• 03.08-23.08 Гигант шоу. Цирк. 13:00
  • 30.08 "Күтәренке күңел белән". Музыкаль-юмористик шоу. УНИКС. 18:00
  • 15.10 Әнвәр Нургалиев. УНИКС. 18:30
  • 25.10-28.10 Ришат Төхвәтуллин. УНИКС. 18:30
Туган көннәр
  • 21 Август Фәнис Кәлимуллин
  • 21 Август Ләлә Миңнуллина
  • 21 Август Харрас Әюпов (1946-2008)
  • 22 Август Энҗе Басыйрова
  • 22 Август Яхъя Халитов
  • 22 Август Тәлгать Абдуллин
  • 22 Август Айгөл Бариева
  • 22 Август Алмаз Фәтхуллин
  • 22 Август Марат Бәшәров
  • 23 Август Дания Нуруллина
  • Этнэдэн Фэнияне эзлим.1954 елгы.Богелмэдэ Укыган иде. Ике кызы бар икэнен белэ идем. Тубэн Коеккэ Файзрахманов Салихка кияугэ чыккан иде. Кызлары Лилия, Лидия исемлелэр. Телефон номерым 89393321749
  • Бер булмале фатир снимать итабез Ике егет тулырак мэглумат тел буенча тел 89393923808
  • Павлюхина урамындагы тулай торак бүлмәсен тәртипле кызларга озак вакытка арендага бирәм. 89033052264
  • 2109 машинасынын сул як ишеклэре сатыла. Черемэгэн, тузмаган. Бэясе договорная. Тел.:89270410678.
  • Отопительный радиатор сатыла. 1 шт.-1000 сумнан. 6 штук. Тел.:89270410678
  • Сенчик сатыла (килосы 230 сум), суган сатыла (килосы 25 сум).Сенчикнын корэне дэ бар.Атаныш районыннан. Тел.:89270409370
  • Авыл кукэе сатам. 10 шт. - 60 сум. Узем алып килеп бирэм. (Казан шэхэре буенча). Тел.: 89375255146
  • Казанда, Үзәккә якын урында, ике татар тәртипле, начар гадәтләрсез, студент егетләргә вакытлыча яшәп торырга 1 бүлмәле фатир кирәк.15-16 мең тирәсе. Телефон: 89963369167
  • Казан үзәгендәге ремонтланган чиста бүлмәгә кертергә кыз кеше эзлибез. Бик уңайлы урында, тукталыш якын. КГСАУ, КГТУ һәм башка вузлар тирәсендә. Адресы - Әмирхана Еники, 3. Тел.:89375779892
  • Казан шәһәре Бр. Касимовых 22/7 адресы буенча урнашкан бүлмәгә начар гадәтләре булмаган ике кыз кертәм. Яшәү өчен барлык шартлар да бар. Тел: 8987 209 86 93

 

 

 
Архив
 

               

03.01.2010 Мәдәният

БӨРКЕТ БУЛЫП КАЛУ

Мәдәният тормышындагы мөһим вакыйгаларда, ул берәр күргәзмә, яисә берәр кичә булсынмы, бөркетнекедәй үтәли карашы белән халыкны күзәтә, берәгәйле сүзе белән сискәндерә, кирәк булганда оялта Әзһәр Шакиров. Тикмәгә генә Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры директоры Шамил Закиров аның хакында: "Җәмгыятьтә барган һәрбер вакыйгага үз карашы булган, гаделсезлеккә каршы чәчрәп чыга, туры әйтә торган объектив кеше. Ул хискә бай, саф күңелле..." – димәгәндер. Щепкинчылар аны үзара яратып, безнең иң кечкенәбез, дип дәшәләр. Менә шул төпчек щепкинчы да озакламый җиденче дистәне тутыра икән инде.

Сәнгатьтә яшь мөһим түгел, дигән бер акыл иясе. Бу чыннан да шулай, чөнки Татарстанның һәм Россиянең халык артисты, Г.Тукай исемендәге дәүләт бүләге иясе Әзһәр Шакиров бүген туарга талпынган татар киносында да, Камал сәхнәсендә барган премьераларда да төп рольләрне башкара. Бу җәһәттән аның тормыш һәм иҗат юлы белән кызыксынучылар да шактый. Менә шуңа күрә бүгенге әңгәмәбез газета укучыларга да кызыклы булыр дип уйлыйбыз. Алдан ук әйтеп куйыйк: ул һәрвакыттагыча, үтә туры сүзле булуы белән үз кыйбласына тугры калды.

