поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
31.08.2017 Сәясәт

Россия мәгариф министры Ольга Васильева: “Татарстанда яшәп, телне белмәү бик үк дөрес түгел”

Россиянең мәгариф министры Ольга Васильева гомумроссия ата-аналар җыелышы вакытында мәктәпләрдә милли телләрне өйрәнү мәсьәләсе буенча үз фикерен белдерде. Аның сүзләренчә, Татарстанда яшәгән кеше көнкүреш итү дәрәҗәсендә генә булса да телне белергә тиеш.

“Россия Конституциясе нигезендә, республикалар үз дәүләт телләрен үзләре билгеләргә хокуклы һәм субъектларда дәүләт телләрен өйрәнү ата-аналарның теге яки бу телдә тәрбияләүче һәм укытучы мәгариф учреждениесен сайлау хокукын бозмый, - диде Ольга Васильева. – Мондый сорау килеп тугач, шул исәптән Татарстанда, РФ Коституция суды республикада мәҗбүри татар телен өйрәнү соравын тикшерде һәм аны өйрәнү кешенең теләгән телдә тәрбия алу һәм укыту мөмкинлеген сайлау буенча Конституциядә теркәлгән хокукын бозмый дигән нәтиҗәгә килде”.
 
“Без күпмилләтле илдә яшибез, төрле культуралар бәйләнешендә, шуңа күрә мин бер-береңә игелеклелек, янәшәңдә яшәүчеләрнең мәдәниятен белү, көнкүреш дәрәҗәдә булса да телен белү кирәк дип саныйм. Миңа Башкортстан йә Татарстанда туып, шунда яшәп, көнкүреш дәрәҗәсендә булса да телне белмәсәң, бу бөтенләй үк дөрес түгел кебек тоела.Ә татар теле бик бай. Шуңа күрә һәр очракны аерым карарга кирәк. Без шулай эшлибез дә”, - дип тә өстәде ул.
 
Васильева Башкортстан,Татарстан, Чувашия һәм Комидан милли телләрне өйрәнү ирекле булсын әле дигән мөрәҗәгатькә шул рәвешле җавап бирде, дип яза “Бизнес-онлайн” электрон газетасы.

---
Шәһри Казан
№ --- | 31.08.2017
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»