поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
04.01.2010 Җәмгыять

НАМАЗГА УТЫРСАҢ КИНО КАЛА, КИНОГА УТЫРСАҢ НАМАЗ КАЛА

Хәлләрен беләсе килеп, бер таныш апага чылтыратам. Трубканы алды бу, тик күңеле бөтенләй әллә кайларда икәнлеге сизелеп тора. “Әллә берәр эшең бар идеме ?” – дим. Түтием: “Бер эшем дә юк. Менә, телевизор карый идем әле, – дип, тапшыруның кыскача эчтәлеген сөйләп алды. – “Пусть говорят” бара. Бер хатын үзенең баласын роддомда калдырып чыгып киткән булган да, соңыннан аны балалыкка алган кешеләрдән урлаган”.

Ярар, моның “аппетитын бозмыйм” дип, трубканы куйдым. Сериаллар, шоу-тамашаларны бер карый башласаң, алардан аерылып буламы соң? Теге вакытлардагы “Санта-Барбара”ларны да онытмадык бит әле. Ничәмә еллар барды. Тегеләй-болай булып, телевизор күрсәтми башласа, күршегә кереп карадык. “Санта-Барбара” сүзе көндәлек лексиконга да кереп китте. Гаиләне болгатырга җай чыгарып, аеры-чөере йөрүчеләргә мөһер дә “Санта-Барбара” дип кенә басыла иде. Хәзер сериаллар бик күп, аларның теге яки бусын аерып күрсәтеп тә булмый. Тик өйдә яткан халык җитешә, бигрәк тә пенсиядәге түтиләр аларның берсен дә калдырмый, көннекен-көнгә карап бара. Бер-берсенең хәлен белешкәндә дә, сүзләр күп вакыт шул караган фильмнардан башлана. Мин чылтыраткан теге хатын яшьрәк, намаз уку турында әле хыяллана гына башлады, ә икенче танышым бер сөйләшкәндә: “Кичке намазымны, кино карыйсы бар дип, тиз-тиз генә укыйм”, – дип, шаккатырган иде.

 

Шулай, кемдер бөтен вакытын телевизор каршында үткәрә, кемдер оныклар тәрбияләшә, кемдер мәчеткә йөри, соңлап булса да, дин сабакларына тотына. Берәүләр кунакка йөрергә ярата, концерт-спектакльләрне калдырмый. Газета, китап укучылар да бар.

 

Картлык – шатлык түгел дисәләр дә, аны тыныч каршы алып, шулай булырга тиеш дип кабул итеп, барына шөкер итеп яшәгән өлкән яшьтәгеләр бик күп! Алар заманында эштән башканы белмәделәр. Удар бишьеллыклар, бер-бер артлы үтәлеп, алышына тордылар, алар белән бергә еллар да, гомерләр дә узды. Хәзер инде картлык килде. Күңел торышың нинди, үзеңне ничек “корасың”, сихәтлегең шуңа бәйле... Болары – безнекеләр хакында. Ә менә чит илләрдә, мәсәлән, Америкада аларның яшьтәшләре ничек гомер итә? Мәрхүм иремнең туганы Рөстәм Кушма Штатларда яшәп, эшләп кайткан иде. Шуның белән әлеге теманы кузгатып, озак кына сөйләшеп утырдык. Аның Америка пенсионерлары турында сөйләгәннәреннән түбәндәгеләрне белдем.

 

Бу илдә, кайберәүләр уйлаганча, бөтен пенсионерлар да бай түгел. Арада, безнең бик күп өлкәннәр кебек, социаль ярдәмгә мохтаҗлар да бар икән. Аларның байтагы эшли. Кемдер каравыл тора, кафе яки ресторанда, кибеттә хезмәт итә. Аларны, гадәттә, ярты ставкага алалар, яшь буенча кысрыклау, дискриминация юк. Америкада өлкәннәр гомерләре буе балалар дип кайгырып, аларга авызларыннан өзеп акчасын, тегесен-бусын биреп яшәми. Бездәге кебек, гәрчә балалары үзләре җитеш яшәсә дә, картаеп беткәнче, сыер асрап интекмиләр. Америкада балалар оныкларны әти-әни җилкәсенә асмый. Тәрбия эше белән нигездә яшьләр үзләре шөгыльләнә. Алар ата-ана сине үстергән, кеше иткән, алардан бүтәнне өмет итеп булмый, дигән уй белән яшиләр.

 

Рөстәм американнарның буш вакытларын ничек итеп үткәрүләре турында тәфсилләп сөйләде. “Алардагы энергиягә, оптимизмга исең китәрлек, – диде ул, – яшьләргә биргесез. Җаннары ни тели, шуның белән шөгыльләнәләр. Чөнки төрледән-төрле клублар, үзәкләр эшли. Балыкчылар, чәчәк үстерүчеләр, кошлар, хайваннар яратучылар җәмгыятьләре... Пенсионерларның күбесе машинада йөри”.

