|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
28.08.2017 Дин
Казанда Корбан бәйрәмендә шәһәр транспортының иртәнге рейслары оештырылачакКорбан бәйрәме көнендә, 1 сентябрьдә, Казан мәчетләре маршруты буенча җәмәгать транспорты 3.30 сәгатьтә йөри башлый. Бу хакта мэриядә эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә шәһәр Башкарма комитетының телләрне үстерү һәм иҗтимагый оешмалар белән элемтә бүлеге җитәкчесе Илнур Шакиров хәбәр итте. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгы яза.
Иртән корбан чалу урыннарына 1, 2, 5, 6, 10, 10а, 15, 23, 29, 30, 31, 35, 35а, 37, 47, 53, 54, 56, 63, 68, 74, 74а, 75, 91 нче автобусларда һәм 1, 2, 12 нче номерлы троллейбусларда барырга мөмкин. Шәһәр халкына транспорт хезмәте ял көннәрендә расланган хәрәкәт интервалына нигезләнеп күрсәтеләчәк.
Илнур Шакиров билгеләп үткәнчә, Казан мәчетләрендә бәйрәм намазы 4.30 сәгатьтә укылачак. Өч көн дәвамында, 1-3 сентябрьдә, 20 махсус билгеләнгән урында корбан чалырга мөмкин. “Шәһәр хезмәтләре корбан сату һәм чалу буенча санкцияләнмәгән урыннар булдырмау буенча эш оештырачак”, – диде докладчы.
--- |
Иң күп укылган
|