|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
29.08.2017 Хәйрия
Карынымда ике бала иде. Малаем үлде, кызым исән калды: "Яшәр өчен туган бала ул"
Чаллы шәһәрендә яшәүче алты яшьлек Камилә Хәмидуллинага безнең ярдәм кирәк. Сабыйның чираттагы тернәкләндерү курсы 25 августка билгеләнгән. Әмма дәвалану бушлай түгел, бу көнгә 120 мең сум акча җыеп өлгерәсе бар. Әгәр тулы гаиләдә яшәсә, сабыйның әнисе кешедән ярдәм сорап та тормас иде. – Карынымда ике бала иде. Малаем үлде, кызым исән калды. Вакытыннан алда тулгагым башлану сәбәпле, сабыйларымны иртә таптым. Камиләнең туганда ук диагнозлары күп иде. Бала тудыру йортыннан башка хастаханәгә җибәрделәр. Өйгә чыкканчы шактый вакыт узды, – дип сөйли Айгөл.
Баштарак Камиләгә билгеләнгән инвалидлыкны да кабул итә алмый алар. Әмма тора-бара баланың авыру икәненә ияләшәләр. Айгөл, кызын аякка бастырыр өчен, барысын да эшләргә тырыша. Аны табибларга йөртә, тернәкләндерү үзәкләренә алып бара. Вакытында тотынгач, дәвалауның нәтиҗәсе дә күренә, сабый яшьтәшләрен куып җитә. Утырырга өйрәнә, шуыша, тотынып йөри дә башлый. Баланың бу уңышларын күреп, табиблар да шакката. Алар да, даими шөгыльләнсәләр, Камиләнең йөри аласын әйтә. Өмет бар.
– Күптән түгел педагогларга күрендек. Камиләнең баш миенә зыян килмәгән. Аң дәрәҗәсе бик яхшы сакланган. Ул бер дигән итеп сөйләшә ала, бик акыллы, башлы бала. Куллары да тыңлый, тик менә аяклары гына көчсезрәк. Әмма күңелемне төшермим. Тиздән сабыем аягына басып, үзе йөреп китәр дип уйлыйм. Тернәкләндерү курсларын узгач, операция дә ясарга тиешләр. Үзе дә терелүен бик көтә, – ди әнисе.
Камиләне кая гына йөртмиләр. ЛФК курслары, массаж, атта йөрү – барысы да ДЦПлы сабыйга авыртуын киметергә булыша. Янәшәсендә үзен яратып торучы әнисенең булуы да зур таяныч аңа.
“Камилә ул – яшәр өчен туган сабый. Туганда, авырлыгы бер килога да җитмәгән иде бит. Кечкенәдән үҗәт булуы, янәшәдәге яхшы кешеләрнең ярдәме белән без, әкренләп, яхшы нәтиҗәләргә ирешәбез. Авыру баланы тәрбияләү – икеләтә авыр эш. Әмма кул селтәргә ярамый. Ул бит – минем балам. Күзләремә карап торуы, матур итеп елмаюы, “әнием” дип дәшүе ни тора?! – ди Айгөл. – Без күп кенә тернәкләндерү үзәкләрендә булдык. Таныш булмаган кешеләр дә, туган-тумачалар, дуслар да ярдәм итә. Мең рәхмәт аларга”.
Гөлгенә ШИҺАПОВА |
Иң күп укылган
|