|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
12.01.2010 Мәдәният
ТУКАЙ МУЗЕЕ ЯҢАРТЫЛАЧАКРазил Вәлиев: "Болгар номерлары” урынында төзеләчәк бинада Тукайга багышланган музей комплексы булдырылуын таләп итәбез" – диде. Билгеле булганча, Казандагы Габдулла Тукай Әдәби музеенда шагыйрьнең тууына 125 ел тулу уңаеннан экспозицияләрне яңартырга ниятлиләр. Хәзерге вакытта Татарстан рәссамнары арасында яңа экспозициянең эскиз проектларын ясауга бәйге бара. Рәссамнар алдында ике катлы музей залларында Тукайның фаҗигале тормыш юлын һәм туган халкына калдырган милли әдәби мирасын ачып бирү бурычы тора. Музейны заманча җиһазландыру күз уңында тотыла. Эскиз проектлары бәйгесенә быел апрель аенда нәтиҗә ясалыр дип көтелә.
Бу уңайдан, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Разил Вәлиев проект әзер булган очракта Габдулла Тукай музеен яңартуга финанс чараларын җәлеп итү мәсьәләсе белән республика Хөкүмәтенә мөрәҗәгать итәчәкбез, дип белдерә. Татарстанның Милли музее җитәкчесе Гөлчәчәк Нәҗипова сүзләренчә, музейның экспозициясен яңартуга һәм әйләнә-тирәсен, бакчасын чистартуга кимендә 65 миллион сум акча таләп ителә.
Разил Вәлиев фикеренчә, бөек татар шагыйренең музее Казанда иң матуры булырга лаек. “Казанда Тукай исеме белән бәйле урыннар елдан-ел юкка чыга бара. “Болгар номерлары” кунакханәсен дә саклап кала алмадык: Тукай Казанда яшәгәндә күп вакытын уздырган әлеге кунакханәне күз алдыбызда җимерделәр. Югыйсә борынгы бинаны яңа хуҗаларга тапшырганда анда Тукай яшәгән 40нчы бүлмәне торгызу турында күп тапкырлар сөйләшкән, килешкән идек. Әмма бүгенге көндә бульдозер законнан көчлерәк икәнлеге аңлашыла. Казанның тарихи үзәгендә – Иске Татар бистәсендәге “Болгар номерлары” Тукайның иҗатына зур йогынты ясаган урын. Печән базары мәхәлләсенә шагыйрь бик күп әсәрләрен багышлаган. “Болгар номерлары”нда мөселман китапханәсе эшләгән. “Болгар”дан ерак түгел “Амур” кунакханәсе урнашкан. Тукай вафаты алдыннан шунда да яшәп алган. Хәле авырайгач Клячкин хастаханәсенә аны “Амур” кунакханәсеннән озатканнар. Күптән түгел мин “Татнефть”нең “Болгар номерлары” урынында төзиячәк бинаның эскизларын карадым. Без анда Тукайга һәм аның даирәсенә багышланган музей комплексы булдырылуын таләп итәбез. Ул да Тукай Әдәби музее экспозицияләренең бер өлеше булып торыр иде дип телибез ”, – ди Разил Вәлиев.
Казанда инде егерме елдан артык Тукай Әдәби музее эшләп килгән бина – Шамил йорты – XIX гасыр тарихи-архитектура һәйкәле булып тора. Кайбер рәссамнарның бу бинада Тукай рухын торгызу мөмкин түгел, чөнки Тукай анда үзе шәхсән яшәмәгән дигән сүзләренә каршы Разил Вәлиев: “Татарстанның Түбән Кама районындагы Ташлык авылында мин туып үскән бүрәнә йорт хәзер инде юк. Әмма бу хәлдән генә минем туган нигеземә мәхәббәтем кимемәде. Ул авылда һәр адым җир, һәр таш минем өчен бик якын, үзенә тартып тора, – дип җавап бирә. – Иске Татар бистәсендәге Тукай музее да татарлар өчен шулай бик якын урын. Тукай Шамил йортында яшәмәсә дә ул аның яныннан үтеп йөргән. Тукай булганда татар рухы, татар булганда Тукай рухы яшиячәгенә ышанам мин. Безнең милләт дөньяның төрле төбәкләренә чәчелеп көн күрә. Читтә гомер кичерүче татарлар белән очрашканда гел игътибар итәм – аларның өйләрендә түрдә һәрвакыт Тукай сурәте эленеп тора. Бүгенге көндә Тукай музее бик кызганыч хәлдә, аны яңартуны кичектерергә ярамый”, – ди Разил Вәлиев.
Лилия ГАДЕЛШИНА |
Иң күп укылган
|