04-02.04 Данир Сабиров концерты. УНИКС. 18:30
  • 06.04 Сиринә Зәйнетдинова һәм Рөстәм Насыйбуллин концерты. Филармония. 18.00
  • 11.04 Булат Нигъмәтуллин концерты. Филармония. 18:30
  • 13.04 Дуслык күпере. Пирамида. 17:00
  • 17.04 "Мунча ташы" театры. Филармония. 18:30
Туган көннәр
  • 20 Март Лилия Заһидуллина
  • 20 Март Илгиз Кәлимуллин
  • 20 Март Сәләм Алишев
  • 20 Март Марсель Мәхмүтов
  • 20 Март Фәридә Сафина
  • 20 Март Рәзинә Исмәгыйлева
  • 21 Март Алсу Хәсәнова (1978-2015)
  • 21 Март Булат Нигъмәтуллин
  • 21 Март Булат Сәләхов
  • 21 Март Әнвәр Давыдов (1919-1968)
  • Казанда Глушко урамында яна йорттан бер булмэ кызларга арендага бирэм. Яна холодильник, стиральная машинка, микроволновка. +79179361290 (ватсаптан языгыз яки шалтыратыгыз). Риэлтор тугел. 7000 мен сум
  • Муса Җәлилнең совет чорында чыккан шигырь җыентыкларын Казандагы музее китапханәсе өчен алабыз. тел. 8(843)238-50-48
  • Сатам болын печэне тубэ астында 89874227660
  • Сдаю 2 комн.квартиру на ул. Спартаковской 88Б,хороший ремонт,мебель,бытовая техника.т.89276766077
  • 1 булмэле фатир Жк Салават Куперендэ тэртипле гаилэгэ арендага бирелэ.собственник. 89509488227
  • Әлмәт шәһәрендә бер бүлмәле квартираны сдавать итәбез, кыйбат түгел 9274897219
  • Әлмәттә бер бүлмәле квартираны сдавать итәбез, мебель белән. 89274897219
  • Казанда Бертуган касыймовлар урамында 6 йортта 12кв м булмэ сатыла. Булмэдэ пластик тэрэзэ, тимер ишек. Барлык жихазларны калдырабыз(холодильник, плита, стенка, остэл, диван)тел 89274283223
  • Молодая пара(20 лет) снимет квартиру до 15вв, своевременную оплату, чистоту и порядок гарантируем. 89961212519
  • Продается деревянный дом (бревно 34 диаметр). 300кв.м. От Казани 6км. Мамадышский тракт.Пестречинской район.Званка. Отличная инфраструктура. 26000000. тел.89534958107

 

 
Архив
 

13.09.2017 Язмыш

Сары чәчкәләр салды сары сагышка (БУЛГАН ХӘЛ)

...2008 елның яз башы. Нәнәем белән дәваханәдә ятабыз (әниемнең әнисенә “нәнәй” дип үстек). Шикәр чиренең аяусызлыгы 76 яшьлек газиз кешебезне бер аяксыз калдырды, икенче аягында да гангрена башлану сәбәпле, операциягә әзерлиләр иде. Янында караучы булып төнгелеккә калдым. Кара янган аягын йомшак кына сыпырып, нәнәем өйрәткән догаларымны укып утырам. Ап-ак йөзле, зәңгәр күзле ак яулыклы әбиемнең түземлелегенә исем китә.

Бу палатада тагын өч хатын ята. Аларның сынган аякларын, гер асып, тарттырып куйганнар, ыңгырашалар. Берсен исерек ире күтәрмәдән төртеп төшергән. Табибларга таеп егылдым дисә дә, алар юкта күзләрендәге яшьләрен тыя алмый, юньсез холыклы тормыш иптәшенә үпкәләп елый иде ул. Икенчесе хирургия бүлегендә караватына беркетелгән килеш бер айдан артык ята икән, йокы аралаш онытылып китеп, аягының сөягенә үтәдән-үтә кертелгән тимерне тартып алырга тели, аннан авыртудан кычкырып уяна. Өченчесе - чуаш әбие. Кызы көн дә килеп, юындырып, ашатып китә. Әмма әбиебез бертуктаусыз зарлана. 
 
Картәнием, сызлануларын эчкә яшереп: "Балам, ят, ял итеп ал", - дип, мине кайгырта. Икебезгә бер карават. Яралы аягына ялгыш та кагылмаска тырышып, тездән өстә киселгән аягының очына ана карынындагы нарасый бала кебек бөгәрләнәм. Күз йомыла, әмма йоклап булмый. Бүлмәдәге ис, тынчу һава, янымдагыларның сызланулары, авыртынулары йөрәк аша үтә, күңел болгана... 
 
