поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
26.08.2017 Матбугат

Ләйлә Дәүләтова белән Җәвит Шакиров ТНВга кайта - яңа ТВ-сезонда тагын нинди үзгәрешләр булачак?

"Татарстан - Яңа Гасыр" телерадиокомпаниясе яңа сезонга әзерләнә. Тамашачылар өчен әзерләнгән яңа тапшырулар, үзгәрешләр, яңалыклар турында “Яңа гасыр” телерадиокомпаниясенең генераль директоры Илшат Әминов белән урынбасары Данил Гыйниятов “Шәһри Казан” га биргән эксклюзив әңгәмәдә сөйләде.

ТНВ акрынлап НD форматка күчә. Гади тел белән әйткәндә, бу югары сыйфат дигәнне аңлата. Барлык федераль каналлар да әлеге форматта эшли. Техник яктан канал моңа әзер. Кайбер тапшыруларны югары сыйфатта күрсәтә дә башлаганнар. Тамашачылар арасында сыйфат яхшырак булганга, футбол матчларын “Яңа Гасыр” аша караучылар арткан икән. 

Яңа сезон сюрпризларга, көтелмәгән яңалыкларга бай булачак. "Переведи" тапшыруын бәйге формасында эшләргә җыеналар. Декабрь урталарында абсолют җиңүчене акчалата бүләк көтә.
 
Татарстанның Мәгариф министрлыгы белән берлектә “Бергәләп өйрәник” грант-тапшыруы әзерләнә. Тамашачыга яңа форматтагы тапшыру аша татар телен өйрәнү мөмкинлеге туа.
 
“Яңа дәвер” тапшыруы татарча альтернатив музыканы танытачак. Сәнгатьнең бу юнәлешен халыкка җиткерергә кирәк, дип саный җитәкчелек.
 
- Тапталган темалардан китеп, яңа җырлар иҗат итүне хупларга гына кирәк. Без альтернатив музыканы танытучылар өчен бер трамплин була алсак, начар түгел, - ди Илшат Әминов.
 
Яңа сезонның төп яңалыкларының берсе - Ләйлә Дәүләтова ТНВга кире кайта. Тиздән «Адәм һәм һава» тапшыруы кабат эфирга чыгачак.
 
«Кәмит-Җәвит» юмористик шоу тапшыруы да тамашачыны сөендерер, мөгаен. «Башваткыч» тапшыруы аша күпләр яратып өлгергән Җәвит Шакировны да яңа сезонда күреп булыр. Ул бу тапшыруны, капка төбендә барысын да үз янына җыеп, дөнья хәлләрен сөйләшеп утыручы образында алып бара. Җәвит Шакиров белән бергә язучылар, музыкантлар, юмористлар, җырчылар мәзәкләр сөйләшеп, инстаграм яңалыкларын барлап, ләчтит сатып утырачаклар.
 
Иртә белән эфирга чыга торган «Будильник» тапшыруын «Здравствуйте» дип аталганы алыштыра. «Манзара»ның исеме, алып баручылары үзгәрмәсә дә, тапшыру мәгълүмати яктан байрак булачак.
 
- Беренче төп яңалыгыбыз - шәрык стилендә эшләнгән декорация. Шулай ук контент та үзгәрә. Газета-журналларны популярлаштыру максатында «Баш мөхәррир сүзе» дигән рубрика кертелә. 3 минут дәвамында редактолар үз басмалары турында тамашачыны җәлеп итәрдәй мәгълүмат җиткерә алачак. Татарстанның 100 еллыгы уңаеннан, район, авыл тарихларын чагылдырган сюжетлар күрсәтергә уйлыйбыз.
 
Җиңелчә сюжетлардан тыш, проблема күтәрелгән материаллар әзерләү дә күздә тотыла. «Догалы җиһан» сәхифәсендә чит төбәктәге дини яңалыклар яктыртылачак. Гомумән, чит илләр, Россия төбәкләре белән элемтәләрне тагын да ныгытырга телибез. Тапшыруда алар белән элемтәгә керү, скайп аша аралашу кебек алымнар да файдаланылачак, - диде «Манзара» тапшыруының редакторы һәм алып баручысы Миләүшә Сибгатуллина. Бу үзгәрешләрне тамашачы 4 сентябрьдән үк күрә алачак.
 
«Кайнар хит» тапшыруының эфир вакытын озайтырга уйлыйлар. Монда стандарт булмаган клипларга сюжеты, картиналары, эчтәлеге ягыннан белгечләр бәя бирер дип көтелә.Үзенә күрә музыкаль рингны хәтерләткән бу тапшыру “Болгар радиосы”нда эшләп килүче сәнгать советының дәвамы буларак тәкъдим ителә.
 
26 август – “Яңа Гасыр” телерадиокомпаниясенең туган көне.
 
Республиканың Беренче Президенты Минтимер Шәймиев идеясе белән Татарстанның иярченле үз телевидениесе барлыкка килүенә инде 15 ел узып киткән. Шул уңайдан “Шәһри Казан” журналистлары телевидение коридорларын урап, “Яңа гасыр”ның сулышын тоеп кайтты. Бу хакта тулы репортажны алдагы көннәрдә укый аласыз.
 
Илдар Мөхәммәтҗанов фотосы.

 


Эльвира МОЗАФФАР
Шәһри Казан
№ --- | 26.08.2017
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»