поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
11.01.2010 Җәмгыять

ЮГАЛМАДЫМ МИН! (ФОТО)

Югалттыгызмы мине, җәмәгать? Ерак Себердәге Лянтордан язып ятучы Миләш "өшеде" дип уйлыйсызмы? Өшерсең дә! Монда Татарстанның яңгырлы кышы түгел! Монда 53 градуслы салкыннар чеметә! Лянторга кунакка чакыргач килмәдегез. Хәзер инде чакыра да алмыйм, чөнки сезгә түгел үземә дә урын юк. Тайга уртасындагы тәгәрмәчле вагонда яшим мин хәзер. Ирем: "Шәһәр фатирында артыңны җылыга терәп, юк-бар язып утыруы рәхәт ул... Менә мине аңларсың хәзер"... – дип, үз янына эшкә “тыкты".

Әмма бу минем хыялым иде! Себердә сөргендәге вакытлары турында сөйләгәндә бабакаемны шулкадәр кызыгып тыңлый идем. Ниһаять: “Барып күрәсе иде шул аккошлы күлләрне, мәгърур тайганы, бакалы сазлыкларны”, – дигән хыялларым чынга ашты. Шулай да бәхет бар минем! Ирем белән безгә аерым вагон бирделәр. Калган ирләр бер вагонда алтышар, сигезәр кеше өелеп ята, ә безнеке – люкс!

 

Ирем, икешәр катлы ятакларны чыгарып, түргә биек сәке ясап куйды. Миңа кызык, бала-чага сыман бер менәм, бер төшәм тегеннән. “Фатир” уртасында “буржуйка” тора. Утынны үзең кисәсең, ярасың, ягасың. Суны биш чакрым ераклыктагы елгадан зур мичкә белән трактор ташый. Шуны эчәбез, кирәк-яракка да шул! Мунча – көн дә! Рәхим итеп кер генә! Монда мунча да, кухня, ашханә, кибет тә тәгәрмәчле вагоннарда. Бары тик бәдрәф кенә тәгәрмәчсез!

 

Ә иң мөһиме – без гел бергә! Элек, өч бүлмәле фатирда, бер-беребезне дәшеп хәлләр бетә иде. Хәзер касыгына терсәк белән генә төртәсе! Чөнки, икебез бер урындыкта утырабыз. Ирем үз “кабинетында”, өстәл янында – көньякка баккан, мин төньякка карап, аш “бүлмәсе” өстәлендә суган турыйм.

 

Күз нурым миңа ачулы бүген. Кичә җылы эчле унтысын киптерергә дип тимер мич өстенә куйган идем. Ашыгып чыгарга җыенганда мичтән алуы булды, кунычы – кулында, төбе “буржуйкада” торып калды.

 

 Тайганың бәсләнгән чыршыларыннан кар коелырлык итеп кычкырды бу миңа... Аяктан кыска киез катаны салып:

 

– Ярар инде әтисе, җикеренмә... Башта шул кунычларыңны ки, аннан бу катаны... Чалбар астыннан күренми ләбаса, – диеп караган идем, чигә тирәсендә бармагын борып күрсәтте дә, иске пимасын элеп чыгып китте.

 

Тәрәзәгә күз салдым. Мине эт итеп сүгә күрәсең... Ишектән чыгуга, арттан калмый йөргән бер көтү эт, түгәрәк ясап утырып калдылар, аңа иярмәделәр...

 

Бу урынга күчеп килгән мәлне, төн уртасында туп шартлаган тавышка сикереп торып утырган идем.

 

– Ят! – диде мин кыбырсыганга уянган ирем. – Сейсмологлар проба алалар... Ерак ул моннан. 60 чакрымлап бар.

 

– Ә нигә төнлә? – димен.

 

– Көндез топографлар эшли... Аларны шартлатсыннар мени? Ят инде, зинһар!

 

 Йоклап кына китеп барганда, вагон кырыннан тырылдап ниндидер техника узды. Аннан тагын берәү, тагын берәү...

 

Торып тәрәзәгә капландым. Танклар... Тезелешеп кайтып киләләр.

 

– Ятасыңмы син юкмы? – диде, ирем, тавышын күтәреп.

 

– Соң... хәрби гарнизонда яшәрмен дип уйламаган идем мин...

 

– Тайга уртасында бил тиңентен кардан лимузин җилдерер дип көттеңме?!

