• 03.08-23.08 Гигант шоу. Цирк. 13:00
  • 30.08 "Күтәренке күңел белән". Музыкаль-юмористик шоу. УНИКС. 18:00
  • 15.10 Әнвәр Нургалиев. УНИКС. 18:30
  • 25.10-28.10 Ришат Төхвәтуллин. УНИКС. 18:30
Туган көннәр
  • 21 Август Фәнис Кәлимуллин
  • 21 Август Ләлә Миңнуллина
  • 21 Август Харрас Әюпов (1946-2008)
  • 22 Август Энҗе Басыйрова
  • 22 Август Яхъя Халитов
  • 22 Август Тәлгать Абдуллин
  • 22 Август Айгөл Бариева
  • 22 Август Алмаз Фәтхуллин
  • 22 Август Марат Бәшәров
  • 23 Август Дания Нуруллина
  • Этнэдэн Фэнияне эзлим.1954 елгы.Богелмэдэ Укыган иде. Ике кызы бар икэнен белэ идем. Тубэн Коеккэ Файзрахманов Салихка кияугэ чыккан иде. Кызлары Лилия, Лидия исемлелэр. Телефон номерым 89393321749
  • Бер булмале фатир снимать итабез Ике егет тулырак мэглумат тел буенча тел 89393923808
  • Павлюхина урамындагы тулай торак бүлмәсен тәртипле кызларга озак вакытка арендага бирәм. 89033052264
  • 2109 машинасынын сул як ишеклэре сатыла. Черемэгэн, тузмаган. Бэясе договорная. Тел.:89270410678.
  • Отопительный радиатор сатыла. 1 шт.-1000 сумнан. 6 штук. Тел.:89270410678
  • Сенчик сатыла (килосы 230 сум), суган сатыла (килосы 25 сум).Сенчикнын корэне дэ бар.Атаныш районыннан. Тел.:89270409370
  • Авыл кукэе сатам. 10 шт. - 60 сум. Узем алып килеп бирэм. (Казан шэхэре буенча). Тел.: 89375255146
  • Казанда, Үзәккә якын урында, ике татар тәртипле, начар гадәтләрсез, студент егетләргә вакытлыча яшәп торырга 1 бүлмәле фатир кирәк.15-16 мең тирәсе. Телефон: 89963369167
  • Казан үзәгендәге ремонтланган чиста бүлмәгә кертергә кыз кеше эзлибез. Бик уңайлы урында, тукталыш якын. КГСАУ, КГТУ һәм башка вузлар тирәсендә. Адресы - Әмирхана Еники, 3. Тел.:89375779892
  • Казан шәһәре Бр. Касимовых 22/7 адресы буенча урнашкан бүлмәгә начар гадәтләре булмаган ике кыз кертәм. Яшәү өчен барлык шартлар да бар. Тел: 8987 209 86 93

 

 

 
Архив
 

               

30.08.2017 Язмыш

Кичер улым!.. Артур элмәккә менәр алдыннан, әнисе турында сораштыра башлады

Иренең:
- Фәридә-ә-ә! - дигән үзәк өзгеч тавышына уянып китте хатын.

Яткан урыныннан кисәк сикереп торган иде, башы әйләнеп, күз аллары караңгыланды. “Тәүлекнең кайсы вакыты соң бу?” дип буталып алды. Кай арада гына ятып торган иде, йоклап та киткән.

Рәисе эштән төн уртасында гына кайта ләбаса, чөгендер кырында эшлиләр.
- Ни булды?
- Арту-у-р, - дип сузып кына әйтте дә, сыгылып төште ир.
Тавышында калтырану, курку, югалып калу, сагыш чаткыллары бар иде.
Фәридәнең йөрәге кысып куйды.
- Нишләгән тагын? Нәрсә бар? - дип каударлана төште хатын.
- Асылынган!
Хатынның күз аллары караңгыланып китте.
- Нәрсә-ә-ә?!
 
Фәридә күңеленнән генә йоклап киткәнче булган хәлләрне барларга теләде. Уйлары чуалды, анык кына бер фикерне туплый алмыйча интекте. Хәзерге минутта нәрсә эшләргә тиеш соң ул? Еларгамы? Хәер, күзеннән яшьләр болай да ага ләбаса. Рәисне юатыргамы? Тик ничек? Сыгылып төшкән дә, йөзе ап-ак булган, бер ноктага төбәлеп утыра, елый да алмый ире.
 
- Әйдә, урындыкка утыр әле, су биримме? - диде Фәридә.
 
Юк, бөтенләй урынсыз сүзләр бит бу! Ахмак! Хәзер Рәиснең су эчәсе килә ди мени?! Бердәнбер газиз баласы үлгән бит. Әле ничек үлгән...
 
