• 12.06-07.07 "Мәскәү йолдызлары". Цирк. 18:00
  • 15.06-31.08 "Kazan" театральләштерелгән фольклор тамашасы. Туган авылым. 18:00
  • 25.06 "Ленинград" рок-төркеме концерты. Татнефть-Арена
  • 12.07 "Диско" йолдызлары. Korston Club Hotel (Корстон). 22:00
  • 02.08-18.08 Салават концерты. 31 сезон. Камал театры. 19:00
Туган көннәр
  • 21 Июнь Ренат Галиаскаров
  • 21 Июнь Ранил Шәрифҗанов
  • 22 Июнь Әминә Сафиуллина (1925-2015)
  • 23 Июнь Әмирҗан Моталлапов
  • 23 Июнь Әнәс Хәсәнов
  • 23 Июнь Римма Никитина
  • 23 Июнь Җәүдәт Миңнәхмәтов
  • 24 Июнь Эльза Әхмәтҗанова
  • 24 Июнь Илназ Сафиуллин
  • 24 Июнь Николай Никифоров
  • Вахитов р-да снимать итеп торырга (суточно) бар унайлыклары булган 2 булмэле фатир сдавать итэм ял көннәренә тел 89393318928
  • Эксковатор очен ковш сатып алам, 1 м3. Казан, 89372895876
  • Зеленодольский шэхэрендэ мебельлэре белэн эр Яна гостинка сатыла:релтор тугел хужа узем;телофоным 89625521877 шалтыратыгыз;бэясен килешэбез.
  • Казан шэхэрендэ яшь гайлэ снимать итеп торырга бар унайлыклары булган 1 булмэле фатир эзли!10000+Ку. 89061113153
  • Казан шэхэрендэ снимать итеп торыр очен яшь гаилэ бар унайлыклары булган 1 булмэле фатир или студия эзли, 15000 кадэр . 89083482424
  • Казан, М.Гафури урамында тулай торакта булмэ арендага бирелэ. Шкаф, диван, телевизор, холодильник, кер юу машинасы бар. Якында гына автовокзал, институт. Бэя уртача. 89172696290
  • Казан шәһәре Болотников урамында (кировский район)1 бүлмәле фатир тәртипле гаиләгә арендага бирелә. 89872387222
  • Казан шэхэре, Яна Савин районында бер бик яхшы татар апасы узенен бэтен унайлыклары булган эч булмэле квартирасынын бер булмэсенэ татар кызы кертэ. Бэтен квартирага ремонт ясалган, Бэясе 6 мен. Телефон 8 9274 02 61 44
  • Арча районы Алан авылында йорт сатыла. 70 кв метр. Жире 48 сот. Газ. Су. Тел. 89534933151
  • Казан үзәгендә Павлюхина урамында бүлмә сатыла. Тел. 89033052264

 

 

 
Архив
 

               

04.09.2017 Ана теле

Ана теле: Термин – иң төгәл сүз

Моннан ун еллап элек Русия Президенты башлангычы белән рәсми сөйләмдә “национальные программы” дигән иҗтимагый-сәяси термин еш кулланылып китте. Сүз халык яшәешенең берничә юнәлешендә (мәгариф, медицина, авыл хуҗалыгы, торак төзелеше, спорт һ.б.) махсус дәүләткүләм (илкүләм) программалар белән эшләү турында бара иде.

Бу яңалык Татарстан халкына да кагылганга, аны атаган төшенчәнең татарча да булырга тиешлеге, моның өчен төгәл мәгънәле, уңай әйтелешле термин тәгаенләнергә кирәклеге табигый иде. Тик, кызганыч ки, алай булып чыкмады. Иң башта тәрҗемәче, журналистлар, фәнни нигездә, төптән уйламыйча, кабаланып эш итте. “Национальный” сүзенең урыс телендә бер генә мәгънәле булмавы да аларны сөрлектерде, ахрысы. Ул ике мәгънәне белдерә:

1) Милләт мәгънәсе белән бәйле,

2) Гомумдәүләт, бөтен ил, федераль төшенчәсе белән бәйле (С.И.Ожегов. Словарь русского языка. М.: “Русский язык”, 1990.– 396 бит).