 

– Щепкинчылар – татар театрын иң югары ноктасына җиткерүчеләр, дигән фикер яши, сез шуның белән килешәсезме? Хәзер исә щепкинчылар туарга талпынган татар киносына да ярдәм итәргә омтылалар. "Күктау", "Бөркетләр" фильмнарында да катнашкан кеше буларак, кино сәнгатенең халәтенә бәя бирсәгез иде.

 

– Мин татар театрын бары тик рус театры белән генә чагыштыра алам. Әмма безгә һәрвакыт, сез руслар белән тиңләшә алмыйсыз, чөнки алар бөек милләт, шуңа күрә аларның театрлары да бөек, дип өйрәттеләр. Ләкин әдәбиятта, сәнгатьтә халыкның сан ягыннан күп булуы һәрвакыт та да хәлиткеч роль уйнамый. Менә Рәсүл Гамзатовны гына алыйк. Ул бит нибары йөз мең булган халыкның улы. Әмма аңа егерменче гасырның уртасында тиңнәр бик сирәк булды. Әйтик, Чыңгыз Айтматов – өч миллионнан аз гына артык булган кыргыз халкы вәкиле. Аңа тиң язучылар да бик сирәк. Дөрес, без аларны рус теле аша белдек. Әмма алар үз фикерләрен ана теле аша әйттеләр. Мин шуны әйтмәкче булам: сан ягыннан күп булмаган милләтләр дә бөекләрне тудыра ала.

 

Әгәр синең максатың халкыңның барлыгын, бөеклеген аңлату икән, ул вакытта синең киноң булырга тиеш. Бу хоккей яки футбол гына түгел инде. Дөрес, спорт белән дә милләтне күтәреп була. Әмма моның өчен командада үз милләтең балалары уйнарга тиеш. Ә болай, хоккейда ике татар, футболда, баскетболда берәү дә юк. Нәрсә соң инде бу? Әлбәттә, сатып алып бөтен әйберне эшләргә була анысы. Әмма үзеңнекен үстереп, үзеңнекен мәйданга чыгару ул – бөтенләй икенче әйбер.

 

Кино өчен акча юк, дигән сүзләр исә чеп-чи ялган. Кино үзе акча дигән сүз бит инде ул. Прокаттан миллионлаган табыш алып була. Әнә "Чыңгызхан"ны төшерделәр дә бөтен дөньяга тараттылар. Ә бит Чыңгыз хан – татар кешесе. Безнең аның турында үз сүзебезне әйткәнебез дә юк.

 

– Режиссер Рамил Төхвәтуллинның "Зөләйха" фильмы татар халкы турында фикер әйтергә омтылу түгел идемени?

 

– Омтылу иде, әмма аны фестиваль программасына кертергә дә курыктылар шул. Испанлыларның Көньяк Американы колониягә әйләндерүе хакында нинди генә кинолар төшермәделәр. Аңа карап бүгенге испанлыларга әшәке халык дип әйтмибез бит. Ә без – татарлар куркабыз. Чын дөреслекне хәтта кинода күрсәтергә дә куркабыз. Ә бит безнең кинога төшерерлек бихисап тарихи байлыгыбыз бар. Рәсәйдә төшермәсәләр, чит илдә төшерерләр иде. Һаман бер әйбер: эшләргә кешесе юк. Ә болай, безнең кино сәнгатендә беренче адымнарны мин хуплыйм. "Алтын мөнбәр" мөселман киносы фестиваленә әзерләнеп, елына кимендә 2-3 фильм төшерәләр икән инде, татар халкы өчен моннан да зур бәхет юк. "Алтын мөнбәр"дәге фильмнарны караганнан соң шундый фикер кала: дөньяда биниһая зур үзгәрешләр бара, Ислам тәгълиматы бүген иң көчлеләрдән санала. Аллаһы Тәгалә бөтен халыклар өчен бар һәм бер. Шушы бөек фикер халыкларны берләштерергә ярдәм итә. Шуңа күрә бу фестиваль безне халык буларак та, дәүләт буларак та бик югары күтәрә.

 

– Театр тормышына кире кайтсак, килешәсездер, режиссер театрга чор алып килә. Ә сез – төрле режиссерлар белән төрле чорда эшләгән актер.

