|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
25.08.2017 Милләт
Сызран татарлары гаилә бәхете серләре белән уртаклашаСызран татар милли-мәдәни автономиясе яшьләргә үрнәк күрсәтү, гаилә бәхете серләре белән уртаклашу максатыннан үрнәк гаиләләр белән очрашу үткәрде. Кичә татар мәдәнияте бинасында бик җылы атмосферада үтте. Кунакларны татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Ринад Шәрәфетдинов сәламләп, үзенең теләкләрен җиткерде, оешманың киләчәккә планнары белән дә таныштырды.
Аннан чараны алып баручылар (алар бу бәйрәмнең оештыручылары да) Гөлнара Дәүләтшина һәм Зилә Фәйзуллина сүзне кунакларга бирделәр. Алар алып килгән фотосурәтләр, гаилә тарихлары турында мәгълүматлар аеруча яшьләрдә зур кызыксыну уятты.
Бөек Ватан сугышы ветераны, Россиянең атказанган укытучысы Сәгадәт Солтанованың яшьлеге дәһшәтле сугыш елларына туры килгән. Ул үзе кичергән авырлыклар турында сөйләгәндә, күбесенең күзләрендә яшь бөртекләре күренде.
Сәкинә Ибраһимованың бакыйлыкка күчкән иренә багышлап җырлаган моңлы җырлары да күңелнең иң нечкә кылларын тибрәндерде. Милләттәшләребез шушы көннәрдә якты дөньдан китеп барган моң иясе, Татарстанның һәм Башкортостанның халык артисты Хәния Фәрхине дә искә алдылар. Әлфия Рахманколова аның истәлегенә багышлап, җырчының репертуарыннан берничә җыр башкарды.
Милләттәшләребез кичә барышында үзләренең сәләтләре белән сокландырып тордылар. Зилә Фәйзуллинаның скрипка моңнарына ияреп, бердәй осталык белән халык җырларын башкаруы кунаклар күңеленә аеруча хуш килде. Баянда уйнап, җырчыларның чыгышларын бизәүче Рушан һәм Рөстәм Туктаровлар да күңелләргә моң, дәрт өстәделәр. Татьяна Бондаренко - скрипкада, ә Екатерина Ерина гитарада татар көйләрен уйнап, кичәне тагын да җанландырдылар.
Кунаклар төрле бәйгеләрдә катнашып, зирәклектә, тапкырлыкта көч сынашты, чәй өстәле артында рәхәтләнеп аралашты. Өлкәннәр яшь буынга гаилә кыйммәтләре, балаларга милли тәрбия бирү әһәмияте турында да сөйләделәр. “Тормыш яме - яшәүдә, яшәү яме - гаиләдә икәнлеген онытмагыз, бер-берегезне хөрмәт итеп яшәгез”, - дип, яшьләргә үзләренең киңәшләрен бирделәр.
Гөлнара ДӘҮЛӘТШИНА,
Сызран шәһәре татарлары милли-мәдәни автономиясендә мәдәни чараларны оештыручы.
--- |
Иң күп укылган
|