• 26.10 "Ут чәчәге" премьерасы. Кариев театры. 18.30
  • 30.10 ШТК югары лигасы. Уникс. 19:00
  • 01.11-05.11 Гүзәл Уразова һәм Илдар Хәкимов. Уникс. 18:30
  • 02.11 "Мин Үзгәрдем SHOW". Лилия Хәйруллина концерты. Махсус кунаклар: Нурминский, Хаким. Эрмитаж. 19:00
Туган көннәр
  • 24 Октябрь Софья Гобәйдуллина
  • 24 Октябрь Рәис Шәйхелисламов
  • 26 Октябрь Раил Өметбаев
  • 26 Октябрь Резидә Галимова
  • 27 Октябрь Рәдиф Җамалетдинов
  • 27 Октябрь Шамил Садыйков
  • 27 Октябрь Мансур Кашапов
  • 27 Октябрь Фәрит Таишев
  • 27 Октябрь Рөстәм Вәлиев (1961-2014)
  • 28 Октябрь Шәүкәт Биктимеров (1928-2012)
  • Буаз тана сатыла тел 89874079583 Актаныш районы Табанлыкул авылы
  • Актаныш. Жалюзи рулонные шторы 89375814252 Айдар
  • Актаныш. Натяжной потолок урнаштырабыз. Килеп улчәү, консультация бушлай, светильниклар да куябыз. Актаныш, Актаныш районы буенча эшлибез 8-937-581-42-52 Айдар
  • Тэртипле, тыныч татар кызларына озак вакытка общ булмэ арендага бирэм. 12кв.м. ост, метро якын. куршелэр тэртиплелэр. 5,5+кв.плата 89272469637
  • Актанышта 2 бүлмәле фатир сатыла. Ленин проспектында. Яхшы ремонт. 8 (927) 042-10-88
  • Казан шэхэре, Даурская урамында 18 кв м. булмэ сдавать ителэ. Жихазлар бар. Горки парк янында. Бэясе 8500. 89274430192.
  • Угез ите сатыла (алгы бот) 280 сумнан Казанга китереп биру момкинлеге дэ бар 89506660021
  • Ботлата тана ите сатыла. Апас районы. 89083421187
  • Ике билет сатам Лэйсэн Гимаева хэм Булат Байрамов концертына. 600 сум. Казан. (27.10.18) 89083421187
  • Сдается комната 12.4ка.м. с частичной мебелью. холодильником. пластиковые окна. по ул.братья касимовых д22/7. Плата 7 тысяч.р. 89173960491

 

 

 
Архив
 

05.09.2017 Язмыш

"Әниемне шундый хатындыр дип күз алдыма да китерә алмый идем”

Кем генә яратмый сабантуй бәйрәмен! Сабан туе - яшьлек туе, дип юкка әйтелми, олылар бергә тәгәрәшеп үскән яшьлек дуслары белән очраша, яшьлекләрен искә төшерә. Ел саен бу бәйрәмне олысы да, бала-чагасы да түземсезлек белән көтеп ала.

Быел без дә, картлар булсак та, үзебезчә бизәнеп бардык ул бәйрәмгә. Халык та бик күп җыелган, урыны да бик матур. Бер якта яшеллеккә күмелеп урман, икенче ягында көзгедәй күл изрәп ята. Халык үзе теләгәнчә ял итә. Ярышларда катнашучылар да күп.

Күп дусларыбыз очрады. Араларында сизелерлек картайганнары да бар иде. Бәйрәмнең ямьлелегенә, матур оештырылуына сокланып, шашлык ашап алырга булдык. Тукландык дигәндә генә, безнең кебек, тамагын туйдыру өчен, таякка таянган, чак-чак атлаучы бер карт сатучы кыз янына килеп басты. Өстендә иске киемнәр иде. Бу карт безнең якларда чит кеше иде.

Мин үзем әллә кызганудан, әллә яшьтән әти-әнисез, туганнарсыз калганлыктан, андый олы яшьтәгеләргә бик игътибар итәм, мөмкинчелегем булса ярдәмгә килергә тырышам. Бабай да, кесәсендәге тиеннәрен барлап, ярты телем икмәк белән берничә кисәк ит сорады. Әмма акчасы җитмәгәнлеге билгеле булды. Күңеле төшеп кире борылган картка эндәшеп, хәйран гына кыздырылган ит, ипи, чәй белән пирог алып бирдем. Бабайның күзеннән яшь атылып чыкты, миңа рәхмәтләрен укыды.