* * *
Фәридә белән Рәис кавышканга биш ел тулган инде. Љйләнгәндә Рәиснең беренче хатыныннан ун яшьлек улы Артур бар иде. Малайның әнисе тәмам эчкечелеккә бирешкән. Аерылышканнан соң Рәис башта баланы хатынында калдырган. Әмма улы белән очрашуга барган саен хатыннан аракы исе килүен абайлаган. Тора-бара, бик тиз вакыт эчендә, юлдан язган ул хатын. Рәис аннан әни хокукларын алдырып, улын үз янын алып кайткан.
 
Моңарчы бер дә кияүгә чыкмаган Фәридә белән, иң беренче чиратта, улын ялгыз үстермәс өчен кавышкан ир. Әмма тора-бара хатынын бик яраткан.
 
Фәридә исә, карт кыз булып тагын күпме яшәргә була дип кенә кияүгә чыкмаган, яшьтән үк Рәисне яраткан булган. Заманында аның шәһәр кызына өйләнүен дә авыр кичергән. Бәлки әле шуның өчен дә икенче егетләрне янәшәсенә якын китерә алмагандыр. Инде Рәиснең үзенә өйләнергә теләвен белгәч, шатланып ризалашкан. Улы белән булса да кабул иткән аны.
 
Сүз дә юк, исерек әни белән тәрбияләнеп, тормышның күңелсез, шыксыз якларын шактый күрергә өлгергән, үз иркенә яшәргә ияләнгән Артур белән уртак тел табарга җиңел түгел. Фәридәгә генә түгел, Рәиснең үзенә нык читен була. Башта ул хатыны белән улы арасында бәргәләнә. Фәридә исә, үз чиратында, сабыр булырга тырыша, ул белән ата арасына артык кысылмый.
 
Тора-бара гаиләдәге мөнәсәбәтләр бер җай ала үзе, тынычлык та урнашкан төсле була. Көйсез, киребеткән Артур әтисе һәм Фәридә апасының сүзен тыңларга кирәкне аңлый башлаган кебек тоела.
 
Шундый көннәргә килеп җитәләр, Артур үз әнисен сорый, аны таптыра башлый.
 
- Минем үз әнием белән яшисем килә, нигә мине әни янына алып бармыйсыз! - ди ул.
 
Әллә әтисе белән Фәридә апасының үзара мөнәсәбәтләре яхшы булудан көнләшә, әллә яшүсмерлек чорында була торган холык үзгәреше галәмәте була бу. Рәис исә соңгысыдыр дип уйлап, баштарак Артурның сүзләренә артык игътибар бирмәскә тырыша.
 
Малай белән көне буе өйдә булган Фәридәгә нәрсә генә ишетергә туры килми Артурдан, әмма ул икесе арасындагы мөнәсәбәтләргә беркайчан да Рәисне кыстырмый. Ялгыш кына да Артурның күңелендә “Болар икесе бергә миңа каршы” дигән фикер туар дип курка. Болай да күңеле китек бит, әле шашынып ярсый, әле үпкәләргә генә тора Артур.
 
Әнисен сорап һәр кич саен сүз кузгалткан егет, әтисенә тәмам тавыш күтәрә бер көнне. Рәис исә үзен кулда тотып кала алмый, кызып китә һәм бик ялгыш сүзләр ычкындыра:
 
- Синең әниең эчкече, юкка чыккан кеше! Син аңа кирәкмисең - ничек шуны аңламыйсың?! Җитте, туктат анаң турында сорауларыңны!
Шул кичтән соң Артур үз эченә бикләнә. Фәридә җайлап кына сөйләшергә омтылып карый, ул җикеренә дә өйдән үк чыгып китә. Инде үсмер яшенә җиткән улының бу кыланмышлары Рәисне тәмам туйдыра башлый. Фәридә генә кызып китүдән саклап тора үзен.
 
Тора-бара Артур яшьтәшләре белән дә аралашмый, дуслары белән кичен дә чыкмый, тулысынча үз дөньясында кайный башлый. Дөрес, Рәис эштә вакытта, сирәк булса да, Фәридә апасы белән ачылып китеп сөйләшә егет. Сабырлык саклап кына, ялгыш сүз ычкындырудан куркып, Фәридә көндәлек темаларга гына гапләшә. Әмма Артур кайсы гына сүзне дә әнисе турындагы сорауларга кайтарып калдыра. Тик Фәридә:
- Балам, мин әниең турында берни белмим шул, - дигәч, ярсып өйдән чыгып китә.
 
Чыннан да, берни белми Фәридә иренең беренче хатыны хакында. Аның эчкече булуын да Рәис Артурга әйткәндә генә ишетеп белә. Ирен ничек бар - шулай ярата, үткәннәре белән кызыксынасы килми, сорашып аның ачуын чыгарудан да курка.
 
