• 22.11-25.11 Российский Форум Маркетинга 2017. г. Москва, ул. Веткина, д.4, Ювелирный Дом «Эстет».
  • 24.11 Илһам Вәлиев концерты. Казан, БКЗ. 19.00
  • 25.11 Elvin Greyның 3D-шоулы концерты, Казан - Боз сарае. Башлана 19:00.
  • 27.11-28.11 SYNERGY GLOBAL FORUM. Бизнес-форум года. Москва. СК Олимпийский.
  • 28.12 "Школа волшебников". Новогодний мультимедийный спектакль. КСК "Уникс". 15:00, 18:00.
Туган көннәр
  • 23 Ноябрь Дәрдемәнд (1859-1921)
  • 24 Ноябрь Григорий Панин
  • 24 Ноябрь Дилбәр Фәиз
  • 25 Ноябрь Габделбәр Ризванов
  • 25 Ноябрь Ильяс Әүхәдиев (1904-1968)
  • 25 Ноябрь Роберт Туктаров
  • 26 Ноябрь Финзия Газизова
  • 26 Ноябрь Фирдания Садриева
  • 26 Ноябрь Шәриф Хөсәенов (1929-1999)
  • 26 Ноябрь Рөстәм Галиуллин
  • Кышкы каникуллар якынлаша. Мәктәп балалары өчен Казан һәм җөмһүрият буйлап сәяхәтләр оештырганда тәҗрибәле экскурсоводларга мөрәҗәгать итегез. Тел 89375232525
  • Туй, юбилей,туган көн бәйрәмнәренә,һөнәри бәйрәм уңаеннан, билгеле даталарга, корпоратив кичәләргә оригиналь котлаулар язам. 89871726162
  • Зимняя и летняя РЕЗИНА из Европы, б/у, разных размеров и производителей. В наличии. Вся резина проверена. Шиномонтаж. Тел.89274283360 Марат.
  • Буаз тана сатыла.Әтнә.88436936179
  • Тана ите сатыла. Ал, арт сан. Телэгэн санны сайлап ала аласыз. Балтач. 89178802154 Марсель
  • Занятия логопеда, дефектолога. Константиновка, Самосырово. 89003232578
  • Сдаётся 2хкомнатная квартира посуточно на проспекте Альберта Камалеева 89625483773
  • Меняю дом в экологически чистом районе на квартиру в Казани 89061108949
  • Продается автомагнитола LG модель LAC-M3600R в рабочем состоянии - 600 руб. +79872079780
  • Ищем девушку на подселение 89625483773

 

 

 

 

 
Архив
 

               

13.09.2017 Шоу-бизнес

Алсу һәм Азат Фазлыевлар: “Халык артистларның андый шартларда яшәмәгәнен болай да бик әйбәт белә”

Бәләкәй чакта өлкәннәрнең үзара сөйләшүенә колак торгызырга ярата идек бит. Ничек шулай барысын да беләләр икән дип уйлый идек. Аеруча: “И-и, әртисләрнең симия тормышы юк инде аларның...” – диешкәннәрен ишеткәч, шул “симия” рәхәте күрмәгән артистларны кызганганнар истә...

Халык хәзер дә битараф түгел сәхнә әһелләренең шәхси тормышына. Кем турында ни беләсең килә, рәхим ит – интернет, телевидение, газета-журнал тулган мәгълүмат белән. Ә менә хәзерге чор артистларының кайсын алма – шунысының матур, тулы гаиләләрдә икешәр-өчәр бала үстереп яшәүләрен ничек аңлата кайбер тел чарлаучылар, ишеткәнегез бармы?

“Үзара өйләнешеп беттеләр дә...” – диләр. Чыннан да, бүген татар сәхнәсендә дистәдән артык парлы җырчы бар икән. Бик матур күренеш бит бу! Шулай да, “мин үзем ял көннәрендә дә хатынның безелдәвеннән гарык булам, ә болар өйдә дә, эштә дә, юлда да гел бергә – туймыйлармы икән бер-берләреннән” дип уйлаучылар да бардыр. Әйдәгез, алайса, бик тә сөйкемле, бер-берсенә тышкы кыяфәтләре белән дә туганнар кебек охшаш парлы җырчылар Алсу һәм Азат Фазлыевларның тормыш-көнкүреше белән кызыксыныйк. Әңгәмәбезне нәкъ шул “туймадыгызмы”дан башлаган идем, Азат белән Алсу бертавыштан: “Юуук!” – диделәр.

