поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 23 Апрель
  • Руслан Сафин - актер
  • Шәфәгать Тәхәветдинов - дәүләт эшлеклесе
  • Рәис Гыймадиев - җырлар авторы
  • Эльнар Сабирҗанов - җырчы
  • Зилә Мөбарәкшина - журналист
  • Равил Әхмәтшин - дәүләт эшлеклесе
  • Илдус Ахунҗанов (1930-1990) - әдәбият тәнкыйтьче
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
22.08.2017 Мәгариф

Гонконг мәктәбендә инглиз телен укытучы татар егете белән ӘҢГӘМӘ

Берничә ел күргәнем, очратканым юк иде. Башкалабызның Бауман урамында күрештек. Илнур Миңнәхмәтов – Түбән Кама егете. 2008 елны КДУдагы татар филологиясе факультетының татар-инглиз телләре бүлеген тәмамлады. Укуын тәмамлаганнан соң, башкалабыздагы 19 гимназиядә – өч ел, 2нче лицейда бер ел инглиз теле укытты.

Казан мәктәпләрендә дүрт ел эшләде дә... юкка чыкты. “Син хәзер кайда, ни-нәрсә кыласың?” – дип кызыксындым.
 
– Мин алтынчы ел Гонконгта эшлим. Дәүләт мәктәбендә инглиз теле укытам. Казанда эшләгәндә дусларым, әле син – өйләнмәгән, максатчан, үҗәт егет, инглиз телен яхшы беләсең, нигә кайсыдыр бер чит илгә барып укытмаска, дип тәкъдим иткән иде. Чыннан да, яхшы фикер дип килештем. Кызыксына башладым. Дубайда, Катарда инглиз теле укытучылары кирәк, шартлары яхшы иде. Интернетта эзләнә торгач, Гонконгта да ихтыяҗ барлыгын күреп, анда мөрәҗәгать иттем. Килегез, диделәр. Бер елга куян тиресе дә түзә, шартлары ошамаса, башка җиргә күчеп була бит, барып карыйм әле дидем.
 
– Гонконг – шул ук Кытай бит инде?..
 
– Әйе, Кытай. Әмма кайбер кешеләр аны аерым дәүләт дип исәпли. Макао кебек ул да – Кытайның бер административ төбәге. Гонконг 1997 елга хәтле Англия колониясе булган. Англия егерме ел элек аны кире Кытайга кайтара. Без быел июльдә әлеге кире кайтаруның егерме еллыгын билгеләп үттек. Анда Кытай башлыгы да килде. Быел Гонконгның яңа башлыгы сайланды. Сингапур кебек ул да – аерым шәһәр. Ләкин аның, Кытайның башка калаларыннан аермалы буларак, үз сәяси системасы, парламенты, акча берәмлеге, полициясе бар. Саклану-оборона системасы гына Кытай белән уртак. Гарнизонда – Кытай хәрбиләре. Гонконгта инглизләрдән калган хокук системасы гамәлдә. Хокукый дәүләт буларак ошый ул миңа. Анда бөтен кеше хокуклары, хәтта Сингапурда булмаган хокуклар да саклана. Кытайда булмаган аерым җыелу, фикереңне белдерә алу, матбугат иреге кебек хокукларыбыз бар. Гонконгта хәзер җиде миллион кеше яши. Халкының күплеге ягыннан дөньяда беренче урыннарда торучы шәһәрләрнең берсе ул. Җире бик аз, кешесе бик күп. Эшкә урнашу өчен бирегә бик күп кеше килә. Бу кала нигездә хезмәт күрсәтү белән мәшгуль. Гонконг үзе бернинди матди байлык җитештерми. Лондон, Нью-Йорктан кала, дөньяның өченче банк, финанс хезмәте күрсәтү үзәге ул.
 
– Гонконгның үзендә дә инглиз телен белүчеләр аз түгелдер. Нигә сиңа өстенлек бирделәр икән?
 
