поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
06.09.2017 Сәясәт

Гөлнараның ачы язмышы

Күптән түгел Үзбәкстан хөкүмәте беренче президент Ислам Кәримовның кызы Гөлнараның хөкем ителеп сак астына алынуын белдерде. Республиканың Генераль прокуратурасының оешкан җинаятьчелеккә һәм коррупциягә каршы көрәш идарәсе Кәримованы караклыкта, таможня законнарын, сәүдә кагыйдәләрен бозуда, чит ил валютасын яшерүдә, җинаять юлы белән тапкан табышын ялган документлар ярдәмендә легальләштерүдә гаепли.

Тикшерү комитеты Гөлнара оештырган җинаятьчел төркемнең 1,394 млрд. доллар; 63,5 млн. евро; 27,1 млн. фунт һәм 18,5 млн. франк капиталы чит ил банкларында ята дип саный. Русия территориясендә дә активлары бар икән. Миллионлаган долларлардан тыш, аның Мәскәүдә «Камелот» торак комплексында пентхауслар, «Рублевка»да йортлар, башкала үзәгендә сигез фатир һәм Ялтада җир участогына хуҗа икәнлеген ачыклаганнар. Үзбәкстан хөкүмәте җинаятьчел төркемнең капиталына арест салуны сорап чит илләргә мөрәҗәгать иткән. ТАСС мәгълүматларына караганда, ул үзе 2015 елдан ук Ташкент өлкә суды карары буенча хөкем ителеп өй арестында утыра икән.

Гөлнара 1972 елның 8 июлендә Ислам Кәримовның икенче хатыны Татьянадан туа. Ул вакытта булачак илбашы ҮССРның Дәүләт планы комитетының гади хезмәткәре булып тир түгә. Кызы үскән саен әтисе дә карьера баскычыннан өскә үрмәли. Гөлнара пионер яшенә җитеп Ленин турында тәэсирле итеп шигырьләр сөйли башлаганда, Ислам Абдуганиевич финанс министры кәнәфиенә утыра, ә инде кызы урта мәктәпне тәмамлаганда Үзбәкстан коммунистлар партиясенең Үзәк Комитетын җитәкли.

Тормыш бик тиз үзгәрә – Гөлнара Ташкент дәүләт университетының халыкара экономика факультетында белем алганда әтисе бәйсез Үзбәкстанның президентына әйләнә. Ләкин менә Гөлнара гына Көнчыгыш державасы башлыгының үрнәк кызы булмый. Ул совет власте теләгән акыллы, чибәр, амбицияле, көчле лидерлык сыйфатына ия булган «Көнчыгыштагы азат хатынны» тасвирлый.
 
1991 елда президент кызы дустының туган көнендә Әфганстанның этник үзбәге, АКШ гражданины Мансур Максуди белән таныша һәм гашыйк була. Мансурның әтисе – заманында Әфганстанда зур урында утырган, СССР аларга шактый саллы кредит биргәч, шуны үзләштереп, АКШ-ка сызган кеше.
 
Күпмедер вакыттан соң Гөлнара әтисенә: «Кияүгә чыгам!» – дип белдергән. Коммунистлар идеологиясеннән арынып бетмәгән Ислам Кәримов каршы килмәгән.
 
Туйлар узгач, Мансурны Ташкенттагы Соса-Соlа компаниясенең директоры итеп билгеләгәннәр. Гөлнара үзе күп вакытын АКШта үткәргән. Шулай да туган җирен дә онытмаган – Үзбәкстан республикасы Фәннәр академиясенең Экономика институтының магистратурасын уңышлы гына тәмамлаган, ә 2000 елда Гарвард университетында сәнгать магистры дәрәҗәсе алырга ирешкән.
 
Мансурдан бер ул һәм кыз таба, тик менә бәхетле гаилә генә килеп чыкмый. Алар 2001 елда низаглашып аерылышалар. Мансур дус ишләрен, танышларын, бәйләнешләрен эшкә җигеп балаларны үзендә калдырырга ирешә. Шул ук вакытта АКШ суды Гөлнараны тоткарларга санкция бирә. Яраткан әтисенең, бабасының йөрәге түзәме соң – Үзбәкстан Мансурны караклыкта, салым түләмәүдә, ришвәтчелектә гаепләп халыкара эзләүгә бирә. Ниһаять, 2008 елда Нью-Джерси суды Кәримовага балаларын кайтарырга дигән карар чыгара.
 
