поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
07.09.2017 Язмыш

"Минем турында бигрәк гайбәтче, кеше тикшерә торган хатын бу дип әйтерсез"

Хөрмәтле укучым! Әлеге хикәятемне укыганнан соң, минем турында бигрәк гайбәтче, кеше тикшерә торган хатын икән бу дип әйтерсез. Нәрсә дисәгез дә, килешермен, иң мөһиме менә нәрсә: үз мисалымда укучыларга гыйбрәт булырлык бер хәлне тасвирлыйсым килә.

Ике кеше үзара сөйләшкәндә, өченчесен кыстырса, инде гайбәт сөйләү була диләр. Ә хәзерге заманда ике кеше үзләре турында гына сүз алышкан очрак бармы икән ул, ай-һай, бик шикле шул. Телисеңме, теләмисеңме, ирексездән, барыбер өченче зат турында да сөйләшеп аласың.  
Мин егерме ике яшьтән чәчәк кибетендә хезмәт куям. Кияүгә чыкканчы төнге сменада да эшли идем. Гаиләле булганнан соң, балалар үстергәндә, эштән туктап тордым да, кабаттан чәчәкләр дөньясына чумдым. Үз эшемне бик яратам мин. 
 
Кешеләрнең икенче берәүләргә мизгеллек кенә булса да сөенеч бүләк итәргә тырышуларын күрү һәм шушы изге гамәлдә аз гына булса да катнашың булу - үзе зур бәхет ләбаса! 
 
Һәрвакыт миннән генә гөлләмәләр сатып алучы даими кулланучыларым да бар. Алар белән аралашып китеп, дуслашып бетәбез.
 
Бүген мин эшләгән кибеттән даими чәчәк сатып алучы өч ир-ат турында язарга булдым. Башка ир-атлар белән чагыштырганда, алар чәчкәгә бик еш керәләр дисәм дә була. 
 
Минем белән бергә эшләүче Зилә белән чәчәк сатып алган һәр кеше турында күзаллау тудырып, үзебезчә тормышларын аңларга тырышабыз. Эш юктан да түгел, кешенең тышкы кыяфәте буенча күп нәрсәне чамалап була бит.

Чәчәк сатып алучы беренче ир
 
Карап торышка, бик чибәр, зәвык белән киенә, аннан һәрвакыт кыйммәтле хушбуй исе аңкып тора. Чәчәк кибете янына да бик зур, затлы чит ил машинасында килеп туктый ул. Ә гөлләмә сайлаганда гел бер үк сүзләрне кабатлый:
- Гүзәл затлар, миңа иң матур, иң хуш исле чәчәкләрне генә җыеп бирегез әле! Ул букет кулга алу белән һушлар китәрлек булсын! 
 
Теле-телгә йокмый, бик аралашучан үзе. Хатын-кыз затын мизгел эчендә үзенә карата торган ир. Карап торышка бик мөлаем, яшь күренсә дә, еллар үзенекен иткән, дип уйладык без Зилә белән, күз төпләрендә сәер җыерчыклары бар.  
 
Шушы кеше кибеткә кереп гөлләмә алып чыгып киткән саен, Зилә белән икебезнең башта бер үк уй бөтерелә бит: сөяркәсенә! Әйе, бай, дөньясының артына тибеп яшәүче бу ир, әлбәттә, айга бер хатынына алып кайтмый әлеге затлы чәчәкләрне. Кичен дә керми бит кибеткә, көндез йөри! Гөлләмәдән калган акчаны безгә калдырып китә - аңа ул тиеннәр кирәк тә түгел. Ярар, безнең өчен бик кулай анысы, ә чәчәкләрне сөяркәсенә бирәме, башкагамы - анысы безгә кирәк тә түгел. Хезмәт хакыбызга өстәп, аннан да шунда бераз тиеннәр кереп торса, бу ир ай саен чәчәк гөлләмәсен кемгә булса да алып кына торсын дисең.  
 
