|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
23.08.2017 Ир белән хатын
Фәйрүзә Мөслимова: "Поезд рельслары кебек мәңге бергә, мәңге аерым без"Габдрәхим язучы һәм журналист Фәйрүзә Мөслимова белән үтеп барышлый гына гәп корган.
– Фәйрүзә ханым, кайчандыр Йосыф исемле ир-егеткә гашыйк булган идегез.
– Яшь вакытта шул хәтле җүләр буласың, мәхәббәт ул үзе җүләрлек, шыр тилелек. Кешене үзе теләп акылдан шаштыра торган әйбер. Йосыф турында хәзер уйламыйм да, оныттым, сыздым.
– Йөрәктә калгандыр бит?
– Йөрәк тә буш. Кирәкми дә.
– Йосыф кайда?
– Белмим.
– Күргәнең бармы?
– Юк. Күрергә дә теләмим. Нәрсәгә кирәк ул хәзер. Ул яшьлектә генә шул килеш калырга тиеш. Хәзер ул да, мин дә башка. Яшьлектәге яраларны да бүгенгә алып кайтырга кирәкми.
– Беренче ирегез белән очрашканда нинди хисләр кичерәсез?
– Туганнарча... Авылдагы киленебез энекәшнең хатыны: “Сез кардәшләр шикелле яшисез инде”, – ди. Кодаларның юбилеена, оныкларның туган көненә бергә барабыз. Поезд рельслары кебек мәңге бергә, мәңге аерым без.
ГАБДРӘХИМ |
Иң күп укылган
|