 

– Сәнгатьтә бер генә нәрсә дә кабатланмый. Талантлы режиссерлар бигрәк тә. Марсельгә килгәндә, миңа аның бер омтылышы бигрәк тә ошый иде. Ул, татар театры бүтәннәрдән берничек тә ким булмаска тиеш, дигән уй белән яшәде. Без беренче булырга тиеш дигән фикерне каныбызга, җаныбызга сеңдерә алды. Гастрольләр белән Себергә, Омск, Новосибирск, Красноярск, хәтта Тындага кадәр барып җиттек. Спектакльләрне айлар буе уйнасак та, бөтен билетлар сатылып бетә иде. Хәтта 1957 елны Н. Хрущев Мәскәүдә татар театры ачарга тәкъдим итте. Әмма үзебезнең татарлар, обком җитәкчеләре каршы килде. Артистлар Казаннан Мәскәүгә китеп бетәчәк, дип уйладылар. Ә бу аларның иң зур хатасы иде. Бездәге талантлар Мәскәүгә дә, Казанга да җитәрлек. Аннан соң, ул бит театрда үзе генә түгел иде. Празат абый Исәнбәт, Рифкать абый Бикчәнтәев, Хөсәен абый Уразиков, Ришат Хаҗиәхмәтов, Дамир Сираҗиевлар спектакльләр куйды. Шуңа күрә артистларга да җиңелрәк булды.

 

Фәрит Бикчәнтәевне Марсельнең укучысы, диләр. Әйе, театр училищесында аның курсында укыгач, аннан соң театрда үскәч, һичшиксез, тәэсире булмый калмагандыр. Ләкин аңа Мәскәүдә укыганда күргән спектакльләр, кинолар ныграк тәэсир иткәндер дип уйлыйм. Адәм баласы бал корты кебек бит ул, мәгълүматны төрле җирдән җыя. Мин Фәрит белән белән шактый рольләр эшләдем. Бик рәхмәтлемен. Ләкин ул Марсель түгел, бөтенләй икенче режиссер һәм бу шулай булырга тиеш тә. Шуның белән ул миңа кадерле дә. Фәритнең киләчәге барлыгына ышанам. Ул һаман эштә, үсештә, эзләнүдә.

 

– Сез үзегезне теләгән рольләрне генә башкарган кеше дип саный аласызмы?

 

– Артист өчен бу мөмкин түгел. Мин теләгән әсәрләрне театр куймады да. Яшь чагында мөмкинлекләремә артык ышанганмындыр, күрәсең. Ә режиссерларда миңа карата андый ышаныч булмаган. Театрда артистның язмышын режиссер хәл итә. Шулай да Дамир Сираҗиев "Ахырзаман" спектаклендә Бостон ролен биреп, миңа зур ышаныч белдерде. Иҗат кешеләре арасында бер-береңә ышану сирәк була. Моны үземә татырга туры килде. Миңа бер генә режиссер – Гали абый Хөсәенов кына ышана иде. Ә минем иптәшләремә Марсельнең ышанычын яулау бәхете күбрәк тәтеде. Алар өчен махсус куелган спектакльләр дә булды.

 

– Фәрит Бикчәнтәевнең соңгы эшләреннән "Курчак туе" спектаклен алыйк әле. Анда сез бай ролен башкардыгыз. Ул роль белән килешеп уйнадыгызмы? Бездә шундый байлар чыннан да булганмы икән?

 

– Башта ул рольдән баш тарттым. Татар байларын дөньяда иң кабахәт, иң ямьсез кеше булган дип сәхнәдә күпме күрсәтергә була! Тарихта бит бөтенләй икенче факт ярылып ята: шулар акчасына мәктәпләр, мәчетләр төзелгән, газета-журналлар чыгарылган. Өстәвенә байлар малының кырыктан бер өлешен зәкят итеп биргән. Кыскасы, әгәр без моңарчы театрда күрелмәгән татар баен күрсәтә алсак, мин канәгать булыр идем. Спектакльдә татар баеның мәхәббәт аркасында фаҗигагә килүе минем өчен иң кадерлесе булды. Мондый татар кешесен уйнауны үзем өчен яңалык дип кабул итәм. Төп рольне башкаручы Нәфисә Хәйруллина өчен бик сөенәм. Аның мөмкинлекләре зур, бу бит әле – беренче эше.