Алсу: Без бит 10 гына ел бергә яшибез, хәзер үк бер-береңнән туйсаң, ничек картайганчы бергә гомер итәсең ди инде?! Мин үзем Азатны бер генә көн күрмәсәм дә сагынып-юксынып бетәм.
 
– Шулай да табак-савыт шалтырамый тормыйдыр инде?
Азат: Шалтырата башласаң, ватыла бит ул! Дөрес, вак-төяк үпкәләшүләр, бәхәсләр булгалый инде. Әмма, ниндидер бәхәс чыккан икән дип, авыр сүзләр әйтешүгә барып җитмәскә кирәк. Аннан, уртак фикергә бик тиз киләбез. Мин ялгышсам, Алсу ипләп кенә аңлата белә. 
 
– Ә көнләшү?
Алсу: Бер-беребезгә ышаныч югалтырлык, көнләшерлек сәбәп бирмәскә тырышабыз инде. Сәхнәгә чыгып, миңа чәчәк тапшырган ир-атларны Азат сугып екмый алай. Һаман да шул бергәлек инде. Мин үзем генә яки Азат ялгызы гастрольләргә чыгып китсә, бәлки күңелне шик корты кимерер иде, чөнки, ни дисәң дә, артист йөзләрчә күз астында, кызыгучылар, якынаерга омтылучылар да булуы мөмкин. Шулай да, Азатка интернет аша кармак салырга маташкан кызларны “урыннарына утыртканым” бар.
 
– Димәк, сез бер-берегезне “чиләгенә күрә капкачы” дип, “по расчету” сайламадыгыз?
Азат: Яшьрәк чакта андый әйберне бөтенләй уйлый белмәдек инде без. Хәер, сез әйткән “по расчету” байлыкка кызыгып яр сайлау элек тә булгандыр, хәзер дә бар инде ул. Без бер-беребезгә муеннан гашыйк булып, танышуыбызга 8 ай дигәндә өйләнешеп тә куйдык. Без бит икебез дә Казан дәүләт гуманитар педагогия университетында укыдык. Алсуны университетның “Хыял” исемле хорында җырлаганда күреп белсәм дә, танышлыгыбыз шундук ныгып китмәде, әлбәттә. Бервакыт, университет коридорыннан барганда, бер бүлмәдән матур гына җыр агылганын ишетеп, ишекне ачып карадым. Ә анда Алсу, үзе уйнап, үзе җырлап утыра икән. “Кем җыры бу?” – дип сорадым. “Минеке!” – ди кызый. “Миңа бир әле бу җырны?” – дип соравыма, “Юк, бүтән җырчы өчен язылган ул”, – дигән җавап алдым. Төн буе тынгы бирмәде теге җыр миңа. Иртән-иртүк тоттым да чылтыраттым Алсуга һәм үтенечемне кабатладым. Әллә йокы аралаш тавышымны теге җырчыныкы белән бутады, ризалык бирде дә куйды бит. Җырны яздырдым. Сәхнәгә ныклап кереп китүемә дә шул җыр сәбәпче булды дип әйтә алам.

– Гуманитар-педагогия университетының музыка факультетында укыгансыз, димәк, җырчы түгел, ә музыкант булырга уйлагансыз?
Алсу: Аңа кадәр мин Арча педагогия көллиятенең музыка бүлеген тәмамладым. Бөтен теләгем музыка укытучысы булу, авыл мәктәбенә кайтып балалар укыту иде. Шәһәрдә яшәрмен дигән уй башыма да кергәне юк иде. Авыл мәктәбендә фортепьяно ятрак музыка коралы дип, баян классына кердем. Әти баян алып бирде үземә. Арча көллиятеннән соң укуымны дәвам итәргә уйладым. Ул вакытта ук көйләр иҗат итсәм дә, җырчы булу хыялы белән яну юк иде. Ә Азат балачагыннан ук төрле конкурс-фестивальләрдә җиңү яулаган, формалашып килүче җырчы иде. Әти-әнисе дә аңа шушы юнәлештә үсәргә киңәш иткәннәр һәм, күрәсез, ялгышмаганнар.
 
