поиск новостей
  • 16.04 Ашина. Тинчурин театры, 18:30
  • 17.04 Хыялый. Тинчурин театры, 18:30
  • 17.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Труффальдино — слуга двух господ» Кариев театры,18:30
  • 18.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 18.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Не называйте нас слабыми» Кариев театры, 13:00
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 16 Апрель
  • Илтөзәр Мөхәмәтгалиев - актер
  • Зәйнәп Камалова (1899-1977) - актриса
  • Юрий Балашов - журналист
  • Гөлшат Имамиева - җырчы
  • Рафил Әхмәтханов - көрәшче
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
03.01.2010 Бәйрәм

АЛЛО, КЫШ БАБАЙ...

Сезнең шалтырату-хәбәрләр бу санга да сыймаган икән, “Безнең гәҗит”нең киләсе санын көтә башлагыз. Фамилияләргә хилафлык килгән булса ачуланмагыз, телефоннан ишетелеп бетмәскә дә мөмкин. Безгә шалтыратып, теләк-хыяллары белән уртаклашканнарга зур рәхмәт. Барыгызны да Яңа ел белән котлыйм! Бөтен изге теләкләрегез кабул булсын!

– Кар кызы, ә Кыш бабай, чыннан да, бармы ул?

 

– Бар, әлбәттә. Булмаса, аны уйлап чыгару кемгә кирәк инде?

 

– Ә ул кайда яши?

 

– Гел кыш була торган җирдә.

 

– Син чын Кар кызы түгел бит, әйеме?

 

– Нигә алай дисең?

 

– Чөнки чын Кар кызы татарча сөйләшми...

 

Миңа шалтыраткан балаларны могҗизага, Кыш бабай белән Кар кызына ышанырга өндәп, җавапсыз сорауларга җавап табарга тырышып, ничә сәгатемне телефон тотып уздырдым микән инде? Әллә нинди акыллы балалар бар бу җирдә. Мине фаш итү өчен, нинди генә сораулар бирмиләр. Арада 5-6 яшьлек балаларга кадәр шалтыратып: “Сине тотып карыйсым килә”, – диючеләр дә булды. Ә бер кыз аптырашта калдырып бик фәлсәфи сорау бирде: “Синең йөрәгең дә бозданмы?”

 

Чын булсаң, бүләк җибәр!

 

Ничек кенә булмасын, балалар белән аралашудан да кызык шөгыль юк, ахры, бу җирдә.

 

Мамадыш районы Югары Якә авылыннан ике малай – Рәмис Шәйдуллин белән Эмиль Вагыйзов шалтыратты.

 

– Исәнмесез, әйтегез әле, Кыш бабай, чыннан да, бармы ул?

 

– Минемчә, бар.

 

– Алайса Кыш бабайга әйтегез, миңа Яңа елга тимераяк алып килсен.

 

Каяндыр Эмиль дә сөрән салды: “Миңа да кирәк!”

 

Малайлар елгада үзләре ясаган мәйданчыкта шуарга хыяллана икән. Соңрак Эмиль Вагыйзов үзе шалтыратты:

 

– Шигырь яздым, шуны сезгә укыйсым килә. Ошаса, тагын язармын. Менә тыңлагыз әле:

 

Җир өстенә түгелгәнме

 

Ап-ак катык-кефирлар?

 

Койма-рәшәткәләргә

 

Кунган ап-ак зефирлар.

 

Агачлар иңенә салган

 

Озын итәкле туннар,

 

Бер төн эчендә Кыш бабай

 

Ясаган ап-ак таулар.

 

Ошадымы сезгә? Тагын языйммы?

 

Кукмарадан Резидә Ризванова да, Яшел Үзән районы Нәүбәт авылыннан Гүзәл Фәхретдинова да тимераяк сорады.

 

Кукмара районының Купка авылыннан 8 яшьлек Низам Галимуллин да шалтыратып, шундый ук теләк белдерде. Хоккей мәйданчыгына йөрү өчен, үз тимераягын булсын иде дип хыяллана. Үзе 2 класста гына укыса да, газетабызны яратып укый, бигрәк тә сканворд чишәргә ярата икән.

 

Низамның әнисе Эльвира ханым белән дә аралашып алдык.