Ислам Кәримовның Лола исемле тагын бер кызы бар, тик ул апасының кыланышларын яратмый һәм алар аралашмыйлар икән. Гөлнара чыннан да көнчыгыш хатын-кызларына бөтенләй охшамаган. Интернетта үзенең «байлыкларын» күрсәтеп төшкән фотосурәтләрне эләргә мөгаен башка үзбәк хатын-кызларының йөрәге җитмәс иде. Ә инде спортзалда төшкән фотосессиясе көнчыгыш күзлегеннән караганда чып-чын «порнуха».
Гөлнара башта модельер булырга маташып карый. Аннан соң җыр өлкәсенә күчә. Аның чыннан да тавышы начар түгел, хәтта Русиянең танылган продюсеры Макс Фадеев белән инглиз телендәге җырлардан торган альбом да чыгара. Ләкин тора-бара ул бизнес өлкәсенә тартыла. 23 яшендә үк Үзбәкстанның Тышкы эшләр министрлыгында эшли. Русиядәге илчелектә киңәшче, БМО штаб-квартирасында шулай ук киңәшче вазифаларын башкара. 2005 елда «Үзбәкстанның мәдәният һәм сәнгать форумы»н оештыра. Мең ярымлап төрле проектлар төзеп, ЮНЕСКОның рәсми партнеры итеп кабул ителүгә ирешә. 2010 елда исә Үзбәкстан илчесе итеп Испаниягә җибәрелә.
 
Тиздән бизнес-империя туплый алган, абруйлы хатынны әтисенең варисы итеп саный башлыйлар. Ләкин президент тирәсендәге даирәләргә аның олы кызының амбицияләре бер дә ошамый. Көнчеләргә форсат та килеп чыга, 2012 елда берничә илнең тикшерү органнары телекоммуникация хезмәте сферасындагы коррупцияләргә игътибарын юнәлтә. Тикшерүләр Үзбәкстанда хезмәттәшлек итәргә теләгән компанияләрнең лицензия алырга булышкан өчен Кәримовага дистәләгән һәм йөзләгән миллион ришвәт биргәннәрен фаш иткән. Ул акча бирсәң лицензия бар, бирмәсәң юк принцибы белән эшләгән. Тикшерүләр барганда дошманнары хәлиткеч һөҗүмгә күчә. Шушы вакытта Гөлнарага тик кенә утырасы да бит. Юк шул, тәвәккәл хатын үз гомерен үзгәртерлек хата ясый. «Көнчыгыш принцессасы» Тwitter битендә әтисе тирәсендәге түрәләрне фаш иткән постлар урнаштыра, бигрәк тә Милли куркынычсызлык хезмәте башлыгы Рөстәм Иннояновка бәйләнә. Чиновниклар исә үз чиратларында Гөлнараның Интернеттагы язмаларын бергә туплап әтисе өстәленә куялар. Бәлки президент кызының миллионлаган долларлык «откатларына» күз дә йомган булыр иде, ә монда сер итеп сакланучы үзбәк сәясәте «кухнясын» бөтен дөньяга тарату... Котырынган Илбашы кызын өй арестына утыртырга боера. Шуннан бирле, ягъни 2013 елдан Гөлнара дөньядан югала, матбугат аның турында ләммим, Интернеттагы постын да яңартмый. 2016 елның 2 сентябрендә Ислам Кәримов вафат булгач, хөкүмәт туган-тумачаларының кайгысын уртаклашканда олы кызының исемен телгә алмыйлар, хәтта берничә айдан соң Гөлнара үлгән икән дигән имеш-мимешләр дә тарала. Бу хәбәрне аның Швейцариядәге адвокаты Грегуар Манжа 2017 елның гыйнварында сафсата дип белдерде. Юрист сүзләренчә, ул Кәримова белән очрашкан, аның яшәү шартлары халыкара нормага туры килмәсә дә сәламәтлеге начар түгел икәнлеген раслаган.
 
Ни өчен Үзбәкстан хакимияте Гөлнара Кәримованың сак астында тотылуын һәм яңа җинаять эше ачылуын хәзер генә белдергән? Мөгаен, монда эш акчага бәйледер, чөнки Кәримованы рәсми рәвештә гаепләмичә чит ил банкларында ятучы акчаларын кире казнага кайтарып булмаячак.
Беренче президент кызының язмышы көнләшерлек түгел. Әтисе тирәсендә эшләүче түрәләр аның бик күп дәүләт серләрен белүен, телен тик тотмавын яхшы хәтерләп, иреккә чыгармаслар кебек. Киләчәге өметсез хатынга 8 июльдә 45 яшь тулган.

---
Татарстан яшьләре
№ --- | 06.09.2017
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»