Таң алдыннан авыртуны баса торган укол кадагач, картәнием оеп китте, аның аяк очында утырган килеш мин дә бер мизгелгә онытылып алдым. Тәрәзә аша үткән кояш нурларының җылылыгын тоеп, күзләремне ачтым. Картәниемнең кулын тоттым, салкын... Тын алышын тыңлыйм, йоклый.
 
Шулвакыт дәваханә ишегалдындагы асфальт юлда таш арасыннан баш төрткән чәчәкләрне җыеп йөргән Оляга күзем төште. Картәниемне дәваханәгә алып килгән көнне мин аны беренче тапкыр күрдем. Ул әнисе белән табибка керергә чират көтеп утыра иде. Стена буена култык таяклары сөяп куелган. Чәче пеләшкә алынган, күзләре эчкә баткан, җил өрсә дә егылып китәргә торган бер аяксыз сабый баладан карашымны тиз генә читкә алып: "Бу малайда да шикәр чиреме икән?" - дип уйладым. Йөзендә нуры качкан анадан сорарга кыймадым.
 
Соңыннан гына мин аның малай түгел, ә Оля исемле кыз икәнен белдем. Аңа - нибары ун яшь. Яман шеш авыруы кечкенә кызның язмышын аямаган... Бандана сыман артка бәйләп, башына яулык бөркәнгәч, малайларча йөзендә кызларга гына хас сөйкемлелек, мөлаемлылык сизелә иде. Оля култык таякларына таянган килеш бер аягында чүгәләп утыра да, бер таягын җиргә куеп, чәчәккә сузыла. Аннан тагын култык таякларына таянып баса һәм таш арасыннан кояшка үрелгән икенче чәчәккә юл ала. Шулай чәчәкләрдән гөлләмә ясады ул. Бу мизгелдә аның йөзендә соклану, дөньяны, яшәүне ярату нуры балкый иде. Соңрак Оляның гөлләмәсе посттагы шәфкать туташының өстәлендә пәйда булды.
 
Кызчык тузганак чәчәкләрен анализ банкасына утыртып куйган иде. Тик төнгелеккә эшкә килгән санитарка: "Монысы тагын нинди чүп?!" - дигәндәй, аларны атып бәргән. Бу хәлләрдән соң Оляның үзе белән якыннан танышасым килде. Мин аның палатасына юл тоттым. Ачык күңелле, тормышны бар күңеле белән яраткан сабый белән бик җиңел аралашып киттек. "Миңа тиздән аяк ясыйлар һәм мин мәктәпкә укырга йөри алачакмын, - диде ул. - Биергә яратам... Ә үскәч табиб булам. Берсе дә, берсе дә чирләмәсен өчен, кешеләрне дәвалаячакмын", - дип, балалар өчен чагу рәсемнәр белән эшләнгән, аңлаешлы телдә язылган зур медицина энциклопедиясен күрсәтте. Әнисе бүләк иткән икән. Нечкә генә бармаклары белән калын китапның әле бер битен, әле икенче битен ачып күрсәтте. Аннан: "Ә синең картәниеңә яңа аяк ясыйлармы?" - дип сорап куйды. Мин ни дип җавап бирергә дә белмәдем.
 
Чиренең никадәр куркыныч булуын төшенеп бетмәсә дә, өлкәннәр күтәрә алмаслык сызлануларга бирешмәгән кечкенә кызның яшәүгә булган өмете аклансын инде, дигән теләктә Оля белән саубуллаштым. Иртәгәсен картәниемне икенче дәваханәгә күчерделәр. Кызганычка каршы, бу кызчыкның бүгенге язмышы турында хәбәрдар түгелмен. Әмма язын чәчкә аткан тузганак күрсәм, аны исемә төшерәм. 2010 елны тузганаклар чәчәк аткан гүзәл мизгелдә без сөекле нәнәебезне соңгы юлга озаттык. Сары чәчкәләр сары сагыш булып күңелдә уелды...

Дилә МӨХӘРРӘМ-ХӘЙРЕТДИНОВА
Диләфрүз
№ --- | 13.09.2017
Диләфрүз печать

comments powered by HyperComments

Фикерләр

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
ТНВ
Addnt.ru
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Urazova.ru
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Барс-Медиа
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан Язучылар берлеге
Түгәрәк уен
Татарстан китап нәшрияты
RAFINA/D