|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
21.08.2017 Авыл
“Бәрәңге урынына җиләк утыртабыз. Никадәр тырышсак та, бәрәңге үсмәде, ә җир җиләкне яратты”Һәр авыл үзенчә тырышып көн күрә. Күпләп мал асрый, кече эшмәкәрлек белән дә шөгыльләнә, һич югы, бакчасында үскән помидор-кыярын сатып, өстәмә табыш кертергә тырыша. Авылда кешечә яшәргә тырышуның бер генә фәлсәфәсе бар: йоклап ятмаска кирәк. Балык Бистәсе районы Олы Елга авылында яшәүче Гыйльметдиновлар да шулай. Авыл җирлеге башлыгы Фәрит абый Садриев аларны авылда иң үрнәк гаилә дип атый. “Сер булмаса, күпме табыш алганнарын да белерсез. Бер дә тик тормыйлар. Бакчаларында бәрәңге түгел, җиләк үстерә алар”, – диде ул. Хәер, авыл җирлеге башлыгы гына түгел, Гыйльметдиновларның эшсез торырга яратмаганын һәммәсе белә булып чыкты. Җиләк сезонында бигрәк тә вакытны җиткерә алмыйлар. Әүвәлгеләр әйткәнчә, кылны кырыкка ярырдай чак бит. Бер бакча җиләкне җыярга да, эшкәртергә дә, урнаштырырга да кирәк. Иртәнге өчтә торып, җиләк җыеп, сату өчен Казанга юлга кузгалалар. Август азагы якынлаша, ә Гыйльметдиновларның бакчаларында сортлы каен җиләге әле дә уңыш бирә. Тәмгә дә татлы, эре, сусыл. Бакчалары исә ишек төбеннән үк чәчәкләргә күмелгән. Уңган хуҗаларның помидоры, кыяры өлгергән. Чүпләребезне күреп китәсез инде дип хафалансалар да, бакчада чүп үләннәр күзгә-башка чалынмады. “Без бәрәңге урынына җиләк утыртабыз. Никадәр тырышсак та, безнең бакчада, бәрәңге үсмәде, ә җиребез җиләкне яратты”, – дип сөйли хуҗабикә.
Рәсимә МУЛЛАЯНОВА |
Иң күп укылган
|