– Британия колониясе булудан туктаганнан соң һәм Кытай хакимияте кул астына кергәч, аларда инглиз теленең дәрәҗәсе, статусы төшә башлый. Шуңа күрә, инглиз теле стандартларын югары дәрәҗәдә тоту өчен, чит илләрдән шул телне яхшы белүчеләрне чакыртып, җирле мәктәпләрендә эшкә урнаштырып, инглиз теле мохите булдырырга карар кылалар, белгечлегеңә карыйлар. Сайлап алганда, инглиз теле укыту буенча квалификацияләрең, дипломнарың бармы, телне нинди дәрәҗәдә беләсең, дип кызыксыналар. Мәгариф министрлыгына барып сынау тапшырасың, инша язасың. Әле тагын интервью комиссиясе бар. Анда син эшләячәк мәктәпнең директоры, аның урынбасары, министрлык вәкиле була.
 
– Кайда яшисең, атнага ничә сәгать эшлисең, җәй көне ничә көн ял бирәләр?
 
– Гонконгта кеше тәүлегенә ун-унбиш сәгать тә эшләргә мөмкин. Чөнки бездә яшәү шартлары бик кыйммәт. Нинди урында торудан башлап ашау-эчү, сәяхәт итү шактый күп акча таләп итә. Бөтен хезмәт күрсәтүләр кыйммәт. Шуңа күрә анда һәркем килеп урнаша алмый. Әйтик, Россия акчасына күчергәндә торак өчен аена йөз мең сум тирәсе түлим. Тәгаенләп тормыйм, мин шуннан ике-өч мәртәбә күбрәк хезмәт хакы алам. Анда укытучылар, хокукчылар, табиблар шактый яхшы яши. Мин атнага 25 сәгать укытам. Таләпләр шактый кырыс. Әйтик, 7 сәгать 50 минутта килдем, дип имза куярга тиешмен. Соңга калырга ярамый. Мәктәптән тыш чаралар булмаса, дүрттән, биштән соң китә алам. Билгеле, кайчан китүең ул көнне ничә сәгать дәресең булуга бәйле. Әйтик, дүшәмбе – өч кенә сәгать, пәнҗешәмбе исә алты сәгать дәресем бар. Даими рәвештә квалификацияне арттыру курсларында укып торабыз. Ел саен тәҗрибә арта бара. Ул хезмәт хакы артуга тәэсир итә. Әйтик, хәзер мин 16нчы дәрәҗәдә булсам, 32 нче дәрәҗәгә хәтле үсә алам. Һәр дәрәҗәгә ирешкән саен хезмәт хакың үсә. Без – укытучылар анда дәүләт хезмәткәре дәрәҗәсендә. Анда I-VI cыйныфлар – башлангыч мәктәп, VII-XII cыйныфлар урта мәктәп санала. 12 еллык уку системасы. Бер сыйныфта 30лап бала укый. Биш-алты параллель сыйныф булырга мөмкин. Мәктәпләр бик зур: гадәттә ике-өч мең бала укый. Анда элеккеге совет системасындагы кебек укучы өлгермәсә, сыйныфта утырып калып, ике ел укырга мөмкин.
 
Бер үк вакытта мин өлкәннәр өчен оештырылган тел курсларында да укытам. Анысы инде төп эштән, кичке сәгать алтыдан соң. Кайчагында ял көннәрендә дә укытырга туры килә. Шимбә-якшәмбе ял. Инглиз колониясе вакытындагы система саклангач, төп каникулыбыз – Раштуа. Яңа ел бәйрәмендә дә ял бирелә. Аннан соң кытайча Яңа ел бәйрәме. Ике атна дәвам итә торган зур ял ул. Аннан соң Пасха каникулы, язгы каникул. Бездәге кебек ял көннәре шактый күп. Җәйге ял Россиядәге кебек 45 көн тирәсе.
 
– Анда да Болония процессы гамәлдәме, бердәм дәүләт имтиханы бармы?
 
– Анда да бөтен нәрсә имтиханнарга корылган. Кеше стресс халәтендә яши. Бездәге кебек БДИ тапшыралар. Вузга керү-кермәвеңне билгели. Күпләр вузга керә алмый. Чөнки анда урыннар бик аз. Керә алмагач, төрле белгечлекләр алу өчен махсус уку йортларында укый. Акчасы күбрәк булганнар гадәттә Австралия, АКШ, Англиягә барып белем ала. Бездә бик күп халыкара мәктәпләр бар. Тик анда уку бик кыйммәт. Инглиз, кытай телләреннән, математикадан имтихан бирү мәҗбүри, аннан инде үзең сайлаган фән буенча сынау тапшырасы. Анда гел шундый киеренкелек – кеше имтихан биреп тора, бирә алырмынмы-юкмы, дип яши.
 