Олы яшьтәге кешеләрнең тормышлары белән кызыксынганга күрәдер инде бу картның да тормыш юлын беләсем килә иде. Аның кайсы авылда яшәвен сорадым. Ул безнең район үзәгеннән утыз чакрым тирәсе читтәге авылда яшәвен әйтте. Шуңа өстәп: “Улым, күпме яшисем калгандыр инде, шулай да бер генә Сабантуйны калдырганым юк минем. Менә бу бәйрәмгә дә авылдан килүче машина булгач утырып килдем”, - дип куйды.

Тормыш юлы турында сораштырырмын дип,  авылына кадәр машинама утыртып озатып куярга булдым. Хатынымны өйдә калдыргач, аның туган авылына кузгалдык. Сорау да биреп торасы булмады, бабай эчендәгесен бушатып җиңеләеп калырга теләгәндәй сөйли башлады:

- Әти-әни авылда хәлле кешеләр булып, әйбәт яшәделәр. Мин көтеп алынган бер генә бала идем. Әтием әйтмешли, сары майдан да татлырак булганмын. Әнием мине яше олыгайгач кына тапкан. Аның сөйләве буенча, мин тууга, үз эшенә сыер савуга чыккан, ә минем тәрбиям белән әниемнең ерак туган апасы шөгыльләнгән. Шук малай булып үстем. Әмма өйдәге эшләрдә дә булыша идем. Бер генә бала булып, иркәләнеп тормадым. Мәктәптә бик яхшы билгеләргә укыдым. Иптәшләрем, дусларым күп булды. Укуны тәмамлап, башкалар шикелле югары уку йортына кермәдем. Барысын да аптырашта калдырып, трактористлыкка укырга район үзәгенә юл алдым. Әти-әниемнең мине укытырга мөмкинчелекләре бар иде. Ә мин үземчә уйладым. Яшьләре дә олыгая бара, аларны карарга-тәрбияләргә кеше кирәк бит. Укып бетергәч, авылда калырга иде теләгем.

Трактор йөртү таныклыгын алгач, совхозда, яңа булмаса да, ДТ тракторы бирделәр. Озак тормыйча армияга хезмәткә алындым, яраткан кызым белән вәгъдәләр алыштык. Армияда танк гаскәрләрендә хезмәт итәргә туры килде. Техниканы яраткач хезмәт итү авыр булмады. Хезмәтне  танк командиры булып тәмамладым.

Армиядан кайтканда әти-әнием, эштән туктап, пенсиядә иделәр инде. Ә озатып калган сөеклем мин китүгә үк кияүгә чыккан. Шуңа күрә хат язмагандыр инде, әти-әнием дә берни сиздермәгәннәр.

Башкалар кебек беренче кыенлыклардан соң аракыга үрелмәдем. Тагын тракторга утырдым. Ул заманда эш күп  иде, эшләгәнгә карап акчасын да әйбәт түләделәр.

Башка тагын да зуррак кайгы булып, әтием белән әнием мунчада ис тиеп, икесе берьюлы үлеп киттеләр. Ни хәстәрле әтием, бер вакытта да ашыкмый, эшнең тәртибен белеп, җиренә җиткереп эшли торган иде. Ә бу юлы ашыккан, ис бетмәгән мунчага кергән. Бик авыр булды әтием белән әниемне озату. Алардан соң ничек яшәргә дә белмәдем, үзем генә тормыш итәргә әзер түгел идем.

Өч ел берүзем яшәдем. Үз башыннан ялгызлыкны кичермәгән кеше аңламый ялгыз яшәүнең авырлыгын. Көндезләрен ярый әле эш бар. Эштән кайтып, ашарга пешереп, мал-туарны караганчы ярты төн җитә иде. Иртүк эшкә чыгып китәм. Ике сыердан берсен генә калдырдым. Өйдә әти-әни вакытындагы тәртип бетә башлады. Күзле-башлы булырга кирәклеген көн кебек ачык сизә идем. Йөргән кызым булмагач, кемдер миңа кияүгә чыгар да, бергә тормыш корып яшәрбез дигән уй башыма кереп карамады.

