|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
22.08.2017 Хәвеф-хәтәр
Өч яшьлек баланың эченнән 20 магнит шар алганнарЧувашия республикасының Чабаксар шәһәрендә өч яшьлек бер балага гадәти булмаган операция ясаганнар – аның эченнән 20 магнит шары алганнар. Бу сабый популяр уенчык “Неокуб”ның шарларын йоткан булган. Эче авырта башлагач, аны хастаханәгә алып килгәннәр. Шарлар баланың нечкә эчәклегендә бер берсенә ябышып калган, тиз арада операция ясарга туры килгән. Баксаң, бу уенчык бала өчен куркыныч булып санала икән. Сабыйлар шарларны җиңел йота. Ә алар эчәклектә ябышып, перитонит авыруы китереп чыгарырга мөмкин.
--- |
Иң күп укылган
|