* * *
 
Мизгел эчендә Фәридә әнә шуның кадәр тормышын күз алдыннан уздырды. Тик йөрәген телгәне шул - Артур элмәккә менәр алдыннан, әле кичен генә кабат әнисе турында сораштыра башлады. Фәридә, гадәттәгечә, “Белмим шул” дигән җавап урынына:
 
- Әтиең кайткач аннан сорарсың, - дигән иде, Артур ачуланып, ишекне каты ябып чыгып китте.
 
Шуннан... аның ишегалды тирәсендә йөргәне ишетелде. Фәридә йорт тирәсендәге эшләрен тәмам иткәннән соң, Рәис кайтканчы дип, башын куеп торырга булды. Ул йоклаган вакытта әнә нинди фаҗига килеп чыккан.
 
Артур ярсып өйдән чыгып китәр алдыннан Фәридә белән генә сөйләшкән, һәрвакттагыча аңа ачуланган һәм... барып элмәккә менгән! Шушы уйдан Фәридәнең йөрәген ут көйдереп алдымыни - инде Рәис улының үлемендә аны гаепләсә? “Син Артурга нәрсә дип әйттең, аны ничек рәнҗеттең?” дип каныкса?..
 
Хатын нәрсә уйларга, нишләргә дә белмәде. Яшүсмер егетнең үлемендә үзен гаепләрләр дип коты алынды. Көннәр буе аның белән Фәридә генә өйдә, өстәвенә... ул бит әле үги әни дә! Малайның холкы начар иде, кечкенәдән эчкечеләр арасында үскән, күргән яманлыкларын кабатларга ярата иде димәсләр шул, Фәридә начар булып калыр...
 
Рәиснең исә кемне дә булса гаепләргә, фаҗиганың очында ни торуын ачыкларга теләге юк иде. Ни дисәң дә, улы бит, газизе, үз каны ләбаса! Аның үз куллары белән авыл читендәге ялгыз агачка барып асылынуы арысландай ир күңелен дә сындырды. Улының бер рәхәт тә күрмәгән яшь гомерен кызганды Рәис. Сабыйдан ук язмыш сынауларына чыдап та исән калган Артурның, рәтле тормышка ияләнә алмыйча, шундый зур көч сорый торган адымга баруын акылы белән аңлый алмады. үзенең дә соңгы араларда улына каты бәрелүенә, әнисен сораганда дөреслекне ачып салуына үкенде. Аннан соң, кеше сүзе дә ни тора бит әле - “Улын әнисеннән аерып алып кайтты, кадерли белмәде” диярләр.
 
Артур - Рәиснең нәселен дәва иттерүче дә иде бит. Фәридә белән уртак балалары булмый. Ходай, мөгаен, булганын гына тәрбияләп үстер әле дигәндер...
 
* * *
Артурны җирләгәндә бик күп халык җыелган иде. Юк, берәү дә беркемне гаепләмде - әлегә! Сүзе соңыннан чыгар әле аның...
 
Һәркемнең йөзендә кайгы сөреме чагылды. Унбиш яшьлек яшүсмернең әле башланып килгән тормыш юлына берәүнең дә нокта куясы килми иде шул.
 
Җыелган халык арасында Артурның әнисе дә күренде. Ул, Фәридәнең иңнәренә сыгылып төшеп елаган Рәис янына килде дә, улларының җәсәде каршында ук:
 
- үтерерлек булгач, нигә миннән алып киттең аны? Кысыр хатының бала таба алмагач, Артур исеңә төшкән иде мени?! Миңа хәзер ул малайны ничек түлисез?.. - һәм башка бик күп әшәке сүзләр яңгырады. Бик үк исерек булмаса да, аек та түгел иде ул хатын...
 
Җир куенына сеңдергәнче Артурның иң көчле теләген үтим - әнисе белән очраштырып калыйм дип Рәис үзе кайтарткан иде беренче хатынын. Аның мондый акылга сыймас гаепләүләрен ишеткәч, бу гамәле өчен чын күңеленнән үкенде. Бөтен авыл халкы алдында газиз баласын тыныч кына җирли дә алмавы өчен үзен күралмады ир.
 
- Улым, кичер мине! Барысы өчен дә гафу ит! Сине лаеклы тормышта яшәтә алмадык... Синең бер генә дә гаебең юк. Менә, әниеңне күрәсең килгән иде - шушы инде ул. Минем усаллыгым, кайбер чакларда дорфалыгым сине язмышыңның шушы иң күңелсез мизгеле - исерек анаңны күрүдән саклап калу өчен иде бит! - дип берәүгә дә ишетелмәслек кенә итеп пышылдады Рәис. Ә күзләреннән мөлдерәмә яшь коелды...
Флера ХӘЙРУЛЛИНА,
Азнакай шәһәре.
 
 

---
Себерке
№ --- | 30.08.2017
Себерке печать

Фикерләр

▲ Өскә

www.work-zilla.com

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Urazova.ru
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Барс-Медиа
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан Язучылар берлеге
Татарстан китап нәшрияты
RAFINA/D
Милли Музей
Шаян
Ханский дом