 

– Сез тудырган рольләрне күздән кичереп чыктым да тискәре образларның күплегенә хәйран калдым. Алар, телисеңме-теләмисеңме, күңелдә барыбер үз эзен калдыра. Сезнең дингә килүегез, хаҗ кылуыгыз да шуннан чистарынуга омтылыш булмадымы?

 

– Мин Хельсинкида гастрольдә идем. Шунда Равил хәзрәт Гайнетдин дә килгән. Сүз ара сүз чыгып, синең берәр теләгең юкмы, дип сорап куйды. Хаҗ кыласы иде, дидем. Хаҗ кылу ул бит сәяхәт кенә түгел. Аңа бик зур әзерлек кирәк. Минем әти-әнием дә хаҗ кылырга лаеклы кешеләр иде. Әти дүрт чакрым ераклыктагы Буралы авылына һәр җомга намазына йөрде. Әлбәттә, хаҗга бару минем өчен зур бәхет булды. Дөрес, анда бик каты авырдым, температурам 38,9 га күтәрелде, аяклар шеште. Күрәсең, климат үзгәрү нык тәэсир иткәндер. Бездә 25 градус суык иде, анда 38 градус эссе. Чирләдем, ләкин авыруны берничек тә тоймадым. Ходай Тәгалә көч биргәндер.

 

– Тискәре рольләрне уйнасагыз да, халык сезне ярата. Бу, мөгаен, сезнең иң начар кешенең дә матур ягын күрсәтергә омтылудан киләдер.

 

– Тискәре роль уйнаган артистны ничек яратырга мөмкин инде? Хатынын алдый, баласын ташлый, кешеләрне харап китә. Аннан карт кеше рольләре. 27 яшемдә Шәүкәт абый Биктимеров, Равил Шәрәфиевләрнең, Ринат Таҗетдиновларның әтиләрен, бабаларын уйнап йөрдем. Кыскасы, театрда "иң карт кеше" идем. Шуңа күрә тамашачы мине яратты дип уйламыйм. Мине бер генә нәрсә коткарды: ул да булса – телевидение. Менә анда уңай рольләрне уйнадым инде. Ул вакытта Бразилия сериаллары юк, халык ябырылып телевизион спектакльләрне карый. Ә мин фаҗигале язмышларны башкарам. Телевизион спектакльне караганнан соң урамнарда туктатып, җылы, ягымлы сүзләр әйтә башладылар. Шунда гына халыкның ничек яратуын аңладым.

 

– Нәҗибә апа Ихсанова белән артист булырга Казанга чыгып киткән малай бит сез. Артист хезмәтенең тиешенчә бәяләнмәвен дә, бигрәк тә матди яктан алганда, җилкәгездә татыган кеше. Бу һөнәрне сайлавыгызга үкенгәнегез булмадымы?

 

– Укып бетергәч, 70 сум хезмәт хакы билгеләделәр. Авылга кайткач, нүжәли җүнлерәк эш таба алмадың, бу кыяфәтең, белемең белән шуңа риза булып йөрисең, диделәр. Әмма театр училищесында укыганда шулай тәрбияләделәр ки, безнең өчен сәнгатьтән бөек әйбер юк иде. Аңа нормаль кеше түзә алмый. Филармониядә гастрольләрдә йөреп кенә өс-башны карый алдым. Ширияздан абый Сарымсаковка, җитте, филармониягә китәм дигәч, ул мине туктатып калды. Ә филармониядә эшләп йөргәнемне кешегә әйтергә дә ояла идем. Менә хәзер аптырыйм, шундый талантлы кызлар, егетләр бүген театрда биш мең тәңкәгә эшләп йөриләр. Мине хәзер бер генә нәрсә борчый: талантлы татар балалары, татар театрын ташлап, ничек кенә булса да Мәскәүгә китәргә тырышачак, чөнки алар анда акча эшләячәк. Моңа мисаллар да җитәрлек: Чулпан Хамматова, Марат Бәшәров, Роза Хәйруллина (алар үзләрен татарлар дип йөртәләр бит). Бу хәлне бары тик татар театрын "Национальное достояние России" дәрәҗәсенә күтәреп кенә хәл итеп була. Мәскәүнең, Петербургның академия театрында артистлар нинди хезмәт хакы алалар, безнең артистлар да шулай алырга тиеш. Шунсыз татар театрының киләчәген күз алдына китерүе бик авыр. Ә бит Россиядә татар театры – иң көчлеләрдән берсе.

