поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
05.01.2010 Җәмгыять

...ИҢ БАЙ АРХИВ БЕЗДӘ

Татарстанның архив хезмәте 90 елдан артык тарих белән исәпләнә. ТР Министрлар Кабинеты каршындагы Башархив идарәсе күп еллар дәвамында татар халкы һәм Татарстан тарихына кагылышлы документларны табу, барлау, саклау эшен башкара. Ул үз эченә Милли, Үзәк тарихи-сәяси, Үзәк аудиовизуаль, Эш-хезмәт документлары һәм Матбугат архивларын ала. Шулай ук “Гасырлар авазы-Эхо веков” дигән фәнни-документаль журнал чыга.

Бүген ТР Милли архив фондында 4 миллион 800 мең тарихи документ саклана. Әле чит ил архивларындагыларын да барлап, Татарстанга кайтарту эшләре алып барыла. Хәзерге вакытта борынгы истәлекләрне яңа электрон форматка күчерү эше башкарыла. Бу турыда җентекләбрәк ТР Министрлар Кабинеты каршындагы Башархив идарәсе башлыгы Данил Исмәгыйль улы ИБРАҺИМОВ белән сөйләштек.

 

– Данил әфәнде, чит ил архивларында татарларга кагылышлы документлар бар. Аларны өйрәнү, Татарстанга алып кайту эше ничек куелган?

 

– Чит илләрдән яңа документлар еш кайтарыла. Төркия белән бик тыгыз элемтәдә торабыз. Анда безгә кагылышлы шактый документ, мөһаҗирләр турында мәгълүматлар бар. Илчелек, сәүдә, хәрби мөнәсәбәтләргә кагылышлы язмалар табылды. Гали Акыш безгә үз архивын бүләк итте. Төрекләр белән берлектә табылган документларның җыентыгын чыгардык. Иран белән мөнәсәбәтләрне яңартырга җыенабыз, анда Казан ханлыгы чорына кагылышлы китапханә барлыгы билгеле. Кайчандыр ике олау белән тарихи китапларны бездән алып киткәннәр, берсе барып җиткән, ә икенчесен Казан тирәсендә күмеп калдырганнар дигән риваять яши.

 

Ватиканда документларыбыз саклана дигән фаразлар бар. Мисырда татар тарихына кагылышлы язма чыганакларның исемлеге барлыгы билгеле, бүген аларны Татарстанга кайтару турында сүз алып барыла. Германия белән тыгыз эшлибез. Анда Нәсүр Юрушбаев исемле журналист яши, ул татарга кагылышлы шактый документ тапты. Барлый, исемлеген булдыра, Австрия, Гыйрак белән элемтәләр урнаштырырга тиеш. Нәсүр 1612 елда Германиядә басылган татар китабын Казанга алып кайтты. Галимнәр өчен XVII гасырдагы татар телен өйрәнү буенча менә дигән әсбап булды ул.

 

Беренче бөтендөнья сугышы вакытында немецлар әсирлеккә эләккән татарларның җырларын 43 граммофон пластинкасына яздырган дигән мәгълүмат бар, аларның берничәсе Казанга күчереп кайтарылды. Барлык татар җыр грампластинкаларын Милли архив фондына кайтару эше белән шөгыльләнәбез. Дрезденның Милли архивында 1831 елда немец телендә чыккан каталогта караган 596 кулъязманың тасвирламасы урын алган, шулар арасында Мәүлә Хәмди Чиләбинең “Йосыф-Зөләйха” поэмасының безгә билгеле булмаган варианты табылды. Котб, Кол Әхмәт белән бәйле мәгълүматлар бар.

 

Соңгы елларда Казанга Бөтендөнья татар конгрессы белән берлектә озак еллар дәвамында “Азатлык” радиосының татар-башкорт редакциясе башлыгы булып эшләгән, Германиядә яшәүче Гариф Солтан архивының бер өлеше кайтарылды, ләкин ул аны кире алды. Сәбәбен аңлатмады. Галимнәргә немецларга әсирлеккә эләккән татар легионерлары тормышын, көрәш ни рәвешле барганын өйрәнү кызык булыр иде.

