поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
21.08.2017 Хәвеф-хәтәр

«Мондый мәхшәрдә исән калуы икеле: барча халыкның Казанны ташлап чыгып киткәнен хәтерлим»

«Казанда яшәгән барча халыкның шәһәрне ташлап чыгып киткәнен хәтерлим әле мин. 1917 елның август аенда булды ул хәл. Без Бишбалтада яши идек, көндез Пороховая станциясендә, аннары дары заводы ягында көчле шартлаулар ишетелә башлады. Шул чак күтәрелгән мәхшәрдән котыбыз очып, без бар көчкә урманга таба йөгердек. Бөтен кеше ташлап китте йортларын. Өйгә кире кайтырга куркып, атна буе урманда яшәдек».

Егерменче гасыр башында туган Казан кешесенең хатирәсе бу. Студент чагымдагы сабакташымның бабасы. Бергә укыган Казан егете үзенең озын гомерле бабасы белән чиксез горурлана һәм, фатирларына кергәндә, аннан без китаптан укып кына белгән тарихи вакыйгаларны сөйләттерергә тырыша иде. Хәтере әйбәт иде картның. Берсендә ул Казан каласын тетрәндергән шушы фаҗигале вакыйганы исенә төшерде.

Әйе, атаклы дары заводын һәм тирә-як бистәләрне ботарлап-кырып ташлаган дәһшәтле гарасат йөз ел элек булса да, казанлылар онытмый аны. Шуны уйлап, мин шәһәребезнең иң өлкән заводы тарихын өйрәндем һәм белгәннәремне сезгә тәкъдим итәм.

...1917 елның 14 августында өйләдән соң сәгать икеләрдә Пороховая станциясендә (хәзерге Лагерная станциясе) көчле ут чыга. Соңыннан дәүләт комиссиясе җентекләп тикшерсә дә, аның сәбәбе тәгаен генә аныкланган дип әйтеп булмый. Кайбер фаразлаулар нигезле дә шикелле үзе. «Тәмәке кабызгач, шырпысын сүндермичә ташлаган», – дип, бәлане станцада сакта торган солдатка аударырга теләүчеләр дә, «Ут махсус төртелгән», – дип, немец шпионнарыннан шикләнүчеләр дә хаклы сыман. Боларның кайсысы дөреслеккә якын икәнлеген чамалау өчен, шул чорны күз алдына китерергә кирәктер.

Мәгълүм булганча, 1917 елда беренче Бөтендөнья сугышы дәвам итә әле. Сугышта катнашкан илнең шундый зур дары заводын җимереп ташлаган бу янгынның алдан уйлап эшләнелгән диверсия булуы бик ихтимал, әлбәттә. Ул чакта 11 627 кеше хезмәт куйган завод елына 170 мең пот дары җитештергән бит. Биредә зур янгын кабызу өчен очраклы рәвештә ташланган тәмәке төпчеге дә җитәсе булгандыр дип фаразлаучылар да чынлыктан ерак тормый кебек. Агач йомычкалары салынган снаряд әрҗәләре шыплап тулган станцада эссе җәй көнендә ут чыгарырга күп кирәкмени?

Кыскасы, һәлакәткә китергән очкын абайланмый калына, күрәсең. Ут бик тиз тыя алмаслык «кызыл әтәч»кә әверелә һәм шундагы такта әрҗәләр өемен элеп ала. Ә аларда исә саламга йә йомычкага төрелгән фугаслы снарядлар ята... Күп тә үтми, рәт-рәт итеп өелгән әлеге корал зур учак эчендә кала. Һәм шундук утны сүндерү мөмкинлеге дә өзелә: дары салынган снарядлар кызудан шартлый башлый. Ул гына җитмәгән, шартлаудан чыккан көчле һава дулкыны бүтән снарядларны, туптан аткандай, тирә-якка очыра. Станцадан ерак урнашмаган артиллерия келәтләренә генә түгел, дары заводы цехларына ук барып төшә алар. Менә шул чак күз алдына китерә алмаслык дәһшәтле мәхшәр кузгала да инде.