Гөлинә ХИСАМЕТДИНОВА
Ватаным Татарстан
№ 1-2 | 01.01.2010
Ватаным Татарстан печать

Фикерләр

№10 (31839) / 08.01.2010 16:46:42

Гөлинә, нигә син Гыймадова түгел ул?

№9 (31836) / 08.01.2010 14:14:05

!!!!,
шулай шул,шуңа күрә күпләр аңлый алмый.Киномы бу,башка әйберме икәнен?!.

№8 (31835) / 08.01.2010 13:10:42

?,
ә-ә-ә без көмәндәгене узи аша карыйбызмыни?!)))) чынлап алай булса, без анда нинди дә булса уродлыклар юкмы икән дип карап утырабызмы!?... 

№7 (31827) / 07.01.2010 15:29:50

Татар киносы ничек тәпи йөреп китә алсын? Ул бит әле тумаган.Кино студиябыз,җиһазларыбыз,укыган артист һәм режиссёрларыбыз,һ.б,һ.б.,бик күп әйберләрез булмый торып,ничек кино тусын,ди?
Бүген татар киносы ясарга маташучыларга рәхмәт инде,тырышалар,халкыбызга хезмәт итәләр!

№6 (31825) / 07.01.2010 10:00:49

Во первых Әзһәр Нәҗибә белән укырга чыгып китмәде,Әзһәр белән Нәҗибә чыгып китте.
Кем уйлаган ,яшь чагындагы стеляга Әзһәрдән ,олгая тошкәч шудай төпле,динле Әзһәр чыгар дип...
Шатланам гына.
Батулла белән бер рәттә күрәм аларны.Яшьлекләре бурный-безбожный,картлыклары тынычлыкта,диндә.

№5 (31791) / 05.01.2010 18:44:08

Әзһәр абыйның үзенең әнисе турындагы язмасы тетрәндергеч. Ул язманы читтә яшәүче татарларга таратып Татарстан радиосы бик күркәм эш эшләде.
Озын гомерләр Сезгә, Әзһәр абый!

№4 (31751) / 04.01.2010 21:25:02

Гоньщикка ќавап: ђ син кем акчасына яшим дип белђсећ соћ, надан баш? Бљтен татар халкы бушка эшлђп, татардан ќирђнњче негр спортсменнарга миллионнарын озатып ята тњгелме соћ? Спорт башкаласы булу љчен инопланетян спортсменнар гына сатып аласыбыз калды бит инде! Тарих бу хђллђргђ килђчђктђ бђясен бирђчђк ђле. Моны миллђтебез горурлыгы булган Ђзџђр Шакировлар да књрђчђк, аллаџы боерса!

№3 (31743) / 04.01.2010 16:15:26

Әзһәр абый иң милли җанлы КЕШЕ һәм минем иң яраткан артистым ул!

№2 (31739) / 04.01.2010 14:40:32

Рәсим син минга ярышка бер тиен булса да биргэнен бармы?

№1 (31721) / 03.01.2010 21:27:23

Әйе, Әзһәр абый Шакиров туры сүзле генә түгел, ул аек акыл йөртеп татар халкы өчен җаны әрнегән кешеләрнең берсе. Әгәр безнең "хөрмәтле" депутатларыбызның да йөрәкләре татар халкы өчен әрнесә (сүз сөйләсәләр түгел), татар халкын милләт итеп күрергә булыр иде.
Әйе, әгәр дә бер генә легионер хоккейстны сатып алмыйча, шул миллионнарны татар халкының мәдәниятенә тоткан очракта, карарлык татарча кинолар да куярлык талантларыбыз бар. Ничек итеп бер кинокамера белән, киностудиясез, трюкларсыз тамашачыларны җәлеп итәрлек кино куеп булсын. Инде үзгәртеп корулар башланганга 24 ел вакыт узып китте, татар киносы һаман әле "тәпи йөрергә" өйрәнә алмый. Чөнки беренче урында миллионнар лигионерлар сатып алырга һәм автогонкаларга китә. Бүген милләт язмышы беркемгә дә кирәк түгел. Һәркемгә үз бүксәсе белән кесәсе якын, чөнки алар Аллаһыга түгел Байлыкка табыналар.

▲ Өскә

www.work-zilla.com

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Urazova.ru
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Барс-Медиа
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан Язучылар берлеге
Татарстан китап нәшрияты
RAFINA/D
Милли Музей
Шаян
Ханский дом