Чәчәк сатып алучы икенче ир
 
Тышкы кыяфәтенә караганда, дистә ел буена заводта эшләп, бернинди дәрәҗәгә дә ирешмичә, үзалдына тыныч тормыш итүче гап-гади хезмәт кешесе. Гөлләмәне сирәк ала һәм иң гади чәчәкләрне генә сайлый - иң арзанлыларын дияр идем хәтта. Аның йөзе дә нур чәчеп, бәхеттән балкып тормый. Үз эченә йомылганлык бөркелеп тора, карашы сагышлы... Беренче карашка, аңа бу дөньяда берни кирәкми кебек, барысына да битараф сыман тоела. Ә икенче яктан, җитди, бернәрсәне дә уйламыйча эшләми тоган иргә охшап тора.
 
Күзләреннән дә берни аңлап булмый бит. Укылмаган китап күк - беренче битен генә ачып карасаң да, хикмәтнең нидә булуын аңлап алырсың кебек. Тик бу ир берәүгә дә берни сиздермәскә тырыша. Сатып алган чәчәкләрен саклык белән генә кочагына кысып (читтән караганда, беренче сентбярьда тәүге тапкыр мәктәпкә атлаган бала кебек), тыныч кына рәхмәт әйтеп, чыгып китә ул.   

Чәчәк сатып алучы өченче ир
 
Ул чәчәк кибетенең ишек төбендә утырып кала, ә гөлләмәсен күп очракта шоферы кереп ала. Әллә бик мәшгуль кеше, әллә инде кибеткә кереп йөрүне үзе өчен түбәнчелеккә саный - аңламассың. Сирәк кенә үз куллары белән гөлләмә алганда да, сайланып азапланмый - берни белән бизәтмичә, коры букет саты ала. Беркайчан да чуар чәчәкләр алмый - йә кып-кызыл розалар, йә акларын. 
 
Һәр кешенең чәчәкне кемгә атап сатып алуын чамалап була, яки үзләре әйтеп, сөйләп бирәләр. Ә менә бу абзыйның кемне сөендерергә теләвен беребез дә белмәдек. 
 
- Исәнмесез, шушы чәчәкләрне бирегез әле, рәхмәт,  саубулыгыз, - дан башка сүз сөйләшми безнең белән. 
Әйтәм бит, мин инде бу эштә озак еллардан бирле. Шуңа да күп кешеләрнең серләрен ачтым, чәчәк сатып алуларының хикмәтен аңлый алдым. Әлеге өч ирнең дә серләрен сезгә чишәм. 
Беренче ирне генә исегезгә төшерегез, бай, зәвыклы, бик ачык йөзле кеше дидем. Ай саен чәчәк гөлләмәсен үзен бик зур юл һәлакәтеннән соң аякка бастырган табибка илтә икән. 
 
Моннан күп еллар элек үлемнең күзенә карап ятканда, үзенә сүз биргән:
- Әгәр дә савыгып, аякка бассам, шушы табибны чәчәккә күмәр идем! - дигән булган. 
Алты ай хастаханәдә яткан бу ир. Шул вакыт эчендә җиде операция кичергән. Ә дәвалаучы табибы һәрчак янәшәсендә:
- Җиңеп чыгасың! Көчле син, булдырасың! - дип яшәү дәрте өстәп торган. 
 
Юл һәлакәте килеп чыкканга бу ир үзе гаепле түгел. Каршысына зур тизлектә исерек шофер килеп чыккан. Машиналарыннан тимер өере генә калган, ике шофер да хастаханәгә эләккәннәр. Бу ир гомере өчен көрәштә җиңеп чыкса да, икенчесе хастаханәдә җан биргән.
 
Исән-сау үз аякларына торып басып кына калмыйча, йөгереп йөри башлаган, тормышын өр-яңадан корган. Әле алай гына да түгел, зур дәрәҗәләргә ирешеп, бай кеше булган ул хәзер. Шуларга рәхмәт, зур хөрмәт йөзеннән чәчәк бәйләмнәрен ай саен илтеп тора икән менә табибына. Ул ханым өчен дә кешегә эшләгән изгелегенең нәтиҗәсен күрү сүз белән әйтеп аңлатып бетермәслек бәхет китерәдер. 
 
