поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
05.09.2017 Мәгариф

"Бу вакытта күпләребезнең күзләре яшьләнде..."

Мәктәпләрдә яңа уку елы башланды инде. Шулай да балалар җәй белән хушлашырга теләми әле, ял вакытларын искә алып булса да, аны озайтырга тырышалар. Әнә Самараның “Яктылык” татар мәтәбенең бер төркем укучылары “Арго” лагеренда булып кайтканнар.

- Октябрь районының “Поиск” мәктәптән тыш тәрбия үзәге хезмәткәрләре 15 елдан артык инде җәйге ялыбызны күңелле һәм файдалы үткәрергә ярдәм итә. Быел мин дә иптәшләрем һәм мәктәбебезнең тәрбия буенча директор урынбасары Инзилә апа Гыйззәтуллина белән мил¬ләтара “Шире круг” сменасында ял иттем. Анда башкорт, чуваш, немец һәм башка милләт балалары белән бик тату яшәдек, төрле мастер-классларда,  бәйгеләрдә катнаштык, үзебез концертлар оештырдык.

Халыкара дуслыкны ныгытуга юнәлтелгән чаралар аеруча истә калды.  Һәр милләт үзенең милли геройлары турында мультфильмнар күрсәтте. Ә без, яктылыклылар, яңа дусларыбызга Муса Җәлилнең “Кызыл ромашкалар” әсәре буенча үзебез әзерләгән презентация тәкъдим иттек. Аны барысы да кызыксынып карады, соңыннан сораулар бирүчеләр дә булды.

Бер атна шулай сизелми дә үтеп китте, лагерьдан рәхәтләнеп ял итеп, яңа дуслар табып кайттык, - дип сөйләде Алсинә Дәүләтбаева.
Милли оешмаларыбызның берничә яшь активисты Татарстан Республикасының Мамадыш районындагы “Кама” лагере базасында үткән “Тартария” регионара форумында булган. Ике атна дәвамында алар интеллектуаль-ижади чараларда, проект конкурсларында катнашканнар, татар һәм инглиз телләрен өйрәнгәннәр.

- Форумга Кыргызстан, Әс¬терхан, Мәскәү, Санкт-Петербург, Коми, Башкортостан, Марий Эл, Ижау һәм башка күп кенә республика һәм шәһәрләрдән барлыгы 150 бала килгән иде. Без тиз арада уртак тел таптык һәм ике атна дәвамында бер тату гаиләдәй яшәдек.
Көн тәртибе иртәнге зарядкадан башлап, төнгә кадәр кызыклы чараларга бай итеп төзелгән иде. Форумның 14 эксперт мәйданчыгында безне командада эшләргә, кызыклы проектлар төзергә өйрәттеләр.

Кичләрен татар җырларын, милли биюләр өйрәндек, “Quiz” дип аталган интеллектуаль-иҗади уенда, төрле бәйгеләрдә катнаштык.
Иң истә калганы «Сәләтле кичә» дип аталган бәйрәм концерты булгандыр, мөгаен. Нинди номерлар гына юк иде анда! Кураторларыбыз безгә багышлап, гитарада берничә җыр да башкардылар. Бу вакытта күпләребезнең күзләре яшьләнде.

Ә бер көнне Мамадышка экскурсиягә бардык. Анда шәһәрнең тарихи урыннары, Үзәк мәчете белән таныштык, “Туган як тарихын өйрәнү” музеенда да булдык.

Көн саен диярлек кызыклы кешеләр, танылган шәхесләр белән очрашулар да оештырылып торды. Безнең белән күрешергә танылган шагыйрь Роберт Миңнуллин да килгән иде. Бергәләп шигырьләр укыдык, җырладык, кызыклы вакыйгалар турында сөйләштек.

Эстониядән Estyes оешмасы директоры, Европа Ирек¬ле Оешмалары Альянсының экс-президенты Александр Курушев, Colgate компаниясенең Россиядәге партнёры, биз¬нес-тренер Елена Розит хез-мәттә югары нәтиҗәләргә ирешү серләре, үзләренең тәҗ¬рибәләре белән уртак¬лаштылар. Экспертларның киңәшләрен истә тотып, үзе¬безнең проектларны төзү өстендә эшләдек.

Ә смена ахырында экспертларны, иптәшләребезне иҗат җимешебез белән таныштырдык. Иң шәп дип табыл¬ганнарының ияләренә Татар¬станның мәгариф һәм фән министры Энгель Фәт¬тахов грамоталар тапшырды. Алар арасында мин дә бар идем.

Лагерьда туплаган мәгъ¬лүматлар күбебезгә киләчәктә файдалы булыр, дип уйлыйм. Ул көннәр барыбызның да күңелендә якты хатирәләр булып саклануына да шигем юк, - дип уй-хисләре белән уртак¬лашты Фәрзәнә Мәхмүтова.


Алия АРСЛАНОВА әзерләде
Бердәмлек
№ --- | 05.09.2017
Бердәмлек печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»