 

Күптән түгел язучы Әмирхан Еникиның 800 документына ия булдык. Аны безгә кызы Резеда ханым тапшырды. Анда Муса Җәлилнең үз кулы белән язылган Еникига 4 хат бар. Әмирхан ага аларны күз карасыдай сакларга дип язып калдырган. Фотосурәтләр, Башкортостан, Татарстан әдипләренең үзара алышкан хатлары күп. Шулай ук зур галим, фольклорчы Мәхмүт ага Нигъмәтҗанов үз архивын тапшырды. 50 ел дәвамында туплаган татар фольклорына кагылышлы 4 мең документ бездә саклана.

 

Франция президенты аппараты каршындагы мәгариф өлкәсе генераль инспекторы Казанда булып китте. Үзләренең архивында сакланган татар тарихына кагылышлы документларны Татарстанга кайтарырга ярдәм итәргә вәгъдә итте. Үз чиратыбызда аларга кирәкле документларны бирәчәкбез. Казан университеты ачылгач, бирегә француз галимнәре, укытучылар килгән. Башкалада Наполеонга кагылышлы документлар да бар.

 

Баш архив идарәсе системасында 220 кеше эшли, архив документларын фәнни куллану һәм чит илләр белән элемтә бүлеге бар. Эшне масштаблы алып бару өчен Ш.Мәрҗәни исемендәге Тарих институты, КДУ, Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият, сәнгать институты белән тыгыз элемтәдә торабыз. Төп максат – татар халкы тарихына кагылышлы документларны җыю, барлау, фәнни әйләнешкә кертү.

 

Татар тарихына кагылышлы документлар исемлеген барлауны сорап, Русиядәге 38 төбәккә хатлар җибәрелде. 31 регионнан уңай җавап килде. Федераль архивлар белән дә эшлибез. Мәскәүнең борынгы кулъязмалар архивында уникаль документлар саклана. “III Ревизские сказки” Казанда бар, ә менә I һәм II се Мәскәүдә саклана. Шулай да, узган ел 8133 биттән торган документлар электрон форматка күчерелеп кайтарылды. Бу чыганакларда Казан губерниясенә кагылышлы шактый документ бар. Гаилә, мал-мөлкәт, хуҗалык турында белешмәләр тупланган. Федор Шаляпин метрикасына да ия булдык. Ул вакытта мөселман һәм православие метрикалары аерым төзелгән. 3 меңнән артык мөселман метрикасы архивта саклана, аларны имамнар эшләгән, хикмәт шунда – 1916 елга кадәр татар дафамилияләре булмаган. 1897 елда шулай ук халык исәбен алу булган.

 

– Милли архив бай. Шулай да, иң мөһиме – документның сакланышы. Моның өчен тиешле шартлар булдырылганмы?

 

– Шартларны начар дип әйтеп булмый, хәзерге вакытта Казанда биш бинабыз бар. Уникаль архив документлар аерым сейфларда саклана. Биналарда махсус температура, дымлылык режимы булырга тиеш. Архив документларны саклауның үз кагыйдәләре бар, алар үтәлә дип ышандыра алам. Берничә ел элек заман таләпләренә җавап биргән аерым бина турында сүз кузгатылды. Ул онытылмады. Хөкүмәт бу эшнең кирәклеген белә, ләкин икътисадый кризис планнарны бераз үзгәртергә мәҗбүр итте. Бәлки, инвесторлар белән башкарып чыгу мөмкин булыр. Аерым бина кирәк, чөнки безгә мәйдан җитми.

 

– Бюджеттан елына күпме акча бирелә? Дәүләт архивы каршында иң беренчел хәл ителә торган мәсьәләләр нинди?

 

– Акча белән эшләр мөшкел дип зарланырга урын юк. Елына 56 миллион сум бүлеп бирелә. Монда фәнни эшләр алып бару да, хезмәт хакы, бинаны тоту чыгымнары да керә. “Мирас” дәүләт программасы нигезендә 2 миллион сум бирелде. Бу акча булган архив документларны электрон форматка күчерүгә тотыла. Узган ел әлеге эш өчен махсус аппаратура кайтарылды, зур тизлектә эшли торган сканерларыбыз бар. Моңа өстәп тагын яңалары кайтарылачак. Аеруча кыйммәтле, уникаль материалларны кешеләргә бирә алмыйбыз, алар таушалган. Әгәр электрон варианты булса, эшләргә уңайлы. Уку залларын заманча компьютерлаштыру эшен дә төгәллисе бар. ТР Мәгълүмат технологияләр үзәге белән тыгыз элемтәдә торабыз.