Ә шулай да насыйп ярым мине көткән булып чыкты. Шулай бервакыт кибеткә кергәч, очрады ул мөләем йөзле чибәр кибетче кыз. Аның белән бер-ике генә сүз кушкалап алдык. Йомшак күз карашлары белән, ничектер, күңелнең түренә үк кереп калды бит. Эштән ничек булса да иртәрәк кайтып, кирәксә дә, кирәкмәсә дә, әйбер алам дигән булып, шушы кибеткә йөгерә торганга әйләндем.

Әйберләр караган булып, вакытны Миләүшә янында (сатучы кызның исеме шулай иде) озаграк үткәрергә тырыштым. Ничек тә аның белән икәүдән-икәү калганны көттем. Үзем каушыйм, ә үзем сүз куша идем. Ул да минем нишләп йөргәнемне аңлый иде булса кирәк. Ә бит кибеттә күпчелек вакытта авыл карчыклары була. Аларның күбесе шунда гәйбәт сатып вакытын уздыра, авыл яңалыкларын сөйли.

Шулай итеп, алар гәйбәтенә мин дә эләгә башладым. Үзем Миләүшәне озатмасам да, юньләп аның белән сөйләшә алмасам да, авыл гөр килеп, мине “өйләндерә” башлады.

Минем юашлыкны Миләүшә дә сизгәндер инде, “дилбегәне” үз кулына алырга уйлаптыр, шулай бер керүемдә авыл карчыкларын шаккатырып, әйтеп куймасынмы: “Әйдә, Газиз матурым, мине өйгә хәтле озатып куй әле, алган әйберләрем дә күп иде, күтәрешерсең. Бәясен чәй эчерү белән түләрмен”, - дип.

Кибет ишеген тыштан бикләгәч, аңа булышкандай рәвеш чыгарып, бер бәләкәй кәгазь тартмасын күтәрешеп (әллә бу тартма эчендә бер әйбер дә юк иде инде, бик җиңел иде), Миләүшә янәшәсендә берсүзсез атлап киттем. Ә авыл карчыклары, пышылдашып, безнең арттан күзәтеп калдылар. Иртәгесен авыл “яңалыкларында” мин буласы көн кебек ачык иде.

Нинди генә сүзләр әйтергә уйлаган булсам да, әйтәсе сүзләрем онытылган иде. Юл буе сөйләшмичә кайттык. Ул вакытларда “күктә оча” идем. Яши торган Әсмабикә әбиләргә кайтып җиткәч, мине чыннан да чәй эчәргә чакырды ул. Әсмабикә әби мине таныса да, Миләүшә үзенең булачак ире дип ычкындыргач, нәрсә әйтергә дә белмичә аптырап, өнсез калды. Үзем дә, гүя телсез калгандай, сүз дәшә алмадым.
Ул кичне Миләүшә авызын ерып мине озатып калды, ә миңа кош канатлары үстемени, очып дигәндәй, өемә кайтып җиттем. Күзгә тиз генә йокы кермәде, “алтын кош” тоткандай шатландым. Иртә белән сыерымны көтүгә куганда әби-чәбиләр миңа, ничектер, серле итеп кенә елмаеп карадылар.

Көннәр үз агымына узуын дәвам итте. Теге очрашудан соң бүтән кибеткә кермәскә тырыштым, чөнки Миләүшәнең күзләренә карарга да ояла идем. Мин оялсам да, Миләүшә үзе килеп керде өемә. Эштән кайтып чәй эчәргә генә утырган идем, өй ишеге ачылып китте һәм ягымлы тавыш ишетелде: “Газизкәем, син авырмыйсыңдыр бит, җаныем, бер дә күренмисең? Нишләп мине чәй эчәргә дә чакырмыйсың?”- дип.

Ул өстәлгә үзе алып килгән күчтәнәчләрен чыгарып куйды. Өйдә тәртип булмаганга читенсенсәм дә, бу юлы аның белән ачылып сөйләштем. Шулай, сүз артыннан сүз чыгып, ул ясаган чәйләрне тәмле итеп эчеп, бер-беребезне ул кадәр белмәсәк тә, мин аңа бергә яшәргә тәкъдим ясадым. Ул риза булды.