Сугыш өчен ясалган ядрәләр бөтен тирә-якны, бомба яудырган кебек итеп, җимереп-ватып-яндырып бетерә. Заводның дары ясала торган цехларында һәм дары базларында коточкыч шартлау хасил итә. Шартлаудан соң көчле янгын кабына.

Бу куркыныч мәхшәрне табигый гарасат – җир тетрәвенә яисә көчле вулканга гына тиңләргә мөмкиндер. Кеше ихтыярына буйсынмыйча тарала торган мәгълүм чылбырлы реакциягә охшап киң җәелә һәлакәт дулкыны. Аңа каршы торырлык нинди дә булса чаралар күрергә дә мөмкин түгел: һәр тарафта берөзлексез снарядлар очып килеп шартлап тора. Тирә-як бистәләрдә һәм авылларда яшәүче халык, коты очып, кайсы кая качып бетә. Казансу елгасының икенче ягында яшәүче казанлылар да, бәладән баш-аяк дигәндәй, шәһәрдән чыгып китүне мәгъкуль күрә.

Үзеннән-үзе сорау туа: мондый дөнья җимергеч көчкә ия булган шартлаткыч ни өчен кеше күп яши торган калада ясала соң? Аны ачыклау өчен, дары заводының төзелү тарихына күз салыйк.

Сугыш кораллары өчен иң кирәкле әйбер – дарыны күпләп җитештерү зарурлыгы тугач, патшабикә Екатерина II заводка урынны Казан ягында табарга куша. бу әмер 1782 елда бирелә. Артиллерия һәм фортификация канцеляриясе указы буенча урын сайлау бурычы генерал Баннер әфәндегә йөкләнелә. Генерал завод урынын табу эшен оештыра һәм аны шәһәрдән җиде чакрым читтә – Казансу елгасы аръягындагы Кызыл Тау дип аталган үрдә билгели. Завод биләмәсе 46 дисәтинә белән чикләнелә.

Әйтергә кирәк, гаҗәеп матур табигать почмагында сайлана төзелеш мәйданы. Күпләп җәнлек һәм кош-корт яшәгән урманы, балыклы тирән күлләре, җиләк-җимешкә бай әрәмәле аланлыклары белән үзенә тарта торган булган ул як казанлыларны. Кызыл Тау итәгендә урнашкан кечкенә генә авыл да, исеме җисеменә туры китерелгәндәй, Җиләкле дип аталган аның.

Заводка урын үлчәнгәч, патшабикә, махсус указ чыгарып, казна предприятиесен өч ел эчендә төзеп бетерергә боера. Әмер үтәлә: шул чактагы акча бәясендә 19 336 сумга төшкән бу зур төзелешне хәтта вакытыннан алда очлап чыгалар. Екатерина IIнең абруе көчлелеген күрсәткән бер деталь дисәң дә ярый мондый тырышлыкны. Казан дары заводы 1788 елның 24 апрелендә тәүге дарысын ясап чыгара.

Билгеле, ату коралларының һәр төренә кирәкле булган дарыга ихтыяҗ даими арта бара. Завод та үсә. Төзелеп берничә ел үтүгә, предприятиене киңәйтү турында әмер чыгарыла, һәм моның өчен тагын 335 дисәтинә җир бүлеп бирелә. Җиләкле авылы да күчерелә. Заводта яңа цехлар ачу һәм яңа җиһазлар урнаштыру хисабына җитештерү кискен күтәрелә. Мәгълүм 1812 елда – Ватан сугышы елында Казан 30 мең пот дары ясап, җиңүгә зур өлеш кертә.

