|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
05.09.2017 Шоу-бизнес
Гүзәл Уразова белән Илдар Хәкимовлар ике туган көнне бергә үткәргән (ФОТО)Җәен Гүзәл Уразова белән Илдар Хәкимовлар гаиләсендә туган көннәр бик күп икән. Бәләкәчләр Самир белән Камилланың туган көннәре бер үк айда, берничә көн аерма белән генә булгач, икесенең дә якын дусларын чакырып, балалар өчен зур бәйрәм оештырган алар. 3 яшьлек Самир да, 5 яшьлек Камилла да этләр турындагы “Щенячий патруль” мультфильмын бик яратканга, бәйрәмдә әлеге персонажлар катнашкан. Яраткан мультфильмнарындагы геройлар белән балалар рәхәтләнеп уйнаган, күңел ачкан. Оста кондитерлар Камилла һәм Самир яраткан әкият геройлары белән бизәлгән матур тортлар пешергәннәр. Гел елмаеп кына тора торган, ачык йөзле, аралашучан Камилла торттагы шәмгә өрер алдыннан “Дусларымның бик күп булуын телим“ дигән. Төрле уеннар уйнап, җырлап-биеп, аниматорлар белән кызыклы экспериментлар эшләп, “Брассерия“ ресторанының тәм-томнарыннан авыз итә-итә икеләтә туган көн бик күңелле үткән.
--- |
Иң күп укылган
|