Бүтән сүзлекләрдә, шул җөмләдән рәсми энциклопедик сүзлектә дә, бу сүзнең “милләт” мәгънәсе беренче итеп теркәлгән. Диккать итик: барлык чыганакларда да бу мәгънәгә караган мисаллар – тезмә терминнар (милли дәүләт, ...мәдәният, ... мәсьәлә, ... хәрәкәт, ... мәнфәгать, ... бәйсезлек, ... мөнәсәбәтләр, ... тел, ... тигезлек, ... фаҗига һ.б.) икенче мәгънәсенә (дәүләт байлыгы, ... кереме, ...флагы, ... гимны) караганда күп мәртәбә ишлерәк. Ә татар телендә, татар теле сүзлекләрендә бу ике төшенчә беркайчан да буталмады, беркайчан да бер-берсен алыштырмады. Һәр ике төшенчә-мәгънә аерым-аерым, мөстәкыйль берәмлекләр белән белдерелде:

1) милләт, милли,

2) дәүләти, илкүләм.

Моңарчы шулай иде. Ә соңгы елларда, әйткәнебезчә, “национальные программы” термины иҗтимагый-сәяси, рәсми сөйләмдә “милли программалар” дигән хаталы термин белән белдерелеп китте.

Хатага күнексәңме!... Бөтен ил катнашында оештырыла торган йөгерү ярышларын да хәзер кайбер газет, радиолар “Милли йөгереш”, ди.

Бәла бит матбугатта, бүтән гаммәви чараларда еш кабатланган хата төшенчәнең әкренләп журналистлар, сәясмәннәр, әлеге программалар белән эш итүче белгеч, җитәкчеләрнең аңына-сөйләменә,– димәк ки, шулар тәэсирендә халык аңына-сөйләменә дә,– күчә баруында. Иң югары дәрәҗәдәге дәүләт җитәкчеләренең ара-тирә генә очраган татарча чыгышларында да моңа сизгерлек күрсәтелмәде. Ә бу инде бүтән хаталарга да юл ачыла дигәнне аңлата иде.

Әйтик, нәкъ шул чорда барлыкка килгән общественная палата термины татарча ялгыш мәгънәле иҗтимагый палата дип (дөресе: җәмәгать палатасы) кереп китте. Мондый җавапсызлык, ана теленә талымсызлык мисаллары бер генә булса кана...Ниятләнеп кенә куелган “эш визиты”н яисә “эш киңәшмәсе”н ничек “эшлекле” дип әйтеп була. Яисә үзебездә җыела башлаган җиңел автомобильләрне “кече литражлы” дип атадылар. “Олы литражлы” дигән төшенчә булмаганда (ә мондый төшенчә кешеләргә карата, һәрхәлдә җанлы нәрсәләргә карата, шулар яшәгән урын (авылларга) карата гына әйтелә) “кече литражлы” дип әйтү татарча булмый. “Кече” белән “кечкенә”не бутарга ярамый, лабаса. Сыеклыкка карата “кечкенә” дип әйтелми, “аз” диелә.

Димәк, дөресе: “аз литражлы” була. Терминга бәйле янә бер кимчелек – ул мәгълүмат чараларында рәсми терминнарны урынсыз, ихтыяҗсыз үзгәртү. “Нефть чыгару”(...сәнәгате; ... идарәсе)ны “нефть табу” дип хаталы кулланучылар ешайды. Бу термин нефтьне эзләү, ягъни разведка чорына карый – әле билгеле булмаган ятмаларны эзләп табу. Табылган ятмалардан нефть чыгарыла.

Җәмәгать һәм иҗтимагый терминнарын бутау очракларын әйткән идек; алар ешайды.Дөресе: җәмәгать тәртибе, җәмәгать транспорты, җәмәгать судьялары, җәмәгать эшләре.Тик кайбер мәгълүмат чаралары иҗтимагый дип ялгыш яза (әйтә). Иҗтимагый сүзе нинди? соравына җавап бирә торган терминда кулланыла: иҗтимагый фәннәр, иҗтимагый фикер һ.б. Ә нәрсә? соравына җавап биргән предметлык төшенчәсе җәмәгать сүзе белән белдерелә: җәмәгать эшлеклесе, җәмәгать палатасы, җәмәгать эше (ләре).

Бу хәлгә борчылып, заманында матбугатта чаң сугарга мәҗбүр булган идек (“Мәдәни җомга”, 2006 – 2008). Тәэсире булмый калмады – мәсәлән, Татарстан радиосы федераль программа яисә гомумфедераль программа дип дөрес әйтә башлады; җәмәгать палатасы дигән дөрес исемне дә ул ишеттерде. “Ватаным Татарстан” газетында, “Азатлык” радиосында да әлеге терминнар гомумдәүләт, гомумилләт мәгънәсендә дөрес кулланылгалады.