Казан дары заводының үз вакыты өчен алдынгы хуҗалык булуын да әйтергә кирәк. «Казна заводы» дигән мөһер аңа киң мөмкинлекләр ачкан. Технологияне яңартып торуга һәм җитештерүчәнлекне үстерү чыгымнарына дәүләт акчаны жәлләмәгән. Шулай ук анда эшләүчеләр өчен дә ару гына уңайлыклар тудырылган. Хезмәт хакы буенча шәхси хуҗалыклар аңа тиңләшә алмаган, 11 сәгатьлек эш көне дә заманында сирәк очрый торган яхшы шарт... Мисалга, күрше Алафузов фабрикаларында хезмәткәрләр 15әр сәгать тир түгәргә мәҗбүр ителгән. Дары заводында техник белгечләрнең аеруча кадерлеләнүен дә өстик. Лаеклы ялга чыкканда аларга, мәсәлән, өй салырга һәм ат-сыер алырга җитәрлек итеп акча бирелә торган булган.

Хәер, үзләренә торак һәм каралты-кура төзүдә башка эшчеләр дә калышмый. Тиз арада завод янында яңа бистә – Дары бистәсе калкып чыга. Зур урам (хәзер Фрунзе), Фуршат урамы (Болотников), Царевококшайская урамы (Кызыл Кокшай) кебек киң һәм озын урамнардан торган ул. Бу исемнәр 1808 елда теркәлгән.

Заводта төп эшне алып баручы белгечләр, нигездә, читтән килгән кешеләр булса, татарлар да анда үзләренә шөгыль тапкан. 1830 елда Дары бистәсенең үзәк урамында мәчет ачылуы милләттәшләребезнең анда ишле булуы турында сөйли. Мәчетне Муса әфәнде Адамов төзетүе мәгълүм. Предприятие җитәкчесе генерал-майор Реслен хәтта әлеге мәчет мулласын идарә итүчеләр исемлегенә кертә һәм аңа елына йөз сумлык хезмәт хакы билгели.

Дары ясавы никадәр катлаулы һәм куркыныч булмасын, хезмәт сөйгән Казан халкы заводка тартылган. 1840 елда биредәге Болынлык һәм Сабан урамнары чатында тагын бер зур мәчет ачыла. Анысын сәүдәгәр Рәфыйков салдыра.

Завод үсә, яңара, техник яңарыш хисабына күтәрелә. Иң зур үзгәртеп коруларның берсе 1885 елда башлана. Предприятие үзенең 100 еллык юбилеена елына 70 мең пот дары ясарлык итеп яңадан җиһазландырыла.

Юбилей дигәннән, Казан дары заводы төзелүгә бер гасыр тулуын бөтен шәһәр зурлап бәйрәм итә. 1888 елда шушы бәйрәмгә багышлап, завод каршындагы бакчада «Баш капка» дип аталган архитектура корылмасы куела. Хәзерге көнгә кадәр сакланган әлеге тарихи ядкарь безнең чор казанлыларына «Кызыл капка» исеме белән мәгълүм.

Куәтле заводны таныткан тагын бер яңалыкны әйтмичә мөмкин түгел. Хикмәт шунда: моңа кадәр кулланылган кара дары төтен чыгарып яна торган булган. 1889 елда төтенсез дарының химик составы ачыла. Предприятие командиры Всеволод Лукницкий, яңа төр дары җитештерү өчен, цех төзергә җиң сызганып тотына. Гомерен дары ясау эшенә багышлаган бу шәхесне казанлылар яхшы хәтерли. Заводта 40 ел эш оештырган җитәкченең фидакарьлеге әле дә үрнәккә куярлык. Всеволод Лукницкий заводны төптән үзгәртеп коруны аның йөз еллыгына очлап чыга. 1893 елда яңа төр – төтенсез дары ясый торган зур цехны да төзетеп бетерә. Моның белән дә тынычланмый: 1915 елда тагын бер цех ача һәм Казанда дары ясау елына 168 мең потка җитә.

