поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
08.09.2017 Авыл

Бишенче мәртәбә Камышлының “Җәйге зур приз”ына ат чабышлары уздырылды

Август ахырына хас булмаган җылы иртә. Камышлы авылының чабыш стадионы (биш ел элек кайчандыр аэродром булган җир сөрелеп, 1200 метрлы чабыш юлы һәм трибуналар ясалып, сәхнә куелганнан соң, аны ипподром дип атарга да буладыр) өстендә шашлык һәм ат тиресе исләре таралган. Хатын-кызлар, эшләпәләрен төзәткәләп, таныш-белешләрен күзәткән арада ирләр Камышлы районы призына лаек булырлык атлар турында гәпләшеп торалар.

Читтәрәк җайдаклар атла¬рының аяк¬ларын яздырып йө¬риләр, ерак булмаган арага чаптырып та киләләр. Әнә, Ис¬ке Ярмәкнең җилдән җитез чабышкысы Рекорд, әллә су бу鬬ларын әйләнеп кайтырга теләп, әллә бу ярышларда кат¬нашудан баш тартып,  стади¬оннан да чыгып чапкан, дип гөрләшә халык. Фәрит Гайфуллин тәрбияләгән атлар район ярыш¬ларының горурлыгы бит, бөтен өмет шуларда. Ә бүген Рекорд ярышырга теләми кебек...
 
 
Оештыручылар качкынны тоту белән шөгыльләнгән арада шушы авылда туып, иген кырларында эшләп үскән, хәзер Самарада яшәүче Наил Таһаутдинов белән әңгәмә корып алдык. Ул быел да туган авылына ат чабышларын карарга кайткан икән. “Без яшь чакта печәнгә барырга булсынмы, урманнан утын китерергәме, егетләр белән Сабан туена сөлге җыяргамы – барысын да атлар ярдәмендә башкара идек. Шушы акыллы малкайларны яратуым да шуннан килә. Татарстанда, Башкортостанда яшәгәндә дә атлар белән эшләргә күп туры килде. Камышлы районы  администрациясенең  атлар үрчетү тармагын күтәреп җибәрергә, эшкуарларда чабыш атларына карата кызыксыну уятырга тырышуы әйбәт. Хатыным белән ел саен шушы чабышларга кайтырга тырышабыз. Җирле атлар чапканда алар өчен җан атуы да күңелле бит”, - дип сөйләде.
 
Шул арада тракторлар гө¬релтесе ишетелде. Камыш¬лы¬ның авыл хуҗалыгы училищесын тәмамлаган дүрт укучы һәм аларның остазлары “тимер атлар”да ярыш оештырганнар икән. Укучылар һәм остазлар көпчәкле “Беларусь” маркалы трак¬торда йөри белү серләрен күрсәткәннән соң, җиңүчеләр дә билгеле булды. Беренчелекне остазлар арасыннан - Денис Шаһиев, укучылар арасыннан Эдуард Әхмәтшин яулап алдылар.
 
...Ә ипподром уртасында чегән таборы урнашкан диярсең. Әллә кайлардан килгән машиналар янында атлар утлап йөри, аларның ху¬җа¬лары, караучылары һәм җа鬬даклары ярыш алдыннан җиргә ашъяу¬¬лык¬ларын җәеп, өйләреннән алып килгән йомырка-кыярларын, термос¬тагы чәйләрен тезеп куйганнар һәм ипләп кенә тамак ялгап утыралар. Шулай да, ярышчы¬лар күзендә чабыш ялкыны, ә хәрәкәтләрендә түземсезлек сизелә. 
 
Араларында Камышлының “Җәйге зур призы” өчен ярышырга беренче тапкыр килүчеләр дә бар. Башкортостанның Мия¬кә районы, Уршакбашкарамалы авылы егете Руслан Тайчи¬нов әтисе асраган чиста инглиз канлы дүрт атның икесен - Брук Уэй һәм Понт Грейны, ә Оренбург өлкәсе Соль-Илецк районындагы атлы спорт клубы хуҗасы Евгений Орлов - Каховка, Сет Гёлс һәм Хәбиб кушаматлы атларын алып килгәннәр. Җайдакларның берсе - хуҗаның 13 яшьлек улы Сергей һәм аңардан да кечерәк Ваня Джумаголов икән. 
 
Кошки районының Иске Тенеево авылыннан килгән Руслан һәм Иван Романовлар да чабыш атлары асрау белән шөгыльләнәләр. Иванның яшүс¬мер улы Кирилл гарәп токым¬л¬ы Афродитада да, ярымканлы Стешкада да чабып, төрле регионнарда үткәрелгән чабышларда гел призлы урыннар яулап килә, дип сөйләделәр алар.
 
Хәер, быел яңа исемнәр һәм  яңа атлар Камышлының үзендә дә бар. Иң куандырганы – Камышлы җирлегенә кергән Дәүләткол авылына шә¬һәрдән кайтып яшәргә ният иткән архитектор-дизайнер Эдуард Вәлиевнең Майя кушаматлы биясе бу ярышларның ачышы булды. Хуҗасы да башкалардан үзенчәлекле сакалы һәм Америка ковбойлары киеме белән аерылып тора иде. Шуңа да ул игътибар үзәгендә булды.
 
