поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
04.09.2017 Сәясәт

Россиядә татар булырга ансатмы?

Казанда үткән Бөтендөнья татар конгрессының алтынчы съездында татар милләтен борчыган төп мәсьәләләр тикшерелде. Ә сез үзегез яшәгән төбәктә яисә илдә Казанның һәм Татарстанның ярдәмен сизәсезме? Россиянең һәм дөнья татар диаспораларына экономик һәм мәдәният яктан үсеш мөмкинлеге бармы?

Сез татар милләтенең киләчәге ничек булачак дип саныйсыз? Татарстанның “Бизнес Online” интернет газетасы сорауларына танылган шәхесләр Илсур Метшин, Талия Миңнуллина, Наил Мәгъдиев, Надир Дәүләт, Флүн Гомәров һәм башкалар җавап биргән. Шулар арасында Самарадан да “Татарстан в Самаре” сәүдә йорты директоры, “Дуслык” региональ иҗади-иҗтимагый оешмасы президенты Фәхретдин Канюкаев та булып, аның җаваплары шактый саллы һәм кызыклы (тик әлбәттә, барсы да тигез үк түгел иделәр) яңгырыйлар.
 
Без бүген “Бердәмлек” укучыларына Фәхретдин Бәдретдин улы КАНЮКАЕВның шул уй-фикерләрен тәкъдим итәргә булдык.
 
- Татарларга яшәү һәрвакыт җиңел бирелми. Хәзер без менә телебезне югалтабыз. Ә бу безнең өчен чын фаҗига, афәт булып тора.
 
Безне, татарларны, нигәдер ялгышыпмы, әллә белепме, диаспора дип атарга яраталар. Ә чынында үз ватаннарында татарлар гомер-гомердән төп халык булып яшәгән һәм яши. Безнең Самарада, катнаш никахлардан башка да, 120 меңләп татар санала. Ә инде барысын да алсаң, барлыгы 300 меңгә якын җыеладыр.
 
Зур шәһәрләрдә балаларга туган телебезне өйрәтергә бик кыен. Татарстанда моның өчен бөтен шартлар тудырылган булса да, күп ата-аналар балаларын татарча укытырга теләмиләр. Бөтен республика буенча да татарча сөйләүчеләр күп түгел.
 
Бервакыт без Казаннан ерак түгел урнашкан кафега кердек. Мин татарча сөйләргә тотындым. Ә официантка мине шунда ук: “Мин сезнең телне аңламыйм”, дип кырт кисте. Мин дә бирешергә теләмәдем: “Ә менә мин татар телен генә беләм”, - дим. Кассага акча түләр вакытым җиткәнче, бер генә дә русча сүз әйтмәдем.
 
Шуннан соң бу кафеда мине дошман итеп күрә башладылар. Ә теге официантка ачыктан-ачык: "Миңа татар теле кирәк түгел, менә 50 яшемә җиттем инде һәм алга таба да татарча сөйләшергә теләгем юк", - дип белдерде.
 
Самарага таба барганда, зур күперне узгач, тагын бер кафе бар. Мин анда машина йөртүчеләр, дуслар белән һәрвакыт тукталам. Биредә сатучыларның барсы да рус милләтеннән, шулай да барсы да татарча да сөйләшә. “Тавык”, “Токмач” кебек көндәлектә кулланыла торган гади сүзләрне өйрәнү кыен түгел ич.
 
Татарстандагы кибетләрдә дә нәкъ шундый ук хәл. Бер Казанга килгәндә, хатыным күлмәгемә каптыргычлар (запонки) куярга оныткан. Нишләргә? Әллә икенче бер күлмәк сатып алыргамы, әллә монысына каптыргычлар табаргамы дип аптырадым. Бүлмәмнән түбәндәге кибеткә төштем. Карыйм сатучы кызның күкрәгенә “Эльвира” дигән язу эленгән. Тегеңә: “Миңа запонкиләр табып бирегез әле!” - дим. Ә ул, әлеге дә баягы, татарча аңламыйм ди. Мин бераз моны буташтырырга булдым: “Мин мәйтәм Финләндия татары, русча сөйләшә белмим”, - кызның татарча белмәвенә берникадәр кызганыч белдереп. Ә ул исә: “Минем әбием татар бит. Шуңа күрә сезнең белән ничек тә аңлашырбыз, дип уйлыйм”, - дип әйтеп куймасынмы. Шулай итеп, бераздан без аның белән чиста татар телендә сөйләшеп киттек. Һәм мин үземә шәп каптыргычлар сатып ала алдым. Хәзер бу кибеткә керергә туры килсә, ул мине һәрвакыт елмаеп, “Исәнмесез” дип каршы ала.
 
Безнең Самарада татар мәктәбе әлегә берәү генә. Ул да үзәктән читтә, элеккеге эшчеләр бистәсе - Безымянкада урнашкан. Шәһәр үзәгеннән анда бару, әлбәттә, кыен. Шундый Самара кебек зур шәһәргә бер генә татар мәктәбе булуы начар, билгеле. Укырга теләүчеләргә урыннар җитешми. Ә туган телне өйрәнергә хаҗәт елдан-ел арта. Биредә укыту сыйфатының яхшы икәнлеген белеп, ата-аналар балаларын мәктәпкә 30-40 чакрым арадан да китерәләр. Балалары бары шушы татар мәктәбендә укысыннар гына. Ә биредә укып чыгучыларның 99, хәтта 100 проценты да илнең иң яхшы уку йортларына укырга керә.
 