– Балаларның тормышта дөрес юнәлеш алуында төп рольне әти-әниләр уйный шул, ни дисәң дә. Таныштырыгыз инде үзләре белән.
Азат: Мин Әтнә районы, Күшәр дигән авылдан. Әти-әниемнәр исән-саулар, Аллага шөкер. Әтием – Рафаэль, әнием Зөлфирә исемле. Гаиләдә өч бала үстек, мин – төпчек. Апа белән абый да гаиләләре белән Казанда яшиләр.
Алсу: Ә мин Балтач районы, Куныр авылы кызы булам. Әтием Фидаил белән әнием Фәүзия шөкер, пар канатлы. Шулай ук өч балалы гаиләдә үстем, тик мин иң өлкән бала. Сеңлем дә, энем дә Казанда яшиләр. Сеңлем кияүдә, ә энем әле өйләнмәгән. Азат белән икебез дә әти-әниләребезгә шулкадәр рәхмәтлебез. Студент чакта ук өйләнешкәч тормыш җиңел генә бармады. Үз куышыбыз булганчы, үз юлыбызны тапканчы нык ярдәм иттеләр. Хәзер дә алар белән киңәшмичә эш башламыйбыз. Кайнана-әнинең вакытында биргән акыллы киңәшләрен хәзерге акылым белән бәяләп карыйм да, рәхмәт укып туймыйм. Үз әниемне әйтеп тә тормыйм. Телефон аша кайда, нишләп йөрүебезне әйтеп өлгермәсәм, интернет аша белешеп тора. Шуңа да социаль челтәрләргә концертларыбыздан, яисә башка бәйрәм чараларыннан фото-видеоларны иҗатыбызны яратучылардан битәр, әти-әниләргә “отчет” өчен дә куябыз. Иҗатыбызга карата тәнкыйтьләрен дә йомшак кына әйтә беләләр. Гап-гади авыл кешеләре югыйсә, ә никадәр акыл, такт, һәр нәрсәдән хәбәрдарлык үзләрендә. Без дә шундый әти-әниләр була алсак иде дип хыялланабыз.
 

– Ә үзегез ниндиерәк әти-әни алайса? Ике улыгыз бар икәнен беләм, ә ник җырчылар арасындагы өченче бала “мода”сыннан калышасыз?
Азат: Оясында ни күрсә, очканында шул булыр дигәнне истә тотып, улларыбыз Аяз белән Ильяска милли тәрбия бирергә тырышабыз. Ә өченче балага килгәндә, бераз эшлик әле дигән уртак фикергә килгән идек...
 
– Алсу, малайлар үстерү җиңел түгел, әйтик, элегрәк ир балаларны “тәртә”дә тоту өчен матчага талчыбык кыстырып куялар иде. Сезнең гаиләдә “әти каешын” искәртү бармы?
Алсу: Азат шулкадәр йомшак үзләренә, миннән дә ныграк назлый, ярата улларыбызны. Мин кырысрак булырга тырышам инде, “әтиегезгә әйтәм!” дип куркытам. Ни гаҗәп, шукланган җирләреннән тынычланалар, әтиләренең абруе көчле. Өченче балага ашыкмауның тагын бер сәбәбе бар – әле боларына да наз җитеп бетми кебек тоела. Ник дисәң, һәрчак юлда ич без.
 
– Үзегез гастрольләрдә вакытта кемгә калдырасыз улларыгызны?
Азат: Хәзер дәү егетләр инде алар. Аязга – 8, Ильяска 4 яшь. Якын-тирә концертларга үзебез белән дә алабыз. Матур гына җырлыйлар да бит инде. Әйберләр урнаштырырга, җыярга да булышалар. Кыскасы, артист тормышын якыннан белеп-күреп үсәләр. Ә инде ерак гастрольләргә киткәндә, бик тә ышанычлы бала караучы кешебезгә калдырабыз.
 
