|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
04.09.2017 Фаҗига
Казанда 8 яшьлек бала коега төшеп һәлак булганКазанның Совет районында 8 яшьлек малай төзелештә коега төшеп китеп һәлак булган, дип хәбәр итә РФ Тикшерү комитетының ТР буенча идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий. "Татар-Информ" хәбәренчә, аның үле гәүдәсен 2 сентябрь кичендә «Виктория Материк» бакчачылык ширкәтендә төзелә торган коттедж янындагы коедан табып алалар.
Башлангыч мәгълүматларга караганда, малай дусты белән коттедж территориясендә уйнаган. Кайсыдыр бер мизгелдә ул люкны каплап торган тактага баскан һәм ике метр чамасы тирәнлектәге коега төшеп киткән. Малай коега егылганнан соң такта люкны янә ябып куйганлыктан, дусты аны бер кайдан да таба алмагач, әлеге хәл турында әти-әниләренә сөйләп биргән. Ике сәгать эзләгәннән соң малайның гәүдәсен өскә чыгарганнар.
Хәзерге вакытта әлеге факт буенча тикшерү эшләре үткәрелә.
--- |
Иң күп укылган
|