поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 23 Апрель
  • Руслан Сафин - актер
  • Шәфәгать Тәхәветдинов - дәүләт эшлеклесе
  • Рәис Гыймадиев - җырлар авторы
  • Эльнар Сабирҗанов - җырчы
  • Зилә Мөбарәкшина - журналист
  • Равил Әхмәтшин - дәүләт эшлеклесе
  • Илдус Ахунҗанов (1930-1990) - әдәбият тәнкыйтьче
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
24.08.2017 Матбугат

Марат Кәбиров: «Бөтен татар журналистларына бер үтенеч бар - бомжлар, психбольница пациентлары белән дә әңгәмәләр оештырыгыз әле»

Марат Кәбиров: «Бөтен татар журналистларына бер үтенеч бар - бомжлар, пБу көннәрдә матбугатта татар әдәбиятына торышына бәя биргән язма пәйда булган иде. Язучы Марат Кәбиров галим, сәясәт фәннәре кандидаты Илшат Сәетовның татар әдәбияты турында әйткән фикерләре белән килешми.

Әлеге язмага Марат Кәбиров үз сайтында "кайтаваз" язган, аны тулысынча сезнең хозурга тәкъдим итәбез.
 
Феномен!
 
Интертат электрон гәзите «Татар телендә югары дәрәҗәдәге әдәбият хәзер язылмый» дигән баш астында Россия Фәннәр академиясе Көнчыгышны өйрәнү институтының фәнни хезмәткәре, сәясәт фәннәре кандидаты Илшат Сәетов белән әңгәмә тәкъдим итә.
 
Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе булып эшләгән, «Мин татарча сөйләшәм» акциясенең башлангычында торган бу әфәнде: «Минемчә, татар әдәбияты бик начар хәлдә хәзер» — дип белдерә. Мондый фикергә ул хәзерге татар әдәбияты белән танышып чыкканнан соң түгел, ә дусларыннан, таныш-белешләреннән сораштырулар нәтиҗәсендә килгән икән.
 
Халык фикерен өйрәнүнең бик уңайлы ысулын уйлап тапкан бу сәясәт фәннәре кандидаты. «Соңгы егерме елда язылган нинди татарча романны бер секунд та уйламыйча, бернинди шөбһәсез, менә бу шәп китап дип миңа тәкъдим итәр идең укырга?» — дип сорыйсың да — эшең дә бетә. Җайлы. Үзем сораштырып карадым. Сорауларны «нинди рус романын», «инглиз романын», «нинди язучының романын» дип тә үзгәртеп карадым. Беркем дә җавап бирәлми. Бөтен кеше уйлый башлый: «Нәрсә бар иде әле, мин нәрсә укыган идем әле?»
 
Нәтиҗә чыгару гына авыр, шундук өч төрле җавап баш калкыта. Сәясәт фәннәре кандидаты булмагач, кайсы җавап дөрес икән дип мин бик этләндем инде. Шуңа өчесен дә китерәм, теләгәнен сайлап алыгыз:
1. Татар (сорау вариантына карап — рус, инглиз, дөнья) әдәбияты бик начар хәлдә — тәкъдим итәрлек бер әсәр юк.
2. Дуслар надан — бернинди роман да укымаганнар.
3. Үзем ахмак — сорауны дөрес бирмим.
 
Әле мин дусларга тагын нейрохирургия, квант физикасы, нанохимия, космогония өлкәсенә кагылышлы сораулар да биреп карадым. Җайлы бит: «Соңгы егерме елда … өлкәсендә… нинди ачышны иң шәп дип исәплисең?» Беркем җавап бирә алмады. Бу өлкәләрдә дә бернинди ачыш булмаган икән! Коточкыч бит. Кайда тәгәри бу Җир шары, ә!?
 
Татар әдәбиятын укымый бит инде бу кеше. Борынгы һәм совет чоры язучыларыннан берничә исемне атый алса да соңгы егерме елдагысын бөтенләй белми. Хәтта Зөлфәт Хәким, Флүс Латыйфи романнары да аңа таныш түгел. Йолдыз Миңнуллина, Айгөл Әхмәтгалиева повестьларын да, Ркаил Зәйдулла, Фирүзә Җамалетдинова хикәяләрен дә күрмәгән. Илфак Шиһаповның юмористик әсәрләрен дә. Шигырьләре белән икешәр сәгать буе Камал театры залын тота алган Ркаил Зәйдулла, Газинур Морат, Луиза Янсуар, Йолдыз Миңнуллина, Рүзәл Мөхәммәтшин кебек шагыйрьләр барын да белми. (Әйткәндәй, Е. Евтушенко, А. Вознесенскийлардан соң зал тота алырдай шагыйрьләр рус әдәбиятында булдымы? Кемнәр?) Әсәрләре сәхнәдән төшмәгән драматург Илгиз Зәйниев та юк аның өчен. Башкалар да…
 
Зифа Кадырова исемен ишеткән. Ул аны (әңгәмәдән цитата китерәм!): «фәлсәфә һәм тирән фикерләр белән сугарылган милләт турында язылган кызыклы әсәрләре белән китап укучыларны үзенә җәлеп итә алган» — дип уйлый.
 
Әдәбият өлкәсендә шыр надан булу — гафу ителмәс ахмаклык түгел. Ләкин теманы белмәгән, бу хакта дуслары фикеренә таянып кына эш йөртүче кеше бүгенге әдәбиятка бәя бирергә, аның үсеш юлларын билгеләргә алына икән, бу инде — феномен.
 
P.S.: Интертат… Юк, бөтен татар журналистларына бер үтенеч бар. Гел галимнәрдән, милләтчеләрдән, сәясәтчеләрдән генә интервью алмагыз инде, пажалыста. Татар әдәбиятын укымый һәм белми торган надан кешеләр тагын бомжлар, психбольница пациентлары һ.б. арасында да бардыр. Зинһар өчен, шулар белән дә әңгәмәләр оештырыгыз әле: безнең әдәбиятны ничек бәялиләр, аны күтәрү юлларын нидә күрәләр икән. Бу татар әдәбиятын бик начар хәлгә төшергән безнең ише язучыларга һәм китап укучыларга әйтеп бетергесез ярдәм булыр иде.

Марат КӘБИРОВ
Шәһри Казан
№ --- | 24.08.2017
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»