|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
11.01.2010 Интернет
TATBRAND.RU ИНТЕРНЕТ-КИБЕТЕ АЧЫЛДЫТатар “пәрәвезе”ндә яңа интернет-кибет барлыкка килде. TATBRAND.RU аша татарча язулы футболкалар сатып алырга мөмкин. Төрле язулар һәм рәсемнәр төшерелгән футболкалар белән сәүдә итүче сайтлар рунетта бик күп. Моны кием кию культурасы үзгәрү белән дә аңлаталар. Кием-салым матур яки җылы булсын өчен генә киелми, ул әле дөньяга карашны, кәефне, иҗтимагый статусны, холкыңны да белдерә ала. Төрле язулар һәм сурәтләр төшерелгән футболкалар, күлмәкләр, кепкалар бигрәк тә чит илләрдә яратып киелә. “Язулы кием” бүләк буларак та бик шәп.
Шуңа күрә киемгә язу һәм сурәт төшерү шаукымы татарда үзен иртәме-соңмы сиздерергә тиеш иде.
Дөрес, татар интернет-пәрәвезендә “язулы футболкалар” белән сәүдә итү юнәлеше әле туып килә генә. Һәрхәлдә, Татарстан җирлегендә андый сайтлар моңарчы юк иде. TATBRAND.RU Казанда бу эшне зурлап башлаган беренче һәм бердәнбер интернет-кибет.
TATBRAND.RU интернет-кибетенең кулайлыгы нидә?
Интернет-аша товар сатып алу – бездә әле бик сирәк күренеш. Күпләр бер белмәгән кешегә, кулда бер дә тотып, капшап карамаган товар өчен акчаны алдан (аванс итеп) түләргә шикләнеп тора. TATBRAND.RU исә заказ өчен түләүне товарын клиентка тапшыргач кына ала. Ягъни курьер сезгә футболканы китерә, сез аны ачып карыйсыз, шуннан соң әгәр дә футболка ошый икән, акчаны курьерга бирәсез. Ә инде ошамаса, бер-берегезгә елмаеп саубуллашасыз гына.
Икенчедән, Казанда яшәгән кеше өеннән чыкмыйча да күзе төшкән футболкага ия була ала, чөнки заказ бирелгәннән соң, ул клиентка БУШЛАЙ китерелә. Заказны бүтән шәһәрләрдә һәм төбәкләрдә яшәүчеләргә почта аша җибәрәчәкләр. Бу очракта аны, әлбәттә, почтага барып алырга һәм, сайтта күрсәтелгән бәясеннән тыш, почта хезмәте өчен дә акча өстәргә кирәк булачак.
Өченчедән, футболкага сайтта булмаган язуны һәм үз фотогызны төшерергә телисез икән, моның өчен аны e-mailдан җибәрү дә җитә. Сайт хезмәткәре булачак футболканың дизайнын үзе эшләп, сезнең белән килештерәчәк.
Сайт яңа гына эшли башлаганга күрә, бәяләр күпмедер вакыт түбән булачак. 300 сумга гына да сыйфатлы һәм үзенчәлекле футболка алырга мөмкин.
TATBRAND.RUның өстенлеге итеп интерфейсның уңайлыгын, гадилеген дә атыйлар. Сайтта язылганча, аның хезмәткәрләре Ә белән Э хәрефенең аермасын белә, ягъни язуларда хаталар булмаячагын гарантияли. Мондый футболканы үзегезгә дә, туганнарыгызга, дусларыгызга, сөйгән ярларга, балаларга да курыкмыйча бүләк итәргә мөмкин.
--- |
Иң күп укылган
|