– Бу илдә гражданлык алырга җыенасыңмы?
 
– Гонконг гражданлыгы алыр өчен анда җиде ел торырга кирәк. Мин алтынчы ел яшим инде. Андый исәп бар. Башта яшәп тору хокукы бирәләр инде. Аңа ия булгач, җирле паспорт бирсәгез иде, дип мөрәҗәгать итә аласың. Гонконгның үз гражданлыгы бар.
 
– Хәзер Казанда да инглиз телендә белем бирүче халыкара мәктәп бар. Әгәр чакырсалар, анда кайтып укытыр идеңме? Анда да хезмәт хаклары шактый югары диләр.
 
– Бәлки укытыр идем. Шулай да мине Россиядәге халыкара мәктәп үзенә җәлеп итми. Чөнки анда барыбер балалар урысча сөйләшә. Чын мәгънәсендә халыкара мәктәп булсын өчен анда төрле милләт балалары укырга тиеш. Әгәр анда төп масса Казан балалары булса, анда берничек тә инглиз теле мохите булдырып булмый. Миңа анда эшләве кызык булмас иде. Анда студентлар төрле илләрдән җыелганга алар инглизчә сөйләшергә, аралашырга мәҗбүр. 2-3 процент кына башка илләрдән килгәч, күбесе барыбер урысча сөйләшә.
 
– Инглиз теленә мәхәббәт кайчан уянды?
 
– Мин Түбән Камада төрек-татар лицеен тәмамладым. Анда байтак фәнне инглиз телендә укыттылар. Нигез шунда салынды. Өченче курстан соң, “Алгарыш” программасы буенча бер ел Англиядә укыдым. Анда мин сөйләм теленә өйрәндем. Гомумән, анда барып кайту мине нык үзгәртте. Ул вакытта КДУда да укуымны өзмәдем, кайтып имтиханнарымны бирдем. Тел өйрәнү холыкка да нык бәйле. Әгәр һәвәслеген ачыклап алга таба үстерә алса, кеше күп нәрсәгә ирешә ала дип уйлыйм.
 
– Кытайдагы кебек гаиләләрдә бала саны чикләнгәнме?
 
– Андый чикләү юк. Гадәттә гаиләдә ике-өч бала.
 
– Гонконгта татарлар бармы? Татарча бик сөйләшәсе килгән вакытлар да буладыр.
 
– Анда урыс диаспорасы бар, Россиянең Генераль консуллыгы бар. Урыс якташлык җәмгыяте дә бар дип беләм. Кем тели, шунда теркәлә ала. Төрле чаралар оештыралар. Һәр елны алар безне Яңа елны бәйрәм итәргә чакыра. Ике ел элек Гонконгка Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов килеп киткән иде. Тик мин аның килүен ул киткәннән соң гына белдем. Ике-өч татар бар. Алар белән сирәк-мирәк аралашам.
 
– Гонконгта яшәгәч, кытайча да өйрәнә башламадыңмы?
 
– Анда кытайның бер диалекты – кантон сөйләме. Ул кытай теленнән шактый нык аерыла дип әйтәләр. Шуңа күрә кытайча өйрәнергә уйлаганым юк. Анда мондый ихтыяҗ да юк. Бөтен кеше инглизчә белә бит. Бәлки киләчәктә өйрәнермен. Гадәттә мин анда телевидениедә инглиз телле каналларны карыйм.
 
– Яшьләребезгә, яшьтәшләреңә нәрсә әйтер идең?
 
– Төрле илләрне гизәргә тырышыгыз. Дөньяга карашны ул шактый нык киңәйтә. Яңа нәрсәләр ачасың, төрле кеше белән аралашасың, төрле культуралар белән танышасың. Мин һәр елны июль аенда Казанга кайтам. Ни кызганыч, Казан яшьләренең күбесе алларына зур максатлар куеп яшәми дип уйлыйм мин. Күпләр агым уңаена йөзү ягын карый. Инглиз теле белән дуслашырга ашыкмыйлар. Әгәр максаты бар икән, кеше үзен, яшәү мохитен үзгәртә ала. Бөтен нәрсә акчага бәйле түгел. Теләк зур булса, әллә ниләр эшләргә мөмкин.

Рәсим ХӨСНЕТДИНОВ
Ватаным Татарстан
№ --- | 19.08.2017
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»