– Кайбер җырчылар балаларының да сәнгать юлыннан китүләренә каршы. Имеш, мондый тынгысыз тормыштан Аллам сакласын...
Алсу: Минемчә, ничектер икейөзлеләнүдер бу. Берәү дә баласының ялгышуын теләми. Һөнәрләренең балаларда кабатлануын теләмәгән артист шушы үзен туйдырган, таныткан, кеше иткән эшен яратмый булып чыгамы?! Ничек инде мин, баламда ярылып яткан сәләтне күрәм икән, аны үстермим ди, омтылышын хупламыйм ди. Ул бит аннан гомерен бушка, күңеле дә, кулы да ятмаган эштә үткәрәчәк. Ә реалист буларак әйтәм, аек акыл белән яшәсәң, бары тик бер – җырчы дипломы белән генә калу да дөрес түгел. Бәлки синең көннәрдән бер көнне тавышың бетәр, сәхнәгә чыгарлык төс-кыяфәтеңә хилафлык килер? Шуларны исәпләп, берничә һөнәр алырга тырыштык та инде. Үзем, мәсәлән, музыка укытучысына, вокалга уку белән беррәттән фотограф һөнәрен үзләштердем. Бу һөнәрем үз вакытында гаилә бюджетына шактый өлеш кертте: мәҗлесләрдә фотограф булып йөрдем. Азат та тик тормады, уку йортларында бәйрәм чаралары оештыру белән шөгыльләнде.
 
– Тагын бер уртак эшегез барлыгы – бергәләшеп мәҗлесләр алып бару белән шөгыльләнүегез күпләргә билгеле. Әмма бер мөхтәрәм җырчы: “Кеше ашап утырганда җырлап тору сәнгать кешесен кимсетә, җырчы буларак юкка чыгара”, – дигән иде, килешәсезме?
Алсу: Килешмим! Безне кешеләр яратып, теләп, гаилә бәйрәмнәрен оештыруны ышанып тапшыралар икән – моның ни начарлыгы бар? Без бит кешеләргә шул ук сәнгатьне тәкъдим итәбез. Дөрес, төянеп каядыр бару, аппаратура ташу-урнаштыру, алты сәгать буе сөйләп тә, җырлап та тору, аннан иртәнгә кадәр кайту бик күп энергия таләп итә. Яшерен-батырын түгел, шул ук сәхнә эшчәнлеген алып бару, җырлар яздыру, клиплар төшерү, костюмнар тегү өчен акча кирәк. Каян алсын соң аны җырчы кеше? Концертлар белән генә тамак туйдыру, бигрәк тә безгә, ике җырчыга авырга туры килер иде. Залда утырамы, табын артындамы – барысы да тамашачыбыз һәм без аларга кирәкле дәрәҗәдәге культура хезмәте күрсәтергә тиешбез.
Азат: Шуны да әйтик, соңгы елларда күбрәк хәләл мәҗлесләрдә эшләргә туры килә. Исерткечсез мәҗлесләргә нәкъ менә безне чакыруларына куанабыз. Аракысыз да менә дигән итеп бәйрәм итеп булганына төшенүчеләр күбәя, Аллага шөкер! “Җырчы буларак юкка чыгу” дигән сүзгә җавабым – мәҗлестә тамашачының күзенә карап җырлыйсың, “плүс”кә җырлап котыла алмыйсың, һәр ялгышың күзгә күренә. Киресенчә, монда тавышың да, сөйләмең дә шомара, халыкка якынаясың, тамашачы ихтыяҗын аңлый башлыйсың. Авыр һәм бик тә җаваплы хезмәт ул. Әмма без аны шулкадәр яратып эшлибез.
Алсу: Әле кешеләр безгә теләкләрен дә җиткерәләр. Әйтик, бер клибыбызның сюжетын мәҗлес кунаклары тәкъдим итте.

– Клиплар дигәннән... “Гөрләп кирәк яшәргә” җырыгызга төшерелгән клибыгызда якташым Зөфәр абый Харисов уенын чын ләззәт алып карыйм. Сюжетларны эшләгәндә режиссер, сценаристлар хезмәтенә таянасызмы, әллә барысы да үзегез уйлап тапканмы?
Азат: Чын һөнәрманнар ярдәме белән туа һәр клибыбыз. Тик үз фикеребезне дә һәрчак җиткерәбез. Сез әйткән клипны исә режиссер Зәмирә Рәҗәпова төшерде. Әлеге клипның эчтәлегенә юмор катыш, могҗизаи вакыйга салынган. Без моны отышлы дип таптык, чөнки һәркемнең күңелендә могҗизага омтылыш ята. Әнә шул могҗизадан, хыялларыннан мәхрүм калса, адәм баласының рухы да, саулыгы да сына.
 
