поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
10.09.2017 Милләт

“Төп нигез”ебез ныкмы?

Быелгы Сабан туе бәйрәмнәре узгач, Татарстанның Саба районында Бөтендөнья татар хатын-кызларының “Ак калфак” оешмасының күчмә утырышы булып үтте. Мин үзем чакырулы булсам да, чарага бара алмадым.

Бу гаҗәеп матур һәм алдынгы районның күп урыннарында булып, биредәге эшләр, алдынгы тырыш хатын-кызларыбыз белән Похвистнево районының Гали авылыннан җирле “Ак калфак” оешмасы активистлары Илһамия КӘРИМОВА һәм Гөлшат НИЗАМОВА танышып, бик тә тәэсирләнеп, бай эш тәҗрибәсе туплап кайттылар. Утырышның темасы да «Төп нигез» дип аталып, анда сүз ничек итеп милли гаиләне ныгыту, үстерү, саклау кирәклеге турында алып барылган.

Хатын-кызларыбыз Сабадан әйләнеп кайткач та, без үзебездә дә Гали авылы активистлары белән берлектә шушы темага багышланган күчмә утырыш уздырырга уйлап, әзерлек эшләре дә алып бара башлаган идек. Оешмабызның кураторы, “Дуслык” өлкә иҗтимагый оешмасы президенты, Бөтендөнья татар конгрессының яңа гына сайланып куелган Шура әгъзасы Фәхретдин Бәдретдин улы Канюкаев, һава торышының бик эссе булуы сәбәпле, безгә бу утырышны видеоконференция формасында үткәрергә тәкъдим ясады. Без моның белән килешкән дә идек инде. Ә шул ук Похвистнево районының Иске Мәчәләйдән “Ак калфак” оешмасының актив әгъзаларының берсе – Асия Ильяс кызы Исмәгыйлеваның 60 яшьлек юбилеена чакыру килеп төшкәч, күчмә утырыш турындагы планнарыбызны үзгәртергә туры килде. Бу мәҗлескә Галидән дә, районның Подбельск, Яңа Мансур, Красный ключ кебек авылларыннан да, Татарстанның Чирмешән районыннан, Пох¬вистневоның үзеннән, шулай ук Самарадан һәм башка урыннардан да күп кунаклар чакырылган иде. Димәк, бу юбилей мәҗлесен “Төп нигез” дип атап, “Ак калфак” оешмабызның күч¬мә утырышы буларак үт¬кәрергә мөмкинлек булды.

Кунаклар арасында Асия ханымның әтисе һәм әнисе ягыннан бертуганнары, икетуган балалары да катнашып, мәҗлес табынының өч озын өстәле тирәли сиксәнләп кеше утырган иде. Иң якыннары гына да иллеләп җыелгандыр.
 
Мәҗлесне Мәчәләй авы¬лының күренекле дин әһелләре - Галиулла хәзрәт Мамышев һәм Әнәс хәзрәт Гайсин бик матур итеп, Коръән сүрәләре укып, вәгазьләр сөйләп алып бардылар.
 
Асия ханымның бертуганнарын Фәридә Йосыпованы һәм Фәүзия Мамышеваны ирләре, балалары, оныклары, оныкчыклары белән өстәл артында күреп, шатланып бетә алмадым. Якын туганнары Рәфыйк Исәнбаевлар, Шамил, Дамир Әхмәтовлар һәм башкалар барсы да бөтен гаиләләре белән шулай ук Асия ханымны котларга җыелганнар иде. Менә чын “Төп нигез” нинди була икән ул!
 
Хуҗаларның һәм кунак¬лар¬ның сөй¬ләү¬ләре буенча, алар төр¬ле елларда төрле эш¬ләрдә эшләп, бүгенге вакытта да хәзерге бе第нең авыр тормышка күнегеп, бөтен авыр¬лык¬ларга да сабыр итеп, булганына шөкерана кылып, яшиләр икән. Әле әнә авылларында күмәк хуҗалыклары яңадан торгызылып, Ринат Искәндәров җи¬тәк¬че¬ле¬гендә уңышлы гына эшләп килә.
 
Мәҗлестә дә, аннан соң да юбиляр Асия ханым Ис¬мә¬гыйлеваның бик күп матур гамәлләре турында әйтелде. “Ак калфак” оешмасы оештырган, бөтен чараларда да - кулъяулык чигү, чәкчәк, бавырсак пешерү дисеңме, барсында да, аны актив катнашучыларның берсе диделәр.
Гали авылыннан Илһамия ханым Кәримова да үзенең Саба районында Бөтендөнья хатын-кызларының “Ак калфак” оешмасы тарафыннан “Төп нигез” дип аталган темага үткәрелгән күчмә утырыштан алган тәэсирләре бе¬лән уртаклашып, Асия ханым Исмәгыйлеваның төп нигезе дә, анда әйтелгәнчә, нык булуы турында тагын бер кат кабатлап үтте. Без, аккалфаклылар да, үзебезгә нәтиҗә ясап, киләчәктә эшебездә “төп нигез” темасын ныклабрак тик¬шерергә, дәвам итәргә дигән максат куйдык.
 
 
Мәҗлес көн буена сузылды. Әле төп кунаклар таралгач та, юбилярга бүләкләрен тапшырырга Самарадан, башка урыннардан җыелган аккалфаклыларны күрергә килүчеләр дә күп булды. Асия ханымның кызы Фирдәүс көне буе һәр кунакны каршы алып, озатып торды.
Безнең чәй өстәле кырыенда “Бердәмлек” газетасының соңгы саннарын күреп, аны яратып укулары турында әй¬түчеләр, басылган кайбер язмаларга карата үз фикерләрен белдерүчеләр дә табылды. Барсы да “Бердәмлек”нең гомере озын булсын иде, дип теләделәр, анда эшләүчеләргә рәхмәт сүзләрен әйттеләр.
 
Без, аккалфаклылар да, тик кенә утырып, чәй генә эчеп тормадык. Балалар, аларның ата-аналары белән төрле мас¬тер-класслар үткәрдек. Мин үзем кулъяулык чигәргә, аның читләрен тамбур ысулы белән бизәргә өйрәттем.
 
Күрше Подбельскида яшәү¬че хатын-кызлар белән сөйләшеп, “Ак калфак” оешмабызның җирле бүлекчәсен дә оештырдык. Бу эшкә бик теләп мәктәптә хуҗалык мөдире булып эшләүче Зөлфия ханым Сәлахова, музей җитәкчесе булган Әлфия ханым Ижедерова, ашханә пешекчесе Альбина Мамышева алындылар.
 
Мәчәләй авылы җирлеге җитәкчеләре белән дә очрашып, сөйләшү булды. Алар да, без дә бергә, кулга-кул тоты¬нышып, эшләргә, туган теле¬безне, динебезне, гореф-га¬дәт¬ләребезне, йолаларыбызны, мәдәниятебезне сакларга, югал¬ганнарын кайтарырга тырышачакбыз, дип сүз бирештек. Амин, шулай була күрсен иде.
 
Разия ӘЮПОВА,
Өлкә хатын-кызларының “Ак калфак” оешмасы җитәкчесе.

---
Бердәмлек
№ --- | 10.09.2017
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»