 

– Газетагызны ярты ел гына яздырабыз әле, бик ошый. Иң беренче булып “Татарча сериал” сәхифәсен ачып укыйм. Җәй көне газета укырга вакыт юк, кыш көне барысын да укып барабыз инде, – диде Эльвира ханым.

 

Алар телефонны кую белән, Буа районы Килдураз авылыннан Алия Шакирҗанова шалтыратты.

 

– Рәхмәт, Кар кызы.

 

– Нәрсә өчен?

 

– Син җибәргән китаплар килеп җитте.

 

Шалтыратып рәхмәт әйткән өчен үзеңә рәхмәт, Алия.

 

Алабуга шәһәреннән Эльвира Гайнатуллина да шалтыратып рәхмәт белдерде.

 

– Кыш бабай чыршы төбенә бүләкләр куя башлады инде, рәхмәт әйтегез аңа. Кичә генә бер аю куйган иде, бүген “воздушный карамель” куйды. Бик зур рәхмәт!

 

Актаныш районы Пучы авылыннан 8 яшьлек Люзия Нургалиевага да Кыш бабай ел саен килә икән.

 

– Ул алып килгән курчаклар әле дә тора. Быел да исән-имин генә килеп җитсен иде инде. Урамда салкын булсын дип телим, температура 23 градустан да түбән төшсә, безгә мәктәпкә барасы түгел. Мәктәптә ялыктыра. Әнием башта балалар бакчасында эшли иде, хәзер кечкенә сеңлем белән өйдә утыра. Шуңа күрә өйдә дә ялыктыра инде, – диде ул.

 

Люзия миңа “В лесу родилась елочка” җырын башкарды.

 

– Люзия, кечкенә сеңлеңә ничә яшь?

 

– Яше юк әле аның, 9 ай гына.

 

– Каникулда кая барырга җыенасың?

 

– Түбән Камага яки Минзәләгә барырмын дип торам.

 

Шул ук районның Зөбәер авылыннан Айзат шалтыратты. Аңа 10 яшь. Әти-әнисе мунчага киткәннән файдаланып, тиз генә пультлы машина сорамакчы булган икән. Үзе гел “5”ле билгеләренә генә укый. Кыскасы, менә дигән егет инде! “Балаларда шундый уенчыклар күргәнем бар”, – диде Айзат.

 

Яңа ел белән котлыйм!

 

Актаныш районыннан 6 яшьлек Ленар Гыйбадуллин белән телефон аша озак кына чыш-пыш уены уйнап алдык. Кемдер пышылдый, аннары Ленар шуны кабатлый. Мин берәр сорау бирәм икән, тагын шул ук пышылдашу... Инде арып беткәч, Ленар миңа шигырь сөйләргә булды. “Ничек түләп бетерербез?” шигыре Кыш бабайга түгел, ә әниләргә багышланган иде. Янә телефонда чыш-пыш китте.

 

– Ленар, яныңда кем бар анда?

 

– Абыем Фидан ул.

 

– Абыең белән сөйләшеп алыйк әле?

 

– Мә, абый, Кар кызы сине сорый!..

 

Фидан белән мондыйрак әңгәмә килеп чыкты:

 

– Нәмәкәй, Кар кызы?

 

– Фидан, газетада нинди сәхифәләр ошый?

 

– Миңа нәмәкәй ошый микән? Тә-әк... “Ял сәгате”, “Дөньяда ниләр бар?” бите ошый. (Кыштыр-кыштыр газета актарып, Фидан бөтен сәхифәләрне санап чыкты. – авт.) Сканворд зуррак булсын иде. Әти-әнине Яңа ел белән котласам ярыймы? Аларга саулык-сәламәтлек, бәхет-шатлык телим. Ә үземә теләк шундый: БДИны яхшы бирсәм иде.

 

Шуннан, Ленарның Кыш бабайдан бүләк сорарга онытылганы исенә төште. Автомат кирәк икән аңа, “музыкальный”.

 

Фидан белән сөйләшеп бетерүем булды, исемен әйтергә теләмәгән бер кыз шалтыратты.

 

– Сезнең газетаны безнең авылдагы бөтен кеше укый. Гайбәт сөйләүләрен теләмим, шуңа күрә исемемне дә әйтмим. Алексеевск районында яшәүче егетем Артемны газета битләре аша Яңа ел бәйрәме белән тәбрик итәсем килә. Ярыймы?

