поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
11.09.2017 Медицина

Сөннәткә өйдә утыртырга ярыймы?

Казанда өй шартларында сөннәткә утыртып буламы? Сөннәткә утырту ничә сум икән? Ләйсән, Казан (редакциягә хаттан).

2010 елда Юдинода өй шартларында сөннәткә утыртканда, биш яшьлек бер малай җан биргән иде. Өйдә операция ясаганда, наркоз даруын артык күп дозада кадау аркасында, анафилактик шоктан үлү очраклары да булды. Шуннан соң,берничә ел элек, Татарстанның Сәламәтлек саклау министрлыгы, республика мөселманнары Диния нәзарәте белән берлектә, «Сөннәт» медицина технологиясе стандартларын төзеде. Әлеге документ нигезендә, бу операция бары тик медицина учреждениесендә һәм барлык анализлардан соң гына ясалырга тиеш. Дөрес, таныш-белешләр аша өйгә килеп сөннәткә утыртучы хирурглар бар. Бу район җирендә ешрак очрый. Өйдә сөннәткә утырту Балтач, Апас якларында киң таралган, диләр. «Ә менә медицина белеме булмаган сөннәтче бабайлар инде күптән юк», – ди «Гаилә» мәчете имам хатибы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин. Өйдә сөннәткә утыртуның уңай яклары: операция барышында баланы күреп торасың, аның белән сөйләшергә була, өйдәге мохиттә ул да үзен тынычрак тота, наркоз җиңелчә булгач, бала йокламый, ләкин авыртуны да тоймый диярлек, яра урынын гадәттә бәйләп тормыйлар, кан белән ябышыр дип куркасы юк, өйдә булгач, баланы киендереп тормыйча, ыштансыз гына йөртергә дә була. Ләкин, ничек кенә булмасын, өй шартларында ясалган теләсә нинди операция – куркыныч. Яра ачылып кан китү, башка катлаулыклар килеп чыгуы бар. Шуңа да хастаханәгә барсаң, ышанычлырак.
 
Сөннәт ясау буенча Республика клиник балалар хастаханәсе бик популяр. Уролог белән киңәшләшкәннән соң, табиб күрсәтмәләре нигезендә, берәр авыру-мазар табылса, балага бушлай планлы рәвештә дә операция ясыйлар. Ә инде үзең теләп сөннәткә утырту – түләүле. Монда бала өчен зыянсыз тулы наркоз кулланыла, наркозның төренә карап, бәя дә төрле. Әйтик, севоран ярдәмендә йоклатып ясатсаң, сөннәткә утырту 8-9 мең тирәсенә төшә, ә иң куркынычсыз ксенон наркозы ярдәмендә операция ясау 17500 сум тора. Боларга өстәп, 2500 сумга анализлар тапшырасы булачак. Бары ике яшьтән генә кабул итәләр. Операция 25 минут тирәсе дәвам итә. Гадәттә, баланы шул ук көнне өйгә чыгаралар.

---
Шәһри Казан
№ --- | 11.09.2017
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»