Миләүшәм күрше районның бер бәләкәй генә авылыннан булып чыкты. Шул көннән башлап без бергә яши башладык. Алар авылына кайтып, никах укытып килеп, үзебездә зур булмаган мәҗлес үткәреп алдык.

Миләүшәнең әти-әнисе исәннәр иде. Безнең яшь аермабыз да күп түгел. Менә шулай, мин, картлар әйтмешли, “башлы-күзле” булып куйдым.
Ике елдан көтеп алган улыбыз туды. Исемен Илназ дип куштырасым килсә дә, Миләүшәм Расил дип куштырабыз дия-дия каршы чыкты. Нишлисең? Яраткан хатыныңның сүзен аяк астына салып таптап булмый бит инде. Килешәсе булды. Расил булгач, Расил инде! Исән сау гына булсын дип ризалаштым.

 Акрын гына тормышлар үз агымын дәвам итте. Расилыбызга ике яшь тулганда хатыным үз эшенә - кибеткә чыкты. Улыбызны аның әти-әниләре карап торырга ризалык бирделәр, чөнки ул вакытта авылыбызда яслеләр юк иде әле.

Мин үзем көн-төн эштә, күпчелек басу эшендә. Төнгә өйгә кунарга гына кайтам, ә иртә таңнан эшкә чыгып китә идем. Өйдә торырга, хатын белән чүкердәшеп яшәргә вакытым калмады.

Ә Миләүшәм, җәй саен берәр ай отпуск алып, әниләренә кайтып ял итеп килә иде. Ничектер, вакыт узган саен арадагы хисләрнең сүрелүен, бер-беребездән читләшүебезне сизенә башладым. Кыш көннәре ничек тә өйдә торыла әле ул, ә җәйләрен гел эш тә эш дип, бергә булу вакытлары чамалы.

Шул рәвешле ел артыннан ел уза торды. Хатыным кайбер көннәрне кибеттән “кәефләнеп” кайткалый башлады. Әле ул кайтканда мин өйдә чак туры килеп сизгәнне генә әйтәм. Күпчелек вакытта, мин кайтканда йоклаган була иде инде ул. Әлбәттә, еш кына сүзгә килгәли башладык.

Менә чираттагы җәйдә ул, ялын алып, кабат әниләренә китте. Эштән бик соң кайтылса да, мал-туарны карыйм, сыер кайткан булса, аны савам, кайтмаса, эзләп алып кайтам. Ә иртәгесе көнгә, йокым да туймастан торып, сыерны савып көтүгә чыгарып, бозауның ашарына салып, тавыкларны ашатып, эшкә чыгып йөгерәм. Эш авырлыгыннанмы, аз ял иткәнлектәнме - таушала башладым. Баш өянәге барлыкка килде, бик еш авырдым.

Шулай бервакыт, соң гына өйгә кайтсам, өй эче буш калган, ә өстәлдә язу ята: “Газиз, гафу итә алсаң гафу ит, мин сине яратмыйм. Синең белән яши алмыйм. Әйберләремне алып китәм. Миләүшә.” - диелгән иде анда. Минем өстемә салкын су койдылармени, шап итеп, идән уртасында калган бердәнбер урындыкка утырдым. Нинди хәл бу? Аерылышабыз, китәм, дигән бер сүзе дә булмады бит моңарчы. Тормыш булгач, вак-төяк ызгышулар була инде, әмма араны өзәрлек дәрәҗәдә түгел.

Ә әйберләргә килгәндә, бергә яши башлагач сатып алган өй җиџазларын да төяп алып киткән иде. Нәрсә дип әйтергә дә, нишләргә дә белмәдем. Ә улым нишләр? Ул аерылуны ничек кичерер? Кем янында калыр? Бу минем өчен бик зур тетрәнү иде.

Ул төнне күзгә йокының әсәре дә кермәде. Икенче көнне, җитәкчеләрдән сорап, ял алдым. Хатын яшәгән авылга юл тоттым. Мин барып кергәндә әби белән бабай өйдә иделәр, улым йөгереп килеп мине кочып алды. Ә Миләүшә күренмәде.

Аптырагач, башларын иеп утырган әби белән бабайдан хатынымның кайдалыгын сорадым. Алар, аска караган килеш, сүзсез утыра бирделәр. Шул вакыт биш яше тулып килүче улым гына: “Әнием Расил абыйларда ул”, - дип куймасынмы. Мин берни аңламыйча, улымның эчкерсез, беркатлы саф күзләренә текәлдем. Ләкин ул да башка бер сүз әйтмәде, ә бәлкем бу яшь бала акылы җитеп аңлата алмый торган хәл булгандыр.

Чыннан да шулай булып чыкты. Әби, яшьле күзләрен миңа төбәп, аклангандай: “Кияү, безне гафу итә күр инде, бала хакына гафу ит”, - дип куйды. Мин кемне, нәрсә өчен гафу итәргә икәнлеген кайтарып сораганчы бабай үзенең калын тавышы белән сүзгә кушылып: “Кияү, кызыбыз сиңа үзенең алдагы тормышын оныту өчен дип кенә кияүгә чыкты бит. Сез бергә яши башлагач та, мин аның алдагы тормышын сөйләмәкче булган идем дә, әбиең белән Миләүшә кушмадылар. Бер-берегезгә туры килеп, бәхетле гаилә булып яшәрсез дип тә уйладым. Булмады ахры. Миләүшәбез яшьтән үз сүзен сүз итә торган бала булып үсте. Үзеннән ике яшькә олырак булган, күрше урамда яшәүче Расил исемле егет белән дуслашып киттеләр. Кызым аны өзелеп яратты. Кибетчелеккә укып йөргәндә район егетләре белән дә типтереп алган ахры. Расил бу хәлләрне ишетеп, аралары бозылды һәм ярты елдан соң, үч итеп, кызыбызның иң якын дусты булган Илмираны килен итеп төшерде. Менә шуларны күтәрә алмыйча, кызыбыз чит авылга китеп, кибеттә эшли башлады. Барысы да онытылыр, үз тормышымны читтә корырмын дип уйлады. Сиңа кияүгә чыгып, беренче ялына кайтуга ук очрашты алар. Расил да үзенең кызуланып өйләнүенә гафу үтенде, Миләүшәне мәңге оныта алмаячагын әйтте. Шулай итеп үткән мәхәббәтләре яңарды. Бу хәлләрне ишетеп Расилны Илмирасы да ташлап китте. Ә без бу хәлләрне белгәндә эш тирәнгә киткән иде. Аны һәр елны синең яныңа куалап җибәрдек, ә соңгысында җиңә алмадык. Бигрәк тә шунысы куркыта: кайбер көннәрне артык күтәренке кәефле, авызыннан аракы исе дә килгәли. Улыгызның исемен дә егетен оныта алмаганга Расил дип куштырды ул”, - дип шаккатырды.

Мин бабай сөйләгәннәрне ишеткәч, югалып калдым. Яннарына барсам, алар белән талашып, чәпәләшәсен аңлый идем. Ничек авыр булса да, салкын канлы булырга, үземне кулга алырга тырыштым. Башыма уй килеп, улымны киендердем дә, документларын алып, әби-бабай белән саубуллашмыйча да, алар нигезенә бүтән аяк басмаска дип, чыгып киттем.

Миләүшә исә минем белән очрашырга теләмәде. Чөнки Расил белән бергә яши башлаган булган. Шулай итеп минем тормышым җимерелде. Әби әйтүенчә, бүген генә түгел, шактый вакытлар элек үк гаилә җепләребез өзелеп юкка чыккан булган, мин генә “бозау” - берни сизмәгәнмен.

Машина көтеп, юл кырыенда шактый басып торырга туры килде безгә. Караңгы төшкәндә генә өйгә кайтып җиттек. Җитүен җиттек тә, ә алга таба ничек яшәргә? Башымда шул уй гына бөтерелде.

Чоланнан, әти-әниемнән калган, иске караватны алып кереп, улым белән икебезгә барлы-юклы урын җир белән урын әзерләдем. Тамакларыбыз ач иде. Кетәклектән йомырка алып кереп, тәбә кыздырдым. Үзем өчен кайгырмадым, янымда газиз улым Расилым бар иде бит. Ул ач йокламасын дип борчылдым.

Иртәгесен совхоз түрәләренә барып, ял сорадым. Күпме еллар эшләп тә эш урыныннан еллык ял алганым юк иде. Алдынгы трактористларын югалту авыр булса да, риза булдылар. Булган акчага аз-маз йорт җиһазлары алып, өйне тәртипкә керттем. Улым әнисен, әби-бабасын сагынды. Алай да гел бергә булуыбыз юксынуларны җиңеләйтте. Сөйләшеп, улымны совхозда яңа оешкан балалар бакчасына урнаштырдым. Урамга чыгып, кешеләр белән сөйләшәсем килми иде. Чөнки Миләүшәнең мине ташлап киткәнлеген бөтен авыл белде.
Менә шулай итеп без улым белән икебез яши башладык. Әнисе улымны эзләп, сорап килеп йөрмәде, яшьлек мәхәббәте миннән булган бала белән килүенә каршы килгәндер инде. Без дә башкача алар белән кызыксынмадык. Мин улым Расилга әти дә, әни дә идем.

Балалар бакчасыннан соң мәктәптә укыды улым. Бергә укыдык, бергә тырыштык. Нинди  генә авырлык булса да бергә киңәшләшеп җиңдек. Улым, мәктәпне бик яхшы билгеләргә тәмамлап, табиблыкка укырга керде. Мин акча белән ярдәм иттем. Үзем ач булсам булдым, улымны ач  итмәдем. Дөресен  әйткәндә, Расил үзе дә көндез укуда, төнлә каравылда эшләде. Укуын тәмамлап, башкалабызда аспирантурага керде. Тырышты-тырмашты, укуын бетереп чыкты. Бик куана идем, улым минем горурлыгым иде. Еш кына авылга кайтып, хәлне  белеп, җәйләрен мал-туарларга печән әзерләшеп китә иде. Мине берничә мәртәбә өйләнергә димләп карасалар да риза булмадым, шундый ялганнан соң хатын-кыздан бизгән идем.

Еллар үз җайларына үтә торды. Улым Расил өйләнеп, фатир алып, Казанда яши башлады. Тормыш иптәше бай гаиләдән булып чыкты. Малайлары туды. Онык тууы белән котларга бардым, сөенеп бетә алмадым. Җылы каршыладылар. Инде тормышлар җайланды дигәндә генә, башка тагын да зур, коточкыч кайгы килде: киленнең туган ягына машина белән кайтканда юл һәлакәтенә тарыганнар. Башта өчесен дә үлгән дип уйлаганнар, ләкин аннан соң улымның исән икәнлеге ачыкланган. Хәле бик авыр булып, гомере кыл өстендә иде. Башта миңа хәбәр итмәгәннәр. Ишеткәч, барып, хастаханәдә бер ай буе саклап яшәдем үзен. Ул үлә калса, бу якты дөньяда миңа да яшәүнең  мәгънәсе калмаячагы көн кебек ачык иде.

Кечкенә пенсиямне даруларын, вак-төяк кирәк-ярагын алырга кулландым. Кодаларга миңа караганда авыррак булса да, алар бик зур ярдәм күрсәттеләр. Улыма ничәмә-ничә катлаулы операцияне шулар сөйләшеп, чыгымнарны үз җилкәләрендә күтәрделәр.

Хәзер улым алга таба инде. Ятагында беразга булса да торып утырырга рөхсәт бирделәр. Бераз сөйләшә дә, әмма табиблар күп сөйләштермиләр, өзлегер дип куркалар. Хатыны белән  малае үлгәнен белми әле улым, әйтергә кушмыйлар. Менә шулай дөньялар, тормышлар әйбәтләнеп киткәч кенә нинди аяныч хәл.

Ә хатынга килгәндә, ул үзенең беренче мәхәббәте Расил белән озак яши алмаган. Малайлары туган, ләкин Миләүшәнең уенда бала карау, бала тәрбияләү булмаган шул инде. Әйткәнемчә, ул аракыны үз иткән. Ничә мәртәбәләр дәвалануга алып барып карасалар да, кайткач берәр ай чамасы матур гына йөри дә, кәеф-сафа корулары тагын кабатлана икән. Шуңа күрә Расилы Миләүшәне малае белән өенә куып кайтарган. Улларын карт әби белән бабай тәрбияли икән.

Үземнең малайны аз сөйләштерсәләр дә, хастаханәдә баштарак бик еш әнисен сорап саташты. Аңга килеп, сөйләшә башлагач сорап куясы иттем: “Улым, син еш кына әниеңне сорап саташтың, очратканың булмагандыр бит?” - дип. Бик озак дәшми яткач, улым әйтеп куйды:  “Шушы аварияга өч көн кала эш урыныма хәйран гына кызмача бер хатын керде. Исем, фамилия, әтиемнең исемен сорагач, үзен минем әнием Миләүшә дип таныштырды. Әнине соңгы елларда күргәнем булмагач танымадым. Сезгә нәрсә кирәк, нинди йомышыгыз бар миндә дигәч, акча сорады. Бу хатынны озатып җибәргәч, бик нык нервыландым, стресс кичердем. Бәлкем шушы очрак безне юл һәлакатенә китергәндер дә әле. Күз алдыма гел шул кызганыч хатын килеп басты. Мине әнием үстермәсә дә, аны шундый хатындыр дип күз алдыма да китерә алмый идем”. Бу сүзләрдән соң улыма нәрсә дип тә җавап кайтара алмадым. Аны үземчә тәрбияләдем, әни дә, әти дә булырга тырыштым бит. Әнисе турында беркайчан да сөйләмәдем, кәефен төшермәдем. Менә шундый хәлләрдән соң акча яклары такыраеп китте. Шушы араларда пенсия акчасы бирергә тиешләр, яңадан улым янына барып кайтырмын, иншалла. Бердәнбер таянычым, ышанычым булган улым мине калдырып киткән булса нишләр идем икән мин? Тормышта иң курыкканым ялгызлык. Энем, әгәр дә исән-сау булсак, тормышларым әйбәтләнеп китәргә язсын да, сезнең белән яңадан очрашырбыз әле, - дип сүзен тәмамлады минем өчен бу минутларда бик якын туганым кебек тоелган Газиз карт.

Ул сөйләгәннәр чыннан да бик аяныч һәм кызганыч иде. Тормыш юлында нинди генә авырлыклар, каршылыклар очрамасын, ул дөрес дип санаган үз юлын таба белгән. Тормышында күп көчен тормыш җимеше булган улы Расилга багышлаган. Сөйләгәннәрдән күренгәнчә, аңа да дөрес юл күрсәтә алган. Үзе картаеп, тормыш итү өчен үзенә җитәрлек акчасы булмаса да, џаман малаена булыша, аны кире тормышка кайтарырга тырыша, өметен җуймый.

Газиз карт сөйләгәннәрдән соң, һәрберебез  үз уйларыбызга чумып, бер-беребезгә сүз дәшмичә, ул яши торган авылга кайтып җиттек. Өйрәтүе буенча, авыл кырыендагы тыштан пөхтә, матур итеп тышланган өенә килеп җиттек. Мин картның чәй эчәргә кыставына каршы килмичә, өй эченә уздым. Өй эчендә дә чисталык, тәртип хөкем сөрә иде, әйтерсең, без кайтканчы өйдә хатын-кыз кулы тәртип ясаган. Чәй өстәлендәге саран гына сыйны күргәч, үз-үземне битәрләп тә куйдым: күрә, белә торып берәр күчтәнәч тә ала белмәгәнмен бит. Газиз карт белән аерылышканда, күпмедер вакыттан яңадан очрашырга сүз куештык. Бу булачак очрашу минем өчен дә бик кызыклы иде, чөнки картның алдагы тормышы ничек дәвам итәр, ә бәлкем без икебез дә уйламаган, күз алдына китермәгән якка борылыр.

Бу карт белән очрашу-сөйләшү әле озак вакытлар буе уйланып йөрүемә, тормыш турында фикерләвемә сәбәп булды. Бердәнбер улы өчен үзенең соңгы байлыгын бирергә риза булып,  нинди генә авырлыкта да сынмаган, сыгылмаган, кайберәүләр кебек аракы юлына борылмаган ата кеше миндә зур соклану уятты.

(Исемнәр үзгәртеп бирелде).

Муса АБДУЛЛИН
Себерке
№ --- | 05.09.2017
Себерке печать

 
comments powered by HyperComments

Фикерләр

▲ Өскә

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
ТНВ
Addnt.ru
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Туган як
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Яңарыш
Барс-Медиа
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Идел
Себерке
Өмет
Диләфрүз
Татарстан Язучылар берлеге
comments powered by HyperComments