|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
21.08.2017 Шоу-бизнес
Гөлназ Сәфәрова улының туган көненә шәп бүләк ясаган (ФОТО)Бүген “Татар радиосы” ди-джее Гөлназ Сәфәрованың улы Айданның туган көне. Аңа 6 яшь тулды. Әти-әнисе нәрсә бүләк итте икән үзенә? – Нәрсә алыйк икән дип озак уйлап йөрдем, – ди Гөлназ. – Мин үзем кирәкле бүләк алу ягында. Шуңа да Айданга сәгать-телефон бүләк иттек. Аның элек тә шундый сәгате бар иде. Монысы тагын да камилләшкәнрәк, заманчарак. Сәгать аша бер-беребезгә шалтырата, смслар җибәрә алабыз. Баланың хәзерге вакытта кайдалыгын белеп торам. “SOS” кнопкасы да бар. Телефонны бит югалтырга да мөмкин, ә сәгать һәрвакыт кулда. Иң мөһиме: әлеге сәгатьтә уеннар юк. Нәрсә генә уйлап чыгармыйлар инде, – дип гаҗәпләнә алып баручы.
--- |
Иң күп укылган
|