Тик күпчелек басма. радио, телевидение журналистлары әллә андый язмаларны бөтенләй укымый, әллә рәсми документка гына табынырга күнеккәннәр, хата үрчи генә бара. Иң аянычы тагын шунда ки, термин-төшенчәләрнең ялгыш кулланылуына күпчелек укучы, тыңлаучы, тамашачы гамьсез.

Чү, тукта! Термин кулланудагы кимчелекнең сәбәбе бәлки гадиерәктер, әйтик, күпчелегебез термин нәрсә дә, гади сүз нәрсә шуны аермый бит. Мәктәп, югары уку йорты программаларында бу хакта ни табарсыз? Мәхкәмә хезмәтендә эшләүче сеңлем сорый: протоколга бер мәгънә белдергән алырга килгән, алмага килгән, каршы алган тезмәләренең берсен генә язарга кирәк, кайсы төгәлрәк? Термин нәрсә дә, сүз нәрсә дигән сорауны аңа да биргән идем, югалыбрак калды.

”Сиңа рәсми документта шушы белгечлеккә, һөнәргә, фән тармагына караган, иң төгәл мәгънәне белдергән, гадәттә синонимы булмаган лексик берәмлек, ягьни хокукый белгечлек термины кирәк”, дигән идем карашында аптыраулы сорау артты гына. Иң төгәл мәгънәле берәмлекләр – саннар, кеше, ай, көн исемнәре, авыл, шәһәр, ил, континент, галәм җисеме атамаларыннан соң иң төгәл мәгънәле берәмлекләр – терминнарның асылын бераз аңлатырга туры килде.

Интернетчыларыбыз арасында да андый яшьләр аз түгелдер. Башлангыч мәгълүмат алырга теләүчеләргә Татарстан хөкүмәте раслап бастырган “Татар терминын ясау, камилләштерү һәм куллану кагыйдәләре”н тәкьдим итәм. Кайбер китапханәләрдә бардыр әле. Шул документны әзерләүдә заманында үзем дә катнашканга, ул вакытта Республика терминология комиссиясе рәисе булып хезмәт итеп алганга, терминологиягә караган фәнни хезмәтләрем булганга бу темага сорауларга җавап бирә алырмын дип уйлыйм; сөйләшүне дәвам иттерик.

Бүген матбугатта, радио, телевидениедә термин-төшенчәләрнең төрле мәгънәле вариантларда йөрүе, элекке терминнарның нигезсез үзгәртелүе җәмәгатъчелекне борчый. Сәбәбе: терминнарга җавапсыз карау, әле китерелгән документны белмәү яисә белеп тә үтәмәү; җавапсызларга, гаеплеләргә чара күрмәү. Әйтик, метеорология белгечлегенә караган һава торышы турында рәсми текстны радиолар ничек кенә үзенчә “чуарлап” бетерми (салкын – суык, җылы – җылылык, юнәлеш – кыйбла, фаразлау, явым-төшемнәр һ.б.). Яисә медицина терминологиясендәге чуарлыкка (больница, поликлиника, хастаханә, дәваханә, шифаханә, аптек, даруханә) әле һаман чик куелмаган. Югыйсә әле телгә алынган кагыйдәләрдә үтәлүе бүген дә бик зарури бер матдә бар; “Аңлашу, аралашуга зарар китерми торган, инде телдә береккән терминнарны еш кабат карау, алмаштыру киңәш ителми. Ким дигәндә ике буын (50–60 ел) кешеләр тарафыннан уйлау һәм аралашуда кулланылган, шушы чор терминология һәм аңлатмалы сүзлекләрдә теркәлгән терминнарны, сүзләрне (төшенчәнең мәгънәсе үзгәрешсез торганда, терминологияне кулланучыларның күпчелеге таләп итмәгәндә) кабат карау һәм алмаштыру тәкъдим ителми”.

Мондый киңәшләргә колак салгалап яшәргә иде.

Илдар НИЗАМОВ,

филология фәннәре докторы

---
Матбугат.ру
№ --- | 04.09.2017
Матбугат.ру печать

comments powered by HyperComments

Фикерләр

▲ Өскә

www.work-zilla.com

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Urazova.ru
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Барс-Медиа
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан Язучылар берлеге
Татарстан китап нәшрияты
RAFINA/D
Милли Музей
Шаян
Ханский дом