- Минем әтием Илдар белән әнием Нурания шушы районда, Яңа Ярмәк авылында туып-үскәннәр. Күптән инде Самарада яшиләр. Ә әбиебез Дәүләтколныкы. Өчтуган абыем Фәнис Гыйлаҗев шушы авылда фермер хуҗалыгы оештырып җибәргәннән соң, мин дә Дәүләтколга барып чыктым. Анда яшәүче эчкерсез, уңган, иҗади җанлы халыкка, табигать матурлыгына, чишмәләренә, бай урманнарына гашыйк булдым. Тора-бара кызыклы эшемне ташлап, Дәүләтколга кайтырга, күчермәле өйләр төзи башлап, районыбызны торгызу эшенә үз өлешемне кертергә ният иттем. Шушы юнәлештәге беренче адымым – Майя кушаматлы бия сатып алуым булды. Ул әлегә кадәр чабышларда гел икенче урыннарны алып килә иде. Ә бүген без аның белән Камышлының “Җәйге зур призы”на үткәрелгән ярышларда беренчелекне алырга ниятлибез”, - дип планнары белән уртаклашты.
 
 
Ни гаҗәп, Эдуард җирле атлар бәйгесендә беренчелекне яулады да. Бу җиңүне Иске Ярмәк аты Рекордның ярышырга кәефе булмавы белән дә аңлатырга буладыр. Ул кыңгырау чың¬лагач та дулап китте һәм, киртәдә тишек табып, тагын су буена таба чапты. Дөрес, бераздан Фәрит аны тезгенләп, ярыш юлына кайтарды. Ләкин бу вакытта Вәлиевнең Майясы да, алар белән бергә стартка чыккан Марат Хәйруллинның Наташасы да, Илдар Әхмәтҗановның Сарасы да инде шактый ерак киткәннәр иде. Шулай да, Рекорд аларны узып китеп, икенче булып килде, ә җиңү Эдуард Вәлиевка тәтеде. Руслар әйтмешли “новичкам везет”! Эдуардка Дәүләтколны күтәрү эшендә дә шундый ук уңышлар юлдаш булсын иде.
Җирле атлар бәйгесе белән бераз мавыгып киткәнмен бит әле. Алар тугызынчы заездда гына ярыштылар. Чабышларны “Бригадирлар ярышы” дип аталган бәйге ачып җибәрде. Камышлыдагы ат чабышларын гел күзәтеп баручылар беләдер, бу төр ярышны өч ел элек Гали авылы эшкуары мәрхүм Расих Латыйпов тәкъдим иткән иде. Кагыйдә буенча җайдаклар читтәрәк өеп куелган бодай тулы капчыкларның берсен арбага илтеп салырга һәм, беркемне дә көтеп тормыйча, чабышка китәргә тиешләр. Бу бәйгедә ике күчәрле арбада финишка беренче булып камышлылы Илдар Әхмәтҗанов, ә бер күчәрле арбада искеярмәкле Марат Хәйруллин килделәр. Ә Эдуард Вәлиев утырган Майя кушаматлы ат икенче булды.
 
Төп ярышлар алдыннан район башлыгы Рафаэль Баһаутдинов, өлкә хөкүмәтенең спорт министры урынбасары Андрей Харин, “Самаратрансгаз” генераль директоры ярдәмчесе Григорий Левшин, авыл хуҗалыгы министр¬лыгы вәкиле Светлана Миргазыймова, өлкә “Дуслык” татар иҗади-иҗтимагый оеш¬масының матбугат сек¬ретаре Винер Нур¬мөхәмитов һәм күрше районнар җитәкчеләре чабышта катнашучыларны һәм тамашачыларны сәламләп, уңышлар теләделәр.
 
Чабышлар 12 заездда үт¬кәрелде. Биш ел буе Камышлы ярышлары хөкемдары булып торган Александр Горюхин беренче заездда өлкән яшьтәге юртак атларның стартка чыгуы турында игълан итте. Бу категориядә Оренбург өлкәсенең Әсәкәй районы җайдагы Сергей Ершов Каприз кушаматлы атында ике ел рәттән беренчелекне бер¬кемгә дә бирмәгән иде. Ә быел аңа җиңү бәхете елмаймады. Бәлки Капризны Чойт Стар кушаматлы яшь айгырга алыштырырга кирәк булмагандыр. Ул Челно-Вершинының Запрос кушаматлы юртагыннан 11 секундка артта калып килде. Шулай итеп бу заездда беренче урын - Петр Трофимовка, икенче урын Сергей Ершовка бирелде, ә Гали авылының Устав кушаматлы атында чабучы Рәүф Латыйповка өченче урын белән ка¬нәгатьләнергә туры килде.
 