Бу эштә тынычланырлыкмыни! ХХ гасыр Россия өчен башыннан ук тынгысыз гасыр булып чыга бит. Дарыга ихтыяҗ даими үсеп тора. Сугышлар ашыктыра, билгеле. Менә бу алны-артны күрми кабалану бервакытта да яхшыга китерми шул.

Дары җитештерү, беренче чиратта, гаять куркыныч эш. Иминлек кагыйдәләренең һәр таләбе кан белән языла дигән сүз дары ясауда аеруча дөрескә чыгадыр.

Кызганычка, Казан дары заводында да фаҗигаләр булгалап тора. Күпләп кеше үлеменә китергәннәре дә байтак. Әйтик, 1893 елның 18 гыйнварында пироксил киптергечендәге шартлау дүрт кешенең гомерен өзә. 1894 елның 2 июнендә дары киптергечендәге шартлау шунда хезмәт иткән җиде кешене үтерә. Шул ук елның 2 август көнендә, кемнеңдер саксызлыгы аркасында, 400 пот дары тупланган киптергеч күккә оча. Анысыннан соң дары ясаучылар 11 иптәшен җирләргә мәҗбүр була.

 1917 елның 14 август көнендә башланган янгын һәм шартлауларда җәмгысы сигез кеше һәлак була һәм 20 кеше яралана. Һәлакәт сәбәпләрен тикшергән дәүләт комиссиясе мәгълүматлары бу. Моңа шул заманда ук ышанучы булмаган диярлек. Чыннан да шундый коточкыч хәтәр фаҗигадә исән калуың бик чамалы. Гарасатны күз алдына китерү өчен, шаһитлар язып калдырган истәлекләргә күз салыйк.
Әйтик, предприятие командиры генерал Лукницкийның үлемен күргән кешенең бу җөмләләре генә дә күпне аңлата: «.... Завод эченә снарядлар яңгыр шикелле яуды. Хәтта куркынып һавага күтәрелгән күгәрченнәр дә, ядрә тиеп, җиргә таш кебек коелып төшә иде...» Менә шулай утка тотылган җирдән исән чыгуы, ай-һай, мөмкинме икән?

Биредә Всеволод Лукницкийның кыюлыгын искә алу зарур. Төштән соң өендә ял итеп утырган генерал беренче шартлау тавышын ишетүгә, заводка чаба. Әлбәттә, ул үзенә нинди зур куркыныч янавын яхшы аңлый һәм аның кире якка китү мөмкинлеге дә булгандыр. Ләкин биредә 40 ел эшләгән җитәкче мәхшәр кабынган хуҗалыгын ташлап качмый. Янгынны чикләү чараларын күрергә ниятләп йөгерә. Шунда ул, ядрә тидереп, кулын өздерә. Ярдәмчеләре, бер җигүле атны туктатып, яралыны хастаханәгә озаталар. Җитәкче кан күп югалта һәм юлда җан бирә. Мәшһүр генералны казанлылар, гарасат туктагач, зурлап җирли.

Ни кызганыч, шартлаткыч җитештерүчеләр арасында югалтулар хәзер дә булып тора. 230 ел элек төзелгән завод, йоклаган вулканны хәтерләтеп, үзенең кискен холкын вакыт-вакыт искә төшереп ала. белгечләр аянычлы хәлләрнең сәбәбен технология җиһазларының гаять дәрәҗәдә искерүендә күрә. Көн кебек ачык: хәзер биредә, узган гасыр җиһазларын яңарту белән шөгыльләнмичә Казаннан ерак җирдә замана таләпләренә туры китереп, өр-яңа предприятие төзергә кирәк. Миллионнан артык кеше яшәгән кала эчендә әлеге дәһшәт чыганагын калдырырга һич ярамый, аны музей итеп кенә сакларга ярый. Кеше гомерен кыйган фаҗигаләр сабак булсын иде.


Ильяс САЛИХҖАН
Шәһри Казан
№ --- | 21.08.2017
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»