Ә без Зилә белән ул ирне чәчәкләрне сөяркәсенә ташый дип уйлаган идек бит, дөреслекне белгәч чиксез оят хисе кичердек.  Беркайчан да, кеше турында начар уйларга ярамый. Бигрәк тә, берни белмичә. Сөяркәсенә гөлләмәләр ташый дип кенә уйлап калмадык бит: 
- Менә, бөтен ирләр дә шундый, безгә - мескен хатыннарына елга бер дә чәчәк бирмиләр, ә сөяркәләренә әнә нинди затлыларын  ташыйлар, - дип, ир кереп чәчәк алып чыгып киткән саен, артыннан чәйнәп алырга да өлгерә идек. 
 
Чәчәк сатып алучы икенче ирне йомшак холыклы, дөньясына битараф кебек истә калдырган идегез бит, менә шул: сирәк кенә булса да кереп, кыр чәчкәләренә охшатып ясатып сатып алган гөлләмәсен өйдә урыннан да тора алмыйча яткан кызына бүләк итә икән ул. Хезмәт хакы уртача гына, ә менә өч айга бер бирелгән премия акчасыннан гел баласына гөлләмә сатып ала. Ә кызы сигез яшендә велосипеды белән таудан төшкәндә егылып, озак кына өстерәлеп барган да, башы белән ташка бәрелгән. Инде икенче сыйныфны гел “бишле”ләргә генә тәмамлаган булган. Әлеге бәхетсезлек очрагыннан соң, аңы бөтенләй томаланган, акылы беткән сабыйның... 
 
Бик озак хастаханә юлларын таптаганнар, кызлары белән шифаханәләргә йөргәннәр. Ике елдан соң өр-яңадан сүз әйтергә, әти-әнисен танырга өйрәнгән бала. Бары тик якты киләчәк, матур тормыш кына юрап торган кызлары бүгенге көндә ир белән хатынның күзләренә карап, мөстәкыйль рәвештә борылып ята да алмыйча, изаланып яшәргә мәҗбүр... Даруларга, дәвалануларга акчасын чак кына җиткереп яшәгән ир, сирәк булса да, баласына сөенеч бүләк итәргә омтыла. Купшы розаларга, зәвыклы орхидеяларга да акчасы җитәр иде бәлки,  аннан соң кыйммәтле даруларга калмаячак бит...  
 
Чәчәк сатып алучы өченче ир турында язып үтим инде. Шоферына алдырган чәчәк гөлләмәсен үзен балалар йортыннан алып тәрбияләгән үги әнисенә бүләк итә икән. Ачы язмыш корбаны булган сабыйның әти-әнисе икесе дә аяусыз рәвештә якты дөньядан китеп барганнар - мунчада ис тидергәннәр. Тугыз айлык улларын ул вакытта дәү әнисе карап торган булган. 
 
Тома ятим калган малайны озак тәрбияли алмаган карчык, җитмеш ике яшендә үлеп киткән. Башка туганнары булмау сәбәпле, малай балалар йортына эләккән. Аннан биш яшьлек чагында бер гаилә тәрбиягә алган үзен. Акчалы, мул тормышлы ир белән хатынның үз балалары булмаган. Уллыкка алып, укытып, университетта белем алдырып, менә дигән эшле дә иткәннәр бу абыйны. Инде үзе дә өйләнеп, матур гаилә корып, мул тормыш көтеп ята. Үги әнисенә әледән-әле чәчәк бәйләме бүләк итеп, чын йөрәктән чыккан рәхмәт сүзләрен белдерәдер ул. 
 
“Минем тормышымны бәяләгәнче, мин узган эзләрдән узып кара”, - диләр. Бик хак сүзләр бит! Безнең әлеге өч ир-ат турында йөрткән фикерләр берсе дә дөрескә чыкмады, без Зилә белән һаман да яман ягын гына уйлаганбыз, әлеге ирләгә пычрак атарга тырышканбыз. Ә алар өчесе дә без күз алдына да китерә алмас дәрәҗәдә олы йөрәкле, мәрхәмәтле, изге күңелле ирләр икән ләбаса! Зур хәрефтән язылырга хаклы Ир-атлар!

С. ШАКИРҖАНОВА
Себерке
№ --- | 07.09.2017
Себерке печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»