 

Бюджеттан күчерелгән сумманың күләме аз яисә күп булуы чагыштырганда күренә. Башкортостаннан аермалы буларак, безгә бирелгән акча зуррак. Бу архивта сакланган документларның санына карый. Идел буе округы буенча бездә иң бай архив. Башкортлар, чувашларда азрак. Архив эшенә дәүләт тарафыннан игътибар зур, ТР премьер-министры ягыннан теләктәшлек, ярдәм бар.

 

– “Мирас” дәүләт программасы нигезендә радиофондтагы җырлар, радиоспектакльләр барысы да электрон форматка күчерелде. Татар телевидениесе фондында да уникаль тарихи тапшырулар бар. Аларны электрон форматка күчерү эше башкарылачакмы?

 

– Радиофондны яздырганда параллель рәвештә телевизион тапшырулар, фильмнар да яңа форматка күчерелә башлады. Бу эш киләсе елга тәмамланачак. Язмалар өч экземплярда эшләнә. Алар саклау, эзләнү, куллану фондларына тапшырыла. Барысы да махсус катлам белән эшләнгән DVD-дискларга күчерелде. Сыйфатлы, чыдамлы алар.

 

– Данил әфәнде, Сез озак еллар дәвамында “Татарстан” дәүләт радиосында диктор булып эшләгән шәхес. Бүген татар радиолары күп, аларны тыңлыйсызмы?

 

– Тыңлыйм. Кызганычка каршы, бүгенге ди-джейларның радио эшенә җиңелчә карашы күңелне кыра. Без эшләгән чорда радио татар сөйләменең үрнәге булды. Эшкә бик җитди карый идек, һәр сүз өчен җавап тотарга туры килде. Профессиональ дикторлар чоры үтте, күрәсең. Хәзер ничек телиләр, шулай сөйлиләр, ясалган хаталарга исләре дә китми. Кайчак, түзмичә, шалтыратып киңәшләр дә биреп карыйм, ләкин сүзләргә колак салучы юк. Үткән гасыр бабаеның зарлануы дип карыйлар кебек. Радио-телевидение, матбугат дөрес сөйләм, язылыш үрнәге булып, телебез сагында торырга тиеш. Аларның үз миссиясе бар.

 

– Сезнең кабинетыгызда Минтимер Шәймиев шәҗәрәсе эленеп тора. Үзегез җиде буын бабаларыгызны беләсезме?

 

– Шөкер, беләм. Шәҗәрә, нәсел төшенчәләре татар өчен гомер-гомергә изге булган. Кызганычка каршы, совет чорында тамырларыбызны оныттырырга тырыштылар.

 

Гаиләне көнкүреш мәсьәләләре тарката дип әйтергә яраталар. Моңа карашым башкача. Без барыбыз да җиде буын бабаларыбызның рухы, аларның энергиясе, тормышка карашы тәэсирендә яшибез дип уйлыйм. Геннарда буыннан-буынга күчүче код бар. Гаиләне үзеңә ят нәсел кешесе белән корасаң икән, тора-бара проблемалар калкып чыга, аңлашылмаучанлык башлана. Үзеңне, тормыш иптәшеңне, балаларны җәфалау гына бу.

 

Безнең архив хезмәткәрләре төрле кешеләрнең шәҗәрәләрен төзи. Уңышка ирешүләр дә, тормышның төбенә төшүләр дә очраклы була алмый. Зур максатларга ирешкән, халыкның күңелен яулаган шәхес гадәттә ныклы нигезле нәсел кешесе булып чыга.

 

Үзем өйләнгәндә хатынның шәҗәрәсен тикшермәдем, ләкин бәхет елмайды. Безне Ходай табыштырды. Аны аэропортта очраттым. Ул бер компаниядә, мин икенчесендә дусларны юлга озата идек. Читтә матур, мөлаем кыз булып басып тора иде. Күзем шундук аңа төште. Аннары ике төркем үзара танышканнан соң, бергәләп аларның тулай торагына кайтып киттек. Шау-гөр киләбез, аралашабыз. Арабыздан Әлфия генә сый әзерләү өчен аш бүлмәсенә бәрәңге чистартырга дип китте. Булышырга чыктым һәм шуннан безнең дуслык башланды да. Аның белән матур гомер кичерәбез, оныклар тәрбиялибез, күз тимәсен дип шөкер итәм.


Римма БИКМӨХӘММӘТОВА
Ирек мәйданы
№ 1 | 31.12.2009
Ирек мәйданы печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»