 

Күңел төшенкелегенә бирелгән олы кешеләргә, толларга ярдәм итү, төрле авырулардан интегүчеләрнең хәленә керү, якынын, туганын югалткан өлкәннәргә булышу буенча әллә ничә төрле иҗтимагый оешма бар икән. Аларның күбесе теге яки бу бәлагә тарыган кешеләрнең үзләренең инициативалары белән төзелгән. Картлар, ярдәмгә мохтаҗлар турында кайгырту – медицина, социаль ярдәм идарәләренең генә түгел, төрле агентлыклар, ассоциацияләрнең дә көндәлек эше. “Йорт хезмәтчесе” дип аталган оешмалар өй җыештыру, ашарга пешерү, кер юудан башлап, ремонтка кадәр ясап бирә икән. Танышым Америкадагы инвалидларның тормыш-көнкүрешләрен дә сөйләп күрсәтте. Аларны, теләкләре буенча, һәркөнне иртән автобус килеп ала һәм ял итеп, ни белән булса да шөгыльләнә торган Үзәккә илтә. Инвалидлар концерт-спектакльләргә йөриләр, сәяхәтләргә чыгып китәләр. Талантларын күрсәтәләр, төрле конкурсларда катнашалар. Газеталар 55 тән, 60 тан узган кешеләрнең тормыш-яшәү шартларын яхшыртуның махсус программаларын тәкъдим иткән белдерү-игъланнар белән тулган. Ял, бәйрәм көннәрендә өлкәннәрне кайларга гына чакырмыйлар! Хөкүмәтнеке булмаган бу оешмаларның һәркайсының иганәчеләре бар.

 

Шушы җиргә җиткәч, күптән түгел телевизордан күргән бер сюжет искә төште. Бер татар авылының читтә яшәгән бае үзе туган җирдә бик шәп итеп мәчет салдыра. Мәчет карап торуга ук бик матур. Авылдан анда нибары бер карт йөри. Җирле хакимиятнең мәчетне тотарга акчасы юк, ул аны башка берәр оешмага тапшырырга, аукционга куярга уйлый. Мондый хәлнең булганы юк иде әле дип, телевизордан шаккатып сөйләделәр. Мәчет булып, мәчетне тоту да безнең халыкның, хакимиятнең хәленнән килми. Кая ул бичара пенсионерлар, инвалидлар, кеше кулына карап торган башка кешеләр турында уйлап, чит илләрдәге кебек, уңайлыклар тудыру?!

 

“Миңа мондагы пенсионерларның бер нәрсәгә дә битараф булмаулары, тормыш-яшәү, үлем мәсьәләләренә тыныч, фәлсәфи караулары ошый, – ди Рөстәм. – Алар зираттагы урынга кадәр алдан алып куялар, башкаларга артык мәшәкать ясамас өчен, алдан хәстәрлек күрәләр. Кыскасы, Америка пенсионерларын мин картлар, димәс идем. Алар – бу ил халкының иң актив, көчле рухлы, көр күңелле буыны”.

 

Нигә, безнекеләр ихтыяр-рух буенча алардан калышалармыни? Бер дә калышмыйлар. Теге елларда ил җимереклекләрен төзәттеләр, аннан тыныч тормышта тынычсыз дөньяны тәртипкә китерделәр, еллар буе ал-ял күрмичә, тырышып эшләделәр дә эшләделәр. Хәзерге яшьрәк пенсионерлар да әти-әниләренең мактаулы вазифаларын үзләренә ала бара. Америкадагы кебек үк түгел-түгелен, сирәк-мирәк булса да, ялы да эләккәли, эше булса, җир җимертеп эшли, булмаса, күңелен төшерми, зарланмый, һаман да әйбәткә өметләнә.

 

... Ә “Пусть говорят” тапшыруы беткәч, таныш пенсионер тутам үзе чылтыратты. Шоудан алган тәэсирләрен тагын бер кат, телефон трубкасы кызганчы миңа “атты” да, кунакка чакырды. Иртәгә Сармандагы малайларына дип үстергән үгезләрен суялар икән. “Килегез, күп итеп итле бәлеш салам, рәхәтләнеп бер утырыйк әле”, – ди. Нигә, начар түгел бит инде? Америкада – Америкача, ә бездә – үзебезчә. Чын татарча, чын халыкча һәм безнекеләрнең яшәүләре, кайгы-борчулары, эш-мәшәкатьләре – барысы, барысы да чын йөрәктән...

 

P.S. Район газетасы “Сарман”ны укучыларга Рәйханә Мирсәетова исеме яхшы таныш. Рәсми вазыйфасы җаваплы сәркатип булса да, кызыклы репортажлары, җанлы язмалары, эчкерсез әңгәмәләре белән районда танылган журналист ул. “Сарман”да эшли башлаганына быел 31 ел икән инде. Соңгы араларда “Татарстан яшьләре”ндә дә берничә язмасы дөнья күргән Рәйханә Мирсәетованың шушы көннәрдә юбилее. Аны юбилее белән котлыйбыз һәм бетмәс-төкәнмәс рухи ныклык һәм иҗади уңышлар телибез!


Рәйханә МИРСӘЕТОВА
Татарстан яшьләре
№ 77 | 29.12.2009
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»