 

Икенче ай яшим шушы мәхшәрдә. Мондагы техника белән дә танышырга туры килде. ТГМ дигәне – транспортная гусинечная машина, БГМ – бурильная гидравлическая машина, МТЛБУ – малый танк лёгкого бронирования икән... Мульчер дигәне, урман кисә торган Канададан кайтартылган техника. Кочак җитмәстәй чыршыларны кисеп ега һәм чәйнәп чүпкә әйләндерә ул.

 

Базада кырыклап вагон-балка тезелеп киткән. Бөтенесе бер төсле, һич аера торган түгел.

 

– Мин “тегендә” барып киләм әле, – дип кисәттем иремне, яңа килгән көннәрнең берсендә, бәдрәфләр тезелгән якка ымлап.

 

– Озатыйммы? Курыкмыйсыңмы? – диде, кәгазьләреннән аерылып.

 

– Ю-у-у-к! Эшлә эшеңне...

 

Кичке тугызлар булса да, көндезгедәй яп-якты. Бәдрәф түбәсендәге прожектор бөтен урамны, складларны яктырта. Эчендә хәтта җылыткыч куелган. Арт саныңны мичкә терә дә, рәхәтләнеп уйланып утыр...

 

Утлар кабынгач ике яклап тезелгән вагоннар кечкенә шәһәрчекне хәтерләтә. Шушы тәгәрмәчле “өйләргә” терәлеп үк күккә ашкан чыршылар, наратлар тора. Монда эшчеләрне сазлык кату белән китерәләр һәм эри башлауга чыгаралар. Җиде ай буена кеше гаиләсен күрмичә дөньядан аерылып яши. Аның урынына җәй айларында рәхәтләнеп типтерә...

 

Бәдрәфтән кире кайтырга чыккач: “Мин кая барам соң?” – дигән уй “типте” башка. Соңгы “йорт” янында тукталдым. Хет терәп ат, кайсы вагоннан чыкканымны хәтерләмим. Чамалабрак барып, берсенең ишеген ачтым. Бер көтү ир чәй эчеп утыра.

 

– Фәлән Фәләнеч сездә юкмы? – димен, кыш көне уянып чыккан аю күргәндәй, миңа карап баккан халыкка.

 

– Кантурдадыр ул... – диде берсе, ушына килеп.

 

Икенче балканың ишеген ачтым:

 

– Фәлән Фәләнеч сезгә керде дигәннәр иде...

 

– Юк бит, апасы... кантурга барыгыз... сул яклап икенче вагон, – диләр, миңа юл күрсәтеп.

 

“Кантурны беләм лә мин... миңа үзебезнең “өй”не табарга кирәк...” – дим, үзалдыма мыгырдана-мыгырдана, баскычтан төшкәндә. “Мин югалдым... озатып куегыз әле...” – дисәң, гомер буе көләчәкләр.

 

– Фәлән Фәләнеч кирәк иде! – дип, тагын бер ишекне ачтым һәм... “кабинетында” кәгазьләргә күмелеп утырган иремне күреп куандым. – Фәлән Фәләнеч менә кайда икән!

 

– Һаман шаяртасың! Эзләргә чыгарга иде инде исәп... Озакладың бит...

 

– Саф һава суладым азрак...

 

– Шартлаткан тавышка аюлар уянып чыга кайчак... Син сак кына йөр! Быел бүреләр дә күп... Бу сиңа Лянтор түгел! – диде ирем, җитди кыяфәт белән.

 

Мин, күшеккән кулларымны угалап, биек сәкегә менеп кунакладым һәм стена тутырып эленгән фотоларга карап уйга калдым...

 

Себер җибәргәннәр элек,

Җәза салып халыкка.

Ә мин килдем үзем теләп,

Ятам хәзер сазлыкта – дип көйләп утырганга, ирем:

 

– Каләмнәреңне очлый тор, монда язарга “азык” күп булачак әле сиңа, – диде, елмаеп.

 

– Язуын язармын да, тик ничек тапшырырга ул хатларны? Иң якын шәһәр – Советский – моннан 170 чакрым ераклыкта бит...

 

 

 

 

1

 

 

2

 


Миләүшә НӘҖМЕТДИНОВА
Татарстан яшьләре
№ 1-2 | 12.01.2010
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»