– Күп җырчылар затлы яхта, автомобильләр белән, чит илләрдә клип төшерү белән мавыгалар. Моны бик кискен тәнкыйтьләүчеләр дә бар. Шул ук вакытта: “Җитәр инде, каен арасында, елга буенда утырып моңаймагыз!” – диючеләр дә бар икәнен беләсез. Сез кайсы карашны яклыйсыз?
Алсу: Чама белән генә затлылык күрсәтү дә кирәк. Шәп, зур җырчыларга килешә ул. Әмма эт чаба дип, бет чапмасын иде. Ник дисәң, халык бөтен артистларның да андый шартларда яшәмәгәнен болай да бик әйбәт белә. Артык кәпрәю, юкны бар итеп күрсәтү ник кирәк? Күпчелеккә барыбер “каен арасы” якынрак. Теләгебез шул: клипларның эчтәлеге уйланылсын, ниндидер мәгънә, сәнгати матурлык алып килсен иде.
 
– Татар эстрадасына карата тәнкыйть сүзләре күп ишетелә. Җитешсезлекләрне сез дә күрәсездер. Кодрәтегездән килсә, ни-нәрсәне йолкып ташлар идегез татар сәхнәсеннән?
Азат: Тәнкыйть булырга тиеш инде ул. Әмма урынсыз тәнкыйть күбрәк. Тамашачыдан ишетелсә бер хәл, кайчак сәхнәдәшләр бер-берсенә карата төртмә сүзләр әйтәләр. Тәнкыйтьләргә кем дә булдыра ул! Ә бит җыр сәнгатен ничек, кай тарафка үстерү, яхшырту хакында үз фикереңне җиткерү, үз көчеңне кую кирәк.
Алсу: Яшь кеше булсам да, олыларча фикер йөртүдә гаепләсәләр гаепләрләр, әмма хатын-кыз җырчыларны ярымшәрә килеш сәхнәгә чыгармас идем кулымнан килсә! Кызлар, без бит рус та түгел, инглиз дә түгел, без бөтенләй башка менталитетлы милләт балалары, әйдәгез, онытмыйк инде шуны дип сөрән саласым килә. Концертларга балалар, әби-бабайлар килеп утыра бит. Менә шул әллә киенеп, әллә чишенеп бетмәгән җырчы кызларны күргәч, шундый кыенсынам, әйтерсең лә, үзем шул хәлдә басып торам халык алдында.
 
– Быелгы концерт сезоныгыз “Күгәрченем-гөлкәем” дип атала. Уңышлы барамы?
Азат:Зарланмыйбыз. Концерт төркемебез көчле. Залларыбыз тулы. Чит өлкәләрдә бигрәк тә яратып каршы алалар. Гомумән, Татарстаннан читкә чыктыңмы, милли сәнгатькә сусаганлыктанмы икән, бөтенләй башка мөнәсәбәт сизелеп тора. Кушылып җырлыйлар, бииләр.
 
– Өлкәнрәк буын җырчылар белән сөйләшсәң, юл газапларын, салкын клубларны, тараканлы кунакханәләрне сөйләп туя алмыйлар. Сезнең чор артистларга юл йөрү артык кыенлыклар тудырмыйдыр инде?
Алсу: Машиналарыбыз тиз йөрешле, юллар да яхшырды, анысы. Тик һәркайда түгел. Бер юлы Башкортстанда гастрольләр вакытында, навигатор дигән алдакчы алып кереп китте, көч-хәл белән, концерт башланырга 15 минут кала барып җиттек. Тамашачы-җанкисәгем сабыр гына көтеп утырды тагын. Соңгы араларда актив рәвештә мәдәният йортлары төзекләндерелә, яңалары салына башлады. Алайса, сәхнә идәненә түфли үкчәсе кысылып калу, алагаем зур идән ярыгына телефон төшеп югалу кебек маҗаралар да булгалады. Ә берсендә клубның миченә якканнар да, иртәрәк томалаганнар. Тамашачы килүгә җилләде анысы, тик ис артистларның башына кабырга өлгергән иде. Менә шул халәттә дә 2-3 сәгать концерт бирми башка чараң юк.
 
