поиск новостей
  • 18.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 18.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Не называйте нас слабыми» Кариев театры, 13:00
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 18 Апрель
  • Харис Төхвәтуллов - актер
  • Ләйлә Дәүләтова - шагыйрә
  • Фирдүс Гыймалтдинов - журналист
  • Фирая Бәдретдинова - журналист
  • Илшат Рәхимбай - кинорежиссер
  • Ришат Әхмәдуллин - актер
  • Альберт Гадел - язучы
  • Ибраһим Нуруллин (1923-1995) - язучы
  • Фәгыйлә Шакирова - блогер
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
01.09.2017 Мәдәният

Самарада яңа парк кунаклар көтә

Өлкә губернаторы Николай Меркушкин Самараның Волгарь бистәсендә булып, Халыклар дуслыгы паркы төзелеше белән танышты. Бу парк 2014 елның көзендә Самара өлкәсенең мәдәни күптөрлелеген саклау, төбәктә халыкара дуслыкны ныгыту һәм милләтара теләктәшлекне саклау максатыннан төзелә башлаган иде. Бүген байтак эшләр башкарылган инде.

Гаилә паркында 340 төп агач һәм куак утыртылган, сукмаклар салына, яшелләндерү эшләре алып барыла. 15 гектар җиргә сузылган территориядә регионда яшәүче 23 төп этносның көнкүрешләрен һәм мәдәниятен чагылдырган милли йортлар да төзелеп килә.
 
- Бүген аларның күбесе 70-80 процентка әзер инде, - дип ышандырды Николай Меркушкинны “Самара өлкәсе халыклары берлеге” төбәк иҗтимагый оешмасы рәисе, “Амонд” компаниясе берләшмәләре җитәкчесе Ростислав Хугаев. - Биредә милли йортлары булмаган милләтләрне дә онытмадык. Россия хөкүмәтенең үсешенә өлешләрен керткән һәр милләт турында кыскача мәгълүмат туплап, аларны “Алтын китап” дип аталган басмада бастырачакбыз.
 
Ростислав Хугаев губернаторга милли йортларны карап чыгарга тәкъдим итте.
 
Корылмаларны төзүдә халыкларның гореф-гадәтләре, хәтта вак кына әйберләр дә күздә тотылган. Мәсәлән, Мордовия Республикасында үскән наратның үзагачы ачыграк төстә була. Халыклар дуслыгы паркында да мордва өе нәкъ шундый агачтан салынды.
 
Осетиннар йортын Осетиядән китерелгән таштан, шушы милләт осталары төзеде. Ул якларга хас корылма - каравылчы манарасы әллә кайдан күренеп, йортның бизәге булып тора. Чуваш өендә дә милли колорит, гореф-гадәтләр сакланып, тышкы һәм эчке бизәкләр кулдан ясалган. Ул берничә көннән әзер булачак һәм эшчеләр каралты-кураларны төзүгә керешәчәкләр.
 
Грузин милләтенең “Рачули сахли” дип аталган проекты иң шәп дип танылган иде.
 
- Традицион грузин йортларында балкон һәм подвал (ул маран дип атала) булырга тиеш. Элек, әле суыткычлар барлыкка килгәнче, ул ризыкларны саклау өчен кирәк булган. Сыраны да маранда ясап, шунда саклаганнар. Балкон агачка уеп ясалган чәчәкләр белән бизәлгән, - дип сөйли проектны төзүче архитектор Мәриям Лобжанидзе. - Өйнең беренче каты таштан, икенчесе такталардан төзелгән, дүртяклы түбә - чирәп белән каплана.
 
Грузиядә хәллерәк кешеләрнең йорты зур булган, ипи, лаваш пешерү өчен тандыры, төрлек асрау урыны - босели да булган.
 
Татар йортының проектын Рамил Хәлиуллов җитәкчелегендәге “Вира” компаниясе әзерләгән иде, ә хәзер “Амонд” төзүчеләре аны тормышка ашыра.
 
- Йортны агачтан салырга тәкъдим иттек, - дип сөйләде Рамил Минәхмәт улы. - Авыл өенең яме булган мичне дә проектка кертергә онытмадык. Тышкы яктан бинаны татар авылларына хас булган зәңгәр йә яшел төскә буярга, тәрәзә йөзләрен, өйалды баскычын агачтан уеп ясалган милли бизәкләр белән бизәргә тәкъдим иттек. Йортта кое да булачак.
 
Әлегә парк зур төзелеш мәйданын хәтерләтсә дә, проектны башлап җибәрүчеләр комплекс беренче кунакларны сентябрьдә - Самара крае халыклары һәм милли мәдәниятләре көнендә кабул итәчәк, дип ышандыралар. Анда бүгенге көндә әзер булган милли йортлар белән дә танышырга мөмкин булачак.
 
- Паркның рәсми рәвештә ачылуы 2018 елның маена билгеләнгән. Ул футбол буенча дөнья чемпионатының турист маршрутына да кертелде инде. 2018 елда Милләтләр йортын һәм никахлашу сараен төзә башлаячакбыз, - дип сөйләде Ростислав Хугаев регион башлыгына. Николай Меркушкин төзелеш белән канәгать калды, этноавыл уртасында урын табып, җил тегермәнен дә урнаштырырга тәкъдим итте.
 
Югарыдагы фотода Ростислав ХУГАЕВ Николай МЕРКУШКИНга төзелеш барышы турында сөйли.
 
 
Татар милли йорты проекты.

Светлана ВОРОБЬЕВА
Бердәмлек
№ --- | 02.09.2017
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»