|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
13.09.2017 Криминал
Дүрт яшүсмер 8 яшьлек малайны педофилдан котарган (ФОТО)Башкортстанның Яңавыл шәһәрендә дүрт мәктәп укучысы 8 яшьлек малайны педофилдан коткара. Шәһәр урамнарының берсендә 13 яшьлек үсмерләр бала кычкырганын ишетә һәм куаклар арасында аулак урынга сабыйны өстерәгән ирне күреп ала. Мәктәп укучылары ир-атны тотып алып, хокук сакчылары килеп җиткәнче тоткарлый ала. "Татар-информ" хәбәр итүенчә, балага карата кылынасы булган аеруча авыр җинаятьне туктатып калган өчен үсмерләр Россия Тикшерү комитетының Башкортстан Республикасы буенча идарәсе исеменнән мактау хаты алды. Иң актив коткаручы малайны бүләккә тәкъдим итәргә телиләр.
Гаепләнүче сак астына алынган, җинаять эшен тикшерү дәвам итә, дип хәбәр итә “Башинформ”, республиканың Тикшерү комитетына сылтама белән.
--- |
Иң күп укылган
|