– Быел “Күгәрченем-гөлкәем” дуэт җырыгыз “Татар җыры” фестивале премиясенә, “Гөрләп кирәк яшәргә” җыры ТМТV каналы премиясенә лаек булды. Тик яшьтәшләрегез мактаулы исемнәр дә ала башлады, үзегезне читкәрәк кагылгандай тоймыйсызмы?
Алсу: Юк ла инде, безнең барысы да алда. Эшлисе дә эшлисе! Ә иҗатыбызга игътибарга килгәндә, Азат ничәмә-ничә конкурс лауреаты бит инде! Үсмер чагында ук “Йолдызлык” конкурсында җиңгән, аннан “Сандугач керде күңелгә”, “Ватан” фестивальләре, “Татар моңы” конкурсы, “Татар җыры” фестивале, ике тапкыр Р. Ваһапов исемендәге фестиваль, “Болгар” радиосы премиясе лауреаты исеменә лаек булды.
 
– Бергәләшеп, әллә ничә “фронт”ка эшләп, шактый тынгысыз тормыш рәвеше алып баруыгыз сокландыра да, бик үк аңлашылып та бетми.
Әйтик, Азат, юлдан арып кайтуга кайнар ашын пешереп өйдә хатын көтеп торса әйбәтрәк булыр иде димисезме?
Азат: Димим, кайтып керәбез дә, барысын да бергәләп әзерлибез. Тормышыбыз тынгысыз , әмма искиткеч кызыклы. Җыр – рухи ихтыяҗыбыз. Ә яраткан һөнәрең керем дә китерсә – ярты бәхет диләр. Эшкә килгәндә, алар безнең мөмкинлеккә карап бүленгән. Әйтик, концертлар оештыру белән мин шөгыльләнсәм, бәйрәмнәр Алсу карамагында. Әгәр болар һәркайда бер-берсенә тагылып йөриләр икән дисәгез дә, ялгышасыз. Алсуга ияреп матурлык салонына да, иптәш кызлары белән “шопинг”ка, ягъни кибетләрдән матур күлмәк эзләгәндә дә ияреп йөрмим. Ул да минем шәхси пространством булырга тиешлекне белә.
Алсу: Сер итеп кенә әйтәм, Азат ашарга шундый тәмле пешерә!
 
– Газетабыз укучыларына, сезне яратып тыңлаган тамашачыгызга теләкләрегез?
Алсу: “Татарстан яшьләре”ннән аерылмагыз, милләттәшләр! Мин үзем дә гомерем буе яратып укыйм аны. Шушы абруйлы газетага әңгәмәгә чакыруыгыз өчен чиксез рәхмәтлебез, бу безнең өчен зур дәрәҗә. Һәрберебезгә саулык, йортларыбызга, гаиләләребезгә иминлек насыйп итсен. Ә без һәрчак сезнең Фазлыевлар булып калсак иде.
 
Фазлыевлар Әлмәт шәһәрендәге концертларыннан кайтып, Түбән Новгород ягына китәргә җыенып йөриләр иде. Шул арадагы бер көн ялларын балаларына багышларга уйлаганнар, ә монда берәү ...әңгәмәгә чакырып ята. Вакытлары никадәр тыгыз булуга карамастан, каршы килмәделәр һәм минем җәй челләсендә тавышым юкка чыгу нәтиҗәсендә пышылдап биргән сорауларыма рәхәтләнеп җавап бирделәр. Алсу белән Азат телевидениедәге клипларында ничек елмаеп-балкып торалар – тормышта да нәкъ шулай икәннәр. Ачык, көләч йөзле, аралашучан. Шуны искәрттем: сөйләмнәре дә матур, камил. Яхшы әңгәмәдәш – җан рәхәте шул ул. Пышылдап, әмма күңелемнән кычкырып теләп калдым: “Имин юллар сезгә, балалар!”
 

 

Раушания ШӘЯХМӘТОВА әңгәмәсе
Татарстан яшьләре
№ --- | 12.09.2017
Татарстан яшьләре печать

 
comments powered by HyperComments

Фикерләр

▲ Өскә

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
ТНВ
Addnt.ru
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Туган як
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Яңарыш
Барс-Медиа
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Идел
Gong-TV
Бөтендөнья татар яшьләре форумы
Себерке
Өмет
Диләфрүз
Татарстан Язучылар берлеге
comments powered by HyperComments