|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
27.08.2017 Дин
Авыл мулласы ничек көн күрә?Буа районының Кыр Энәле авылында, мәчетебездә яшь мулла эшли, дип сөйләп торганнар иде. “Яшь мулла” дигәннәре – Расыйх Хөснетдинов – иллене узган, тормыш тәҗрибәсе туплаган, эчке эшләр органнарында эшләп, пенсиягә чыккан кеше икән. Элекке һөнәре хакында ишеткәч, башыма килгән беренче уй: “Ну, болай булгач, мәчеткә халыкны чыбыркылып китерә инде бу”. Кыр Энәле – утызга якын хуҗалыгы булган кечкенә авыл. Җәйгелектә бераз арту бар, дистәгә якын гаилә, шәһәрдән кайтып, авыл мохитенә кушыла. Көзен яңадан ул йортларның тәрәзәләрендә утлар сүнә, капкалар бикләнә, йортлар җансызлана... Авылда хуҗасыз йортлар да байтак. Кайчандыр гөрләп эшләп торган фермалар да хәзер юк инде. Авыл халкы, муллалары гүр иясе булгач, бу вазыйфага бердәм рәвештә Расыйхны сайлый. Ник дигәндә, Буа мәдрәсәсендә укып йөри иде, шушында туып үскән, тәртипле гаиләдән, диләр. Полиция хезмәткәренең дин юлына басуына да күп вакыт узмаган әле. Авылда имамлык итүенә – өч ел. Расыйх хәзрәтнең яшәве – Буада, гаиләсе янында. Шулай да ике арага тузан кундырмый, авылда көтәр кешеләре – әти-әниләре дә исән-сау. Авыл халкы белән дә уртак телне тиз тапкан ул. Ә “чыбыркылау”ны инкарь итте. “Мәчет – камчы белән куркытып, перәннек белән кызыктырып китерә торган урын түгел, – ди Расыйх хәзрәт. – Чыбыркыларга кирәкми, диндә көчләү юк, фәкать, чакыру гына бар. Мәҗбүриләп китерсәң, кеше намаз укып та, күңеле башкада булырга мөмкин. Ә дингә килергә чакырабыз, вәгазьләр сөйлибез”. Хәзрәтнең фикере: үгет-нәсыйхәтне балаларга бирү хәерлерәк, чөнки кечкенәдән ишеткән күңелдә кала. Нәкъ мәкальдә язылганча, яшьлектә белгән – ташка сеңгән, картлыкта белгән – бозга сеңгән. Ә гыйлем алу бишектән ләхеткәчә бер дә артык түгел. Мәчеттәге эшне, иң беренче итеп, халык белән бергә өйлә, җомга намазы укудан башлый. Элеккеге хәзрәт авырганда мәчет берара ябылып тора. Җәй көне, читтән кайтучылар да булгач, кеше күбрәк килә. Кышын алты-җиде карт йөри икән. Кыш көне теләге булганнарга дин сабагы укыталар. Бу саваплы эшкә озак еллар укытучы булып эшләгән, соңрак мәдрәсә бетергән Сания апа Курамшина да кушылган. Баштарак, Буа мәдрәсәсе мөгаллимнәре килеп булышып йөргән. Язу өчен такта да табылган, өстәл-урындыкларны авылның алтын куллы остасы Ядкәр Хәйруллин эшләгән. Мәчеткә йөрүче хатын-кызлар, өмә ясап, обойларны яңарткан. Хәзрәтне бер эштә дә ялгыз калдырмыйлар. Зират коймаларын тотар өчен дә читтән кеше эзләмәгәннәр. Материаллар үзара салым акчасына алынган булса, эшләве Ходай ризалыгы өчен дип бушка башкарылган. Язын һәм көзен зиратны чистарту эшендә дә авыл мулласы башлап йөри. Болар хакында авылның җирле үзидарә рәисе Нияз Абдрахманов сөйләде. Ә шулай да, авыл мулласы ничек көн күрә соң? Аңа дәүләт тарафыннан хезмәт хакы каралмаган бит. Халыктан кергән сәдака акчасы мәчет өчен коммуналь түләүләргә чак җитә, диләр. Түләү мәсьәләсен күтәргәч, Расыйх хәзрәт, пенсиям бар, беренче чиратта, акча түгел, вазыйфаңны намус белән башкарсаң, ихласлык булса, әҗерен Аллаһы Тәгалә үзе бирә, ди. Ә шул ук вакытта кул кушырып, күктән яуганны да көтеп ятмый ул. Дин белән ахирәтне бергәләп алып бара. Корбан гаетенә сугымлык өчен сарыклар алып үстерә башлаган. Аларны берничә ай алдан сатып ала, ашата, тәрбия кыла. Без барганда да, хәзрәт болында көтүдә иде. Утызлап сарыкның барысына да диярлек ия табылган инде, Корбан гаете җиткәнче үк килешеп куйганнар. Ялгыз әби-бабайларга үзе чалып, эшкәртеп тә бирә. Сарыклар, авырлыгыннан чыгып, биш мең сумнан җиде мең сумга чаклы. Авылда 15-20ләп йортта корбан чалалар икән. Бу көнне читтә яшәүчеләр дә күп кайта, ди. Расыйх мулланың сәдакага да үз карашы. “Мәчеткә кергән сәдаканың һәр сумы санап куелган, адәм каршында гына түгел, Аллаһы Тәгалә каршында җавап тотасы да бар, – ди ул. – Соранып йөрергә дә, сәдакага гына яшәргә дә язмасын. Аңа гына яшәп тә булмый. Сәдака ул фәкыйрь, мескеннәргә генә тиеш. Без фәкыйрь-бичара түгел ич. Таныш муллалар арасында умарта тотучылар, сарык, сыер, башка төрле мал асрап көн күрүчеләр дә бар. Аннары фәлән сум сәдака бирдем дип сөйләнеп йөрергә дә ярамый. Аллаһы Тәгалә аны, тыйнак кына, оялып кына бирегез, дигән. Элек бай сәхәбәләр мәчеткә килгән авыррак хәлдәге сәхәбәләрнең аяк киеменә сәдака тыгып куя торган булган. Тегеләр мәчеттән чыккач, акчаны табып алгач, бик шатланганнар”. Расыйх хәзрәт фикеренчә, сәдаканы акчага гына кайтарып калдыру да дөрес түгел. Кешегә елмаю, яхшы киңәш бирү, күршеңә булышу, аның белән яхшы мөнәсәбәттә булу да сәдака хисабыннан бара. Күршеләр, туганнар белән ачуланышып торсаң яки урам буйлап гайбәт чәчеп йөрсәң, укыган намазыңны, тоткан уразаңны Ходай кабул итәрме соң? Дин юлындагы кеше әхлак ягын да кайгыртырга бурычлы.
Фәния АРСЛАНОВА |
Иң күп укылган
|