Икенче заездда 4 яшь¬тән олырак ярымканлы чабыш атлары ярышты. Монда Баш¬кор¬тостаннан килгән бердәнбер нә¬селле Брук Уэй да бар иде. Ул баштан ук алга ыргылды һәм старт ахырына кадәр лидер булып барды. Шулай итеп, бу ярымфиналда Брук Уэйга атланган Вәсил Кутуев җиңү яулады. Аны һәм бу стартта катнашкан  Татарстан юртаклары Александрия (2нче урын) һәм Зимняя сказка (3нче урын) җайдакларын Оренбург өлкәсенең Северный районы башлыгы Василий Давыдов бүләкләде.
 
Өченче ярымфинал стартына чыккан өлкән яшьтәге юртаклар ярышына Сергей Ершов инде Капризны җиккән иде. Северный районыннан килгән Николай Князькин һәм аның Гермесы, Татарстанлы Илнур Ярмөхәммәтов тәр¬бияләгән Александ¬рия дә бу ярышта катнаштылар. Ләкин Сергей Ершовның Капризы да бу юлы беренче призны ала алмады, ул Александриягә бирелде. Җиңүчеләрне Пох¬вистнево районы башлыгы урынбасары Аркадий Ефремов котлады.
 
Унике заездның барысын да тәф¬силләп яза башласаң, газета бите җитмәс, мөгаен. Кыс¬кача әйткәндә, дүрт яшьтән олырак чабышкылар ярышында - башкортостанлы Камил Ачиловның Талисманы, ике яшьлек ярымканлы чабышкылар заездында - җиденче сыйныф укучысы Сергей Орлов йөгәнләгән Хәбиб, дүрт яшьлек юртаклар чабышында - Сергиевск районының Павловка авылыннан килгән Сергей Коханов һәм аның Шато Марго кушаматлы аты, нәселле гарәп чабышкылары чабышында - татарстанлы Нияз Шәйдуллин һәм Сармат кушаматлы аты, өч яшьлек чабышкылар арасыннан Оренбург өлкәсенең Красно¬гвардейский районында яшәүче атказанган спорт остасы Иван Штобе һәм аның Восходы беренче урыннарны яуладылар. Ә 9нчы заездда, белгәнегезчә,  җирле атлар ярышты. Бу ярышта Камышлы районы чабышкылары 2400 метр дистанциядә “Иң шәп ста¬й¬ер” (ерак арага чабучы ат) призы өчен дә көрәштеләр. Ул да Эдуард Вәлиевка тапшырылды.
 
 
 
“Җәйге зур приз” өчен финалда 9 чабышкы катнашты.  Нәтиҗәдә, кубок Башкортостан кунагы Вәсил Кутуевның Брук Уэй кушаматлы атына тапшырылды. Ә юртаклар финалында Сергей Кохановның Шато Марго кушаматлы бия¬се призер булды.
 
Ике сәгать барган ярышлар бер мизгел кебек үтте дә китте. Чөнки трибуналарда утырган җанатарларга тын алырга да вакыт юк иде. Судья Александр Горюхин, ат ярышлары өчен җаваплы Минсәгыйть Шәйхетдинов һәм Рәфис Гыйззәтов, мәдәни программаны алып баручы Светлана Хәлимова чараны тел-теш тидермәслек итеп оештырганнар. Ярышлар Камышлы районының “Шевле” чуваш фольклор ансамбле, “Созвездие”, “Серпантин” балалар ансамбльләре, Балыклы Мәдәният йорты хезмәткәрлә¬ре Ленар Абсаттаров, Руфия Камилҗанова һәм Вәсимә Фәрдиеваларның моңлы җыр¬лары, гармунчы Владимир Гри¬шинның рус һәм татар көйләреннән торган тезмәләре белән төрләндерелеп барды. 
 
Александр Горюхин Ка¬мышлының “Җәйге зур при¬зы”на үткәрелгән чабыш¬лар¬ның шушы биш ел эчендә халык арасында зур популярлык яулап алуы, бүгенге ярышка тагын да күбрәк чабыш атлары килергә тиеш булуы турында әйтеп үтте. Бу көнне Красный Яр, Сергиевск районнарында да чабышлар үткәрелгәнлектән, ул районнарның атлары Камышлыга килә алмаган, әлбәттә. 
 
Шуны да әйтеп үтәргә кирәк: Камышлыга ат ярышларын карарга килүчеләр саны да ел саен арта бара. Бу инде халыкта ат чабышларына карата һәвәслек хисе кабынуын күрсәтә.  Оештыручылар ярышларны карарга уңайлырак булсын өчен халык утырган трибуналарның өстен дә кояштан һәм яңгырдан кап¬лап куя алса, бу урынны чын мәгънәдә ипподром дип атарга мөмкин булыр иде. Киләсе елда да Камышлы ипподромында очрашуга кадәр, хөрмәтле укучыларыбыз! 

Эльмира ШӘВӘЛИЕВА
Бердәмлек
№ --- | 08.09.2017
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»