поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
20.08.2017 Ана теле

Ана теле: “Татар иҗегенә мәдхия”нең дәвамы

Иҗек турындагы язмага карата фикер алышуда катнашучының байтак булуы ана телебезнең асыл хәсиятен хасыйл иткән берәмлек – иҗекне (сөйләм фәнендә морфема дип тә атала) тоемлап, кадерен белеп, сөйләмендә оста кулланучылар барлыгын күрсәтте. Фикер алышуны дәвам иттерергә кирәк икән.

   Темага караган өстәмә күзәтүләремне җиткерәм – аларның һәркайсыбызга гамәли әһәмияте бардыр, дим.

   Яшәешебез нигезе – каршылык канунының телдә чагылышы сүзләр белән (антоним: караңгы –якты, көн – төн, яшәү – үлем, ут – су, керү – чыгу, салкын – җылы һ.б.) бергә, татарның иң төп чарасы – иҗек белән дә гамәлгә ашырыла. Сөйләмебезне оештырганда телнең турыдан-туры антоним кушымчалары барлыгын тоемлап торабыз, алардан файдаланырга омтылабыз. -Лы/-ле, -сыз/-сез шундыйлардан. Сөйләмдә басым гадәттә соңгы иҗеккә төшкәнгә, ул кушымчалар аеруча ачык, яңгырашлы ишетелеп тора. Тәртипле – тәртипсез, түземле – түземсез, тәмле – тәмсез, маллы – малсыз, шәфкатьле – шәфкатьсