|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
04.09.2017 Мәдәният
Камаллылар Уфага иң яхшы спектакльләрен алып бара (ВИДЕО)М.Гафури исемендәге Башкорт Дәүләт академия драма театры фоейсында Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрының Уфа шәһәрендәге гастрольләренә багышланган матбугат конференциясе узды. Конференциядә катнаштылар:
- Фәрит Бикчәнтәев - Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрының баш режиссеры, Россиянең һәм Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе;
- Илфир Якупов - Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры директоры;
-Раушания Юкачева - актриса, Татарстанның халык артисткасы, "Ак калфагым төшердем кулдан" спектакленең баш ролен башкаручы;
-Олег Ханов - М.Гафури исемендәге Башкорт Дәүләт академия драма театрының сәнгать җитәкчесе, Россиянең атказанган, Башкортстанның халык артисты;
- Михаил Рабинович - Башкортстан Республикасы Дәүләт академия рус драма театрының сәнгать җитәкчесе, Россиянең һәм Башкортстанның атказанган сәнгать эшлеклесе.
Исегезгә төшерәбез: Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрының (Казан ш.) традицион гастрольләре 2017 елның 13-19 сентябрендә Уфа шәһәрендә М.Гафури исемендәге Башкорт дәүләт Академия драма театры һәм Башкортстан Республикасының Рус Дәүләт Академия драма театры сәхнәләрендә уза.
Барлык спектакльләр дә рус теленә синхрон тәрҗемә белән тәэмин ителә. Билетларны Камал театры сайтында "Афиша" сәхифәсендә kamalteatr.ru, билет операторлары сайтларында һәм театр кассаларында сатып алып була.
--- |
Иң күп укылган
|