Әгәр татарлар күпләп яшәгән бистәләрнең берсендә генә тагын бер шундый уку йорты ача алсак, бу шәп булыр иде. Минем, мәсәлән, үземнең мәктәп яшендәге биш балам бар. Әлбәттә, мин аларның киләчәге өчен нык борчылам. Хәзерге вакытта балаларымны бердәнбер татар мәктәбенә укырга йөртә алмыйм. Алар укыган мәктәптә дә укытучылар югары квалификацияле булсалар да, балаларым әлегә татарча төпле белем алудан мәхрүм.
 
Өлкә губернаторы Николай Иванович Меркушкин Самарада икенче татар мәктәбен ачарга ризалыгын бирде, бирүен. Без аны татарлар күпләп яшәгән Промышленность районында ачарга ниятлибез. Тик моңа каршылар да байтак. Бу сезгә нәрсәгә кирәк, барыгыз да русча сөйләшә беләсез ич, диләр. Ә без үзебезнең мәдәниятебезне, телебезне, гореф-гадәтләребезне, йолаларыбызны ничек тә саклап калырга тырышабыз. Без барыбыз да авылда туып-үскән кешеләр бит. Шуңа күрә шәһәр шартларында да үз телебездә сөйләшергә, аралашырга телибез, кайчакта милли музыкабызны тыңларга да, үз телебездә җырлап алырга да теләгебез юк түгел.
 
Тик әлегә бүгенге көндә Россиядә сан буенча икенче урында торучы татар халкының туган теленә тиешле игътибар җитешеп бетми. Моңа кайбер түрәләр ничектер җавапсыз карыйлар әле.
 
Россиядә яшәүче татарларга бер “ТНВ” каналы гына аз, минемчә, үзәк телевидение аша да бөтен Россиягә татарча тапшырулар алып барырга кирәк. Анда татар теленә өйрәтүче тапшырулар да булырга тиеш. Кеше, мәсәлән, Ерак Көнчыгышта, яки башка шундый урыннарда яши икән, ул үзенең биредә туып үсүе өчен гаепле түгел ич. Һәркемнең, кайда гына яшәсә дә, үз телен өйрәнергә, үз телендә сөйләшергә, аралашырга хокукы булсын иде. Кызганыч, бу хокукны кайберәүләр әлегә безгә бирергә теләмиләр.
 
РЕДАКЦИЯДӘН: Биредә Фәхретдин Бәдретдин улы барсын да төпле һәм аңлаешлы итеп аңлаткан кебек. Интернет-сәхифәне укучыларның кайберләре аны тәнкыйтьләргә дә тотынган (дөрес, күбрәк аноним рәвештә, исемсез язучылар). Мәсәлән, Фәхретдин әфәнденең Безымянкада урнашкан “Яктылык” мәктәбенә барырга кыен дип әйтүен ошатмаганнар. Биредә метро булуын, ә күпме автобус һәм троллейбус маршрутлары үтүен онытты микән?! Гомумән, ул татар мәктәбенә шәхси машинасыннан башка бару юлын белми кебек, диючеләр дә бар.

Фикерләрен әйтүчеләр арасында Фәхретдин Канюкаевның сүзләрен хуплаучылар да байтак. Аның әйтүенчә, Татарстанда яшәүчеләргә читтәгеләрдән яшәргә дә, телне өйрәнергә дә җиңелрәк, әлбәттә.

Татарстанда татарча сөйләшергә теләмәүчеләр турында авторның фикерләре белән килешүчеләр дә, килешмәүчеләр дә табылган. “Запонки” сүзенең ничек татарча тәрҗемә ителүен таләп итүчеләр дә юк түгел. Кайберәүләр бай кешенең сатучы кызларга кирәксезгә бәйләнүләрен дә ошатып бетермәгәннәр.

Ә запонки гап-гади сүз белән каптыргычлар, җиң каптыргычлары дип тәрҗемә ителә икән. Бәлки, бу сүз үзебезнең төрки телебездән алынгандыр да әле. Һәр сүзнең, әгәр ул көндәлек кулланышта булмаса, югалачагы турында әйтүчеләр дә бар.

Татарларда хәзер күбрәк манкортлашу процессының баруы хакында борчылучылар да юк түгел. Андыйлар үзләренең телләрен дә, ата-бабаларының кем булуларын да, кайдан, кайчан килеп чыгуларын да белмиләр һәм белергә дә теләмиләр.

Фәхретдин әфәнде фин татары булып сөйләшкән Эльвира исемле кызның кинәт кенә әбисенең татар булганын исенә төшереп, үзенең дә татарча сөйләшүгә күчүен күпләр аңлап бетермәүләре турында әйткәннәр.

Менә шундый фикерләр яңгыраган һәм аларның кайберәүләре капма-каршы да китерелгәннәр. Нигәдер, әңгәмәчеләрнең күп булуына карамастан, Фәхретдин Канюкаевның сүзләренә карата фикер белдерүчеләр күбрәк. Димәк, аның туган телне саклап калу, Россиядә яшәүче татарларга күпкә кыенрак булуы турында әйткән сүзләрен хуплаучылар аз түгел.

Россия Федерациясе төбәкләрендә милли мәктәпләрне оештырудан, аларда туган телләрне ныклап өйрәтүдән башка, теләсә нинди яхшы чара да тормышка ашмаячак. Туган телне өйрәтүне бары тик гаиләгә генә калдыру (бу турыда съезда да әйтүчеләр булды) бер нәрсә дә бирмәячәк.

Фәхретдин әфәнденең сөйләшүгә дөрес юнәлеш бирә алуына шатланырга гына кирәк.

 


---
Бердәмлек
№ --- | 04.09.2017
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»