|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
09.09.2017 Дин
Азан башлангач мәчет намазын укырга ярыймы?Мәчеткә намазга килгәч, кайвакытта азан инде башланган була. Бу очракта 2 рәкәгать мәчет намазын укырга ярыймы? Яисә азан нинди намазга чакыра - шуны көтәсеме? “Туган авылым” мәчете имам-хатыйбы Нурулла хәзрәт Зиннәтуллин "Матбугат.ру"га аңлатма бирде. – Нурулла хәзрәт, азан башлангач мәчет намазын укырга ярыймы? Азан башлангач нишләргә?
– Азан башлангач, нинди намазга азан әйтелгән булса, шул намазны көтеп утырырга, йә булмаса шул намазның фарызы алдыннан нинди сөннәт намазы булса, шуны укырга кирәк. Азан әйтелгәч мәчет, нәфел намазлары укылмый. Азан әйтелде, шул намазның сөннәтен укыдың да фарызга кадәр вакытың бар икән дога кылып утырырга мөмкин, чөнки азан белән камәт арасында кылган дога кабул була.
– Азан башлангач укый башлаган намазыңны туктатыргамы?
– Намазны укып бетерергә кирәк, туктатырга ярамый. Әмма азанны ишеттең икән, ул вакытта намазыңны башламаган булсаң башламыйсың, азанны тыңлап нинди намаз кергән, шуңа керешәсең.
ГАБДЕРӘХИМ |
Иң күп укылган
|