 

Матурым, бәйрәм белән сине! Исәнлек-саулык, мәхәббәтле тормыш, теләкләреңнең чынга ашуын телим. Мин сине бик-бик яратам!

 

Котлау астына, сине яратып Р., дип кенә куегыз, зинһар.

 

– Хөрмәтле, Р., Мәхәббәтегез җаваплы һәм мәңгелек булсын. Бәхетле булыгыз!

 

Саба районы Шәмәрдән бистәсеннән Валерий Егоров шалтыратты. Газета аша әнием Егорова Анастасия Степановнаны туган көне белән котлыйсым килә. Аның 2 гыйнварда туган көне – 84 яшь тула. Аңа тазалык-саулык, күңел тынычлыгы, мул табынлы тормыш телим. Беррәттән барлык туганнарымны Яңа ел бәйрәме белән дә тәбрик итәм!

 

Сарман районы Карашау-Саклау авылыннан Гөлнарага да 1 гыйнварда 14 яшь тула икән. Аны да туган көне белән котлыйбыз!

 

Лениногорск районы Чыршылы авылыннан 12 яшьлек Олеся Хафизова шалтыратып, Кыш бабайдан арыслан уенчыгы сорады.

 

– Олеся, Кыш бабайның бар кешегә дә бүләк таратырлык мөмкинлеге юк. Ачуланма инде, яме...

 

– Ярар, алайса, – дип телефонын куйды Олеся. Бераз вакыт үткәч, янә шул ук номердан шалтыратып, болай диде ул: “Сез нинди “подароклар” таратып утырасыз соң анда? Әбине Яңа ел белән котлый аламмы соң мин, хотя бы?”

 

Бөгелмә районы Сугышлы авылында яшәүче Гөлсинә әбиемне Яңа ел белән котлыйм, аңа исәнлек-саулык, озын гомер, бәхет телим. Чирләмәсен беркайчан да. Рәхмәт сезгә.

 

Актаныш районы Әнәк авылыннан Ләйлә Нургалиева шалтыратты. 10 яшьлек кыз нинди бүләк сорар микән дип уйлап бетерергә дә өлгермәдем, болай диде ул миңа:

 

– Яңа елда үзем “4”ле, “5”ле билгеләренә генә укып, гаиләм сау-сәламәт булсын иде дип телим. Кыш бабайга миннән сәлам әйтегез! Рәхмәт сезгә!

 

Кыш бабайдан бер чәчәк?

 

Арчадан булган укучыбыз Фәния Миңнемуллинага “Иманга юл” сәхифәсе бик ошый икән. Берәү генә түгел, ике бит булып чыксын иде ул”, – диде Фәния ханым. Үзем газетаны инде 2-3 ел алдырам, киләсе яртыеллыкка да язылдык.

 

– Ә кыш бабайдан ни көтәсез?

 

– Исәнлек-саулык. Балам уңышлы гына имтиханнарын тапшырып, каникулга кайтсын иде. Олы улым берәр бик яхшы, инсафлы татар кызы белән танышсын иде дип телим.

 

Мамадыш районы Хәсәнша авылыннан Сөембикә апа Нуриева зур борчу белән шалтыратты.

 

– Газетагызны гел укып барам. Менә матбугатка язылу вакыты да үтеп китте, язылырга өлгерми калдым. Хәзер нишлим микән дип шалтырата идем, сеңлем. Хат таратучы хатын атнага бер генә йөри, аның килгәнен көтсәм, бөтенләй вакыты чыга.

 

– Гыйнвар аена язылырга өлгермәгәнсез икән, февраль аеннан да башлап язылырга була. Өстәвенә, сез шалтыратканда әле язылу вакыты тәмамланырга 10 көннән артык вакыт бар иде.

 

– Балачакта калган бер вакыйганы да сөйлим инде. Миңа 6-7 яшь булганда, күрше әбисе арыш оныннан клиндерләр ясап, чыршыга элә иде. Без шуңа да шатлана идек. Чоры нинди булса да Яңа елны бәйрәм рухы белән каршы алып, күңел ачып озата идек. Яңа ел бәхет алып килсен, илләр тыныч булсын, сеңлем. Сау булыгыз.

 

Казаннан Фәүзия апа Зарипова шалтыратып, газета чыгаручыларга рәхмәт белдерде.

 

– Чыга башлаганнан бирле алдырам, үз язмаларымны кисеп җыеп барам, 40тан артты инде. Танышларга, ашка яки кунакка баргач, бар кешегә шушы газетаны рекламалыйм.

 

Кукмара районы Аксыбы авылыннан Фәйрүзә Хәбибуллина шалтыратып, “Безнең гәҗит”кә багышлап язган шигыре белән уртаклашты.

 

– Кыш бабай капчыгыннан ни көтәсез, Фәйрүзә апа?

 

– Саулык-сәламәтлек көтәм, иң мөһиме шул.

 

Әтнә районы Күәм авылыннан Дания апа Мөхәммәтшинаның теләге иң үзенчәлеклесе булды, мөгаен. Аның сүзләре күңелне актарып ташлады. Гомер буе эчендә йөрткән серне, иң ихлас хыялын ачкан кебек булды ул миңа.

 

– Сеңлем, исәнмесез. Кыш бабайга ышанмасам да, теләгемне әйтергә булдым әле. Миңа 74 яшь. Ирем дә, үзем дә гомер буе фермада эшләдек. Әйтсәм ышанырсыз микән, шушы яшемә җитеп, миңа берәүнең дә чәчәк бүләк иткәне юк. Телевизордан карап утырам да кочак-кочак чәчәк алучылардан көнләшәм. Әгәр ул Кыш бабай булса, миңа бер генә роза чәчәге булса да бүләк итсен иде. Безгә кадәр килеп җитмәс шул ул Кыш бабай, бигрәк ерак яшибез бит...

 

“Капчыктан принц көтәм...”

 

Еллар узган саен яшәү кыйммәтләре үзгәрә. Хәзерге буын Кыш бабай капчыгыннан прәннек белән мандарин түгел, ә башка бүләк көтә икән. Мәсәлән, принц!

 

...31539 абонентыннан килгән СМСта шул хакта сүз бара:

 

– Исәнмесез, Кыш бабай! Мин Лилия булам. Яңа елга бүләккә ноутбук, кинотеатрга билет һәм яраткан кешем булса иде. Тормышка ашмый торган хыялларым өчен гафу итегез! Мин шундый хыялый инде... Беләм, Кыш бабай, бар кешегә дә бүләк таратырлык мөмкинлегегез юк. Шулай да могҗизалар тормышка ашсын иде. Минем дә бит яратасым, яратыласым килә. Ләкин кайда ул принц? Таба алмыйм.

 

Әй, Лилия, мин дә синең кебек хыялыйрак шул. Ләкин хыяллар тормышка ашмый дип уйлавың – үзе үк ялгыш фикер! Ышанып яшәсәң, Кыш бабай бер принцны сиңа да китерми калмас. Миңа да, башкаларга да...

 

Капчыгына егетләр тутырып, шуларны чанага төяп, боланнарын кызлар янына куучы бабай күз алдына килеп басты әле синең хәбәрдән соң. Вәт шәп булыр иде! Вәт кинәнер иде кызлар Кыш бабайдан ел саен бер егет сорап...

 

Чыннан да, егетләр кая качып беткән соң ул? Менә Кар кызына шалтыратучылар да гел кызлар диярлек. Әллә ир-атлар газета укымый микән? Алло, егетләр...

 

...15610 абоненты шалтыратып уйнап арыгач, СМС язды. “Яңа елга яңа машина! Анысы да Эльвира өчен”, дип язылган иде анда.

 

Кемдер миңа машина бүләк итәргә җыена, ахры, җәмәгать. Шуңа шатланып, өч көн очып йөрим. Ышанам бит мин Кыш бабайга. Аның телефон номеры ...15610 белән тәмамлануына да бер шигем юк. Кыш бабай, ышанычымны акла, өметләремне өзмә инде, яме?!

 

Сезнең шалтырату-хәбәрләр бу санга да сыймаган икән, “Безнең гәҗит”нең киләсе санын көтә башлагыз. Фамилияләргә хилафлык килгән булса ачуланмагыз, телефоннан ишетелеп бетмәскә дә мөмкин. Безгә шалтыратып, теләк-хыяллары белән уртаклашканнарга зур рәхмәт. Барыгызны да Яңа ел белән котлыйм! Бөтен изге теләкләрегез кабул булсын!


Эльвира ФАТЫЙХОВА
Безнең гәҗит
№ 25 | 31.12.2009
Безнең гәҗит печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»