поиск новостей
  • 28.03 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры,18:30
  • 28.03 "Җан Баевич" Тинчурин театры, 18:30
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Март
  • Ренат Әюпов - режиссер
  • Фирүзә Җамалетдинова - язучы
  • Артур Поляков - мәдәният хезмәткәре
  • Гиоргий Куприянов - дәүләт эшлеклесе
  • Вил Мәһдиев - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
06.09.2017 Җәмгыять

Чүлмәккә утыра белмәве баланы бакчага кабул итмәскә сәбәп була аламы, яки Тәрбиячене кем яклар?

Балалар бакчасы капкасы. Миңа аның ике ягында да булырга туры килде. Иртән чиста-пөхтә киендерелгән, сау-сәламәт баламны тәрбиячегә тапшырып, кичен бакчадан алганда сабыемның кулында кечкенә генә тырналган урын күрсәм дә, кәеф төшә иде. Янәсе, тәрбияче карап бетермәгән. Елдан артык үзем шул вазифаны башкаргач, барысы да үз урынына утырды...

“Кайгырту” дигән авыру

Балалар бакчасындагы беренче эш көнемә мин ныклап әзерләндем. Сабыйлар белән үткәрәсе дәрес-уеннарга кирәкле бөтен әйберләрне алдан ук барлап куйдым. Мөгаллимнәрем сөйләгәннәрне дә, хезмәттәшләр киңәшләрен дә тагын бер кабат искә төшереп алдым. Балаларны ярсытмый торган төстәге киемемне кичтән үк үтүкләп элдем. Иртәгәсен сабыйларны каршы алу, зарядка мин планлаштырганча узды. Иртәнге ашны тыныч кына ашагач, балалар белән әвәләп алдык. Шуннан соң, киемнәрне алыштырып, матурлап тезелеп, физкультура дәресенә киттек. Балалар тыңлый, мин дә шат. Физкультура залында нәниләрнең йөгерә башлавы булды, бер кыз күз алдымда килеп тә төште. Беркем этмәде, төртмәде, югыйсә. Сабый сөрлегеп китте булса кирәк. Янына йөгереп баруга, баланың ярты йөзе уттай яна иде. Күрәсең, кыз бөтен авырлыгы белән битенә яткан. Бакчадагы шәфкать туташы янына барып җиткәндә кызыл төс әкренләп карала башлады... Балага беренче ярдәм күрсәттек, әнисенә шалтыраттык, булган хәлне бакча мөдиренә аңлаттык. Кызның әнисе, эштә булганлыктан, соңрак киләм, дип белдерде. Бала, ярты сәгатьләп вакыт үткәч, тынычланып, башкалар белән уйный башлады. Ә минем күңел тыныч түгел. Бер карасаң, бу очракта мин, тәрбияченең, гаебе дә юк кебек. Сабыйның кайсы мизгелдә абынырга мөмкинлеген күрәзәчеләр дә әйтә алмас. Ләкин әни кеше, беренче эш итеп, минем янга түгел, бакча мөдиренә кереп киткән булып чыкты. Бәлки, яхшыгадыр да. Чөнки мин, нибары бер көнлек эш тәҗрибәсе булган кеше, сабыйның әнисе белән сөйләшүгә ул чакта әзер булмаганмындыр әле.

Кызын алырга кергәндә ханым тынычланган, баласының саулыгына куркыныч янамавын аңлаган иде инде. Рәхмәт әйтеп, башымнан сыйпамады, билгеле. Ләкин артык каты да бәрелмәде. Баласын атнадан артык бакчага гына йөртмәде... Бу вакыйганы ни өчен шулай тәфсилләп язаммы? Беренчедән, тәүге эш көнемдә килеп чыгуы белән ул хәтеремә шулай уелып калды. Икенчедән, әлеге очрак тәрбияченең хәлен аңларга бер мөмкинлек булды. Бүген мин, балалар бакчасы капкасының тышкы ягында торучы гади әни, күп кенә ваклыкларга игътибар итмәскә өйрәндем. Яшермим, балалар бакчасында эшләгәндә минем гаеп белән (урап узарга мөмкин булган очраклар турында сүз бара) сыдырылган бармак, пычранган ыштан, кире ягы белән киелгән носкилар да булды. Шулар өчен тавыш күтәргән әти-әниләр дә очрады. Һәм мин тәрбияченең ни дәрәҗәдә яклауга мохтаҗ икәнлеген аңладым.
 
Оҗмах түгел,балалар бакчасы
 
Әти-әниләр белән гел аңлашып эшләгән тәрбиячеләр сирәктер ул. Гадәттә, бакчадагы тәртиптән канәгатьсезлек белдергән берәү булса да табыла. Кибеттә синең белән тупас сөйләшсәләр, башка анда кермисең. Ә балалар бакчасында болай эшләп булмый. Тәрбияче ошамаганга бакча алыштыру сәер дә, кайчак мөмкин дә түгел. Әйтик, авыл җирендә, гомумән, сайланып тора алмыйсың. Шуңа да, бәхәс туган очракта, аны ничек тә булса хәл итәргә кирәк. Бакчадагы эш тәҗрибәмнән шуны әйтә алам: конфликтны чишүгә караганда аны булдырмый калу җиңелрәк. Тик бу теләк әти-әниләрдә дә булырга тиеш. Бала аяк киемен дөрес кимәгәнгә тәрбиячене гаепләгәнче, өйдә сабый белән уңны сулдан аерырга өйрәтү авыррак эштер, бәлки. Ләкин шунысы бәхәссез: һәр як өчен дә файдалырак! Гомумән, ялгыш киелгән аяк киеме, пычранган футболка ише бакчада еш була торган хәлләрне гадәти күренеш, заманча итеп әйтсәк, “эш моменты” дияр идем. Көлештең, алыштырдың да юлны дәвам иттең. Мондый вак мәсьәләләрне хәл итүнең бердәнбер дөрес юлы шулдыр. Кечкенә яралар, сыдырылган, күгәргән урыннарны да бу төркемгә кертеп була. Бала әти-әни күз алдында егыл­мый, сыдырылмый гына торамы әллә?! Тик шулай да булырга мөмкин: тәрбияче балага бернинди начарлык эшләми, сабыйларга биргән белем-тәрбиясе дә тел-теш тидерерлек түгел, ләкин кайсыдыр җире ошамый. Артык “коры”, баланы яратмый кебек. Гадәттә, шундый әти-әниләр һәрнәрсәдән гаеп эзләргә тотына да инде. Ә бит ныклап уйласаң, тәрбияче бөтен баланы үзенекедәй яратырга тиеш тә түгел! Моның өчен әти-әни бар. Тәрбияче исә – эш урынындагы кеше. Ә балалар бакчасы – сабый өчен оҗмах та, тәмуг та була алмый, ул – мәктәп, институт кебек үк, үсешнең бер баскычы гына. Әлбәттә, һәр әти-әни өчен үз баласы кадерле. Сабыеның саулыгы, белеме, чисталыгы-пөхтәлеге өчен борчылучыларны гаепләп тә булмый. Ләкин бала турында кайгырту авыру төсмере алып, тәрбияче, бакча мөдире өстеннән шикаятьләргә әверелсә, педагог­ларны яклау, һичшиксез, кирәк.
 
Бу язмада бакчада иң күп бәхәс уята торган очракларны аерым билгеләп үтәргә булдык. Әти-әниләр һәм тәрбиячеләрнең уртак “баш авыртуы” булган сорауларга җавапларны без юрист Роберт Туктаров белән берлектә әзерләдек.
 
***
- Беренче мәртәбә балалар бакчасына килүче сабый ниләр эшли белергә тиеш? Әйтик, хаҗәтен үтәү өчен чүлмәккә утыра белмәве баланы бакчага кабул итмәскә сәбәп була аламы?
 
- Мәктәпкәчә тәрбия бирүче оешма баланы бакчага кабул итү буенча таләпләр куярга тиеш түгел. Балалар бакчасы хезмәткәрләре сабыйның үсеш дәрәҗәсен тикшерә ала. Аларның моңа хокукы бар. Ләкин сабый белән төрле тестлар үтү соңыннан аңа аерым белгечләр (психолог, логопед) белән шөгыльләнергә кирәк буламы, юкмы икәнен билгеләү өчен генә мөһим.
 
Бала имезлек кабып йокларга күнеккән икән, бакчада моны тыярга, шулай ук, беркемнең дә хакы юк. Алай гына да түгел, күкрәк сөте имүче баланың әнисе, йокы алдыннан килеп, сабыйны имезеп китә ала.
 
Тәрбиячеләр чүлмәккә йөри белмәүче баланы да кире борып җибәрә алмый. Әти-әни, теләгән очракта, баласына подгузник кидерергә мөмкин.

- Тәртибе начар, дип, баланы бакчадан чыгара алалармы?
 
- Башка балаларның сәламәтлегенә куркыныч янамаганда, бакчада эшләүчеләрнең мондый хокукы юк. Хәер, монда һәр очрак аерым каралырга тиеш. Әгәр башка балалар сәламәтлегенә зыян китерергә мөмкин булган сабыйның тәртибе берничек тә үзгәрми икән, аны башка төркемгә күчерергә яки әти-әнисеннән баланы бакчага йөртмәүне таләп итәргә мөмкиннәр.

- Тәрбияченең соңга калып килгән баланы кабул итмәскә хокукы бармы?
 
- Балалар бакчасы уставында эш сәгатьләре дә күрсәтелгән була. Әти-әниләр бакчаның эш режимы белән таныш булырга тиеш. Сабыйны билгеләнгән вакыттан ярты сәгатькә соңга калып китергәннәр икән, тәрбияченең аны кире борырга хокукы бар. Ни өчен шулаймы? Беренчедән, тәрбияче иртән балаларны шәфкать туташы белән берлектә кабул итә, ә вакытында килмәүчеләр бу тикшерүгә эләкми. Икенчедән, соңга калган бала иртәнге зарядкада да катнашмый дигән сүз. Өченчедән, ашарга пешерүчеләр күпме ризык әзерләргә тиешлеге нәкъ менә иртән балалар санына карап билгеләнә.
 
- Прививка ясалмаган баланы бакчага алалармы?
 
- Балалар бакчасында сезгә: “Балагызны прививкасыз алып килмәгез!” – диләр икән, туп-туры прокуратурага бара аласыз. Прививка ясатмау баланы бакчага кабул итмәскә сәбәп түгел. Кайвакыт поликлиникаларда, берне булса да ясатыгыз инде, дип үгетли башлыйлар. Монысы да законга каршы килә. Балага прививка ясату-ясатмауны әти-әни генә хәл итәргә тиеш.

- Әти-әниләрнең бала йөргән төркемне карап чыгарга хокукы бармы?
 
- Әлеге сорауга төгәл җавап бирердәй норматив документлар юк. Ләкин бу әти-әниләр өчен бакчадагы төркемнәрнең ишекләре ябык дигән сүз түгел әле. Бакчада балагызның хокуклары бозыла, дип уйлыйсыз икән, аларны “аяк терәп” яклый аласыз. Әйтик, балагыз кул сөлгесе юклыктан зарланган яки бәдрәфнең пычрак булуын әйткән икән, тәрбиячедән бу сорауларга ачыклык кертүен сорагыз. Ә инде тәрбияче төркемне күрсәтергә теләмәсә, бакча мөдиренә керегез. Ул да булышмаса, район мәгариф идарәсенә яки Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм тикшерү департаментына мөрәҗәгать итәргә була.
 
- Баланы, формасы юклыкны сәбәп итеп, музыка яки физкультура дәресенә кертмиләр. Бу законлымы?
 
- Юк. Әлбәттә, балалар барысы да бертөрле киенсә, матур. Ләкин әти-әни форманы өйдә онытып калдырган яки бөтенләй алмаган икән, сабый иптәшләре белән бергә җырламаска-биемәскә, йөгермәскә-сикермәскә тиеш ди­гән сүз түгел. Хәтта музыка һәм физкультура дә­ресләре өчен балаларның барысына да бер­төрле кием кирәклеге бакча уставында языл­ган булса да. Әлеге кагыйдә – тәкъдим генә, закон түгел.
 
- Әни кеше баланы, көндез бакчадан алып, башка урынга түгәрәккә йөртә. Тәрбияченең моңа каршы төшәргә хокукы бармы?
 
- Кайчак әти-әниләр иртән баланы бакчада калдырганда: “Кызымны йоклатмагыз, бүген гимнастикага барасыбыз бар, шуннан соң кире китерермен”, – дип кисәтә. Мондый очракларда тәрбияченең сабыйны җибәрмәскә хакы бар. Читтәге түгәрәкләргә йөрмәсен әле, дигән кара уй белән түгел, әлбәттә. Эш шунда: тәрбиячеләр баланың бакчада булган сәгатьләрендә (бу вакыт килешүдә күрсәтелгән) аның иминлеге һәм сәламәтлеге өчен җавап бирә. Икенчедән, көндез башка урынга түгәрәккә барган очракта, сабый балалар бакчасы режимын да бозган булып санала. Ул йә көндез йокламый кала, йә дәрес-уеннарда катнаша алмый. Баланы көндез гел бер вакытта алып, кире бакчага китерергә кирәк булса, әти-әниләр бакча белән ике арадагы килешүгә төзәтмәләр кертергә мөмкин.
 
- Балалар бакчасында видеокүзәтү рөхсәт ителгәнме?
 
- Бакчадагы хәлләрне яшерен рәвештә видеога төшерү яки тәрбияченең балалар белән аралашуын үзенә сиздерми генә диктофонга яздыру тыела. Ә менә төркемдә рәсми рәвештә видеокүзәтү урнаштырырга мөмкин. Моның өчен әти-әниләргә бакча мөдире исеменә күмәк гариза язарга гына кирәк. Бу очракта бүлмәдә видеокүзәтү алып барылуы турында кисәтү язуы да булырга тиеш.
 
Белешмә
Балалар бакчасы эше берничә хокукый-норматив документка нигезләнә. Алар: БМОның бала хокуклары турында конвенциясе, РФ Конституциясе, Россиянең “Мәгариф турында” законы, “РФдә бала хокуклары төп гарантияләре турында” закон һ.б.

Рамилә УВАЕВА
Яңарыш
№ --- | 06.09.2017
Яңарыш печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»