|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
12.01.2010 Мәдәният
МОҢЛЫЛАР ЯНЫНА НӘҖИП ҮЗЕ КИЛӘ14 гыйнвар көнне Шәрык клубына иң моңлы җырчыларны сайлап алыр өчен ТНВның рейтинглы «Җырлыйк әле» тапшыруы җитәкчесе килә. Катнашырга теләүчеләрнең чылтыратуыннан арыган Нәҗип Бәдретдинов аерым җырчыларны түгел, ә аерым коллективларны өстен күрә икән бит. “Бик күпләр мөрәҗәгать итә. Ләкин, беренче чиратта, аерым җырчыларның түгел, ә коллективларның теләген кәнәгатьләндерергә тырышам», – ди Бәдретдинов.
Аерым җырчыларны чакырып тыңлап карау өчен ТНВ студияләрендә мөмкинлек (репетиция бүлмәсе) юк. Шуңа күрә алар коллективларга бара, сайлап алуны урыннарда үткәрә икән.
«Яше, башкару осталыгы бер чама булган команда туплау бик катлаулы. Мондый тапшыруларда җавапсызлык (килми калу, мәсәлән) гадәти. Нәтиҗәдә, әзерлексез кешене җырлатырга мәҗбүр булам, ә бу сыйфатка тискәре йогынты ясый. Шуны истә тотып, җыр сөючеләргә командалар булып берләшергә тәкъдим итәм», – ди Нәҗип Бәдретдинов.
Рәсемдә: Нәҗип БӘДРЕТДИНОВ, автор, мөхәррир
P.S. Нәҗип Бәдретдинов 1952 елда Саба районы Урта Саба авылында туган. Кече яшьтән табигый музыкаль сәләте белән аерылып тора. 16 яшеннән Саба район мәдәният йортында баянчы булып эшли. Казан педагогия институтының Музыка факультетын тәмамлагач, 23 ел Г.Тукай исемендәге татар дәүләт филармониясендә концертмейстер-баянчы булып эшли. 2000 елда “Җырлыйк әле” дигән программасы белән Татарстан телевидениесенә килә һәм бүгенге көндә дә уңышлы гына эшли. Җырлар иҗат итә.
E-mail:tatkaraoke@mail.ru
Web: http://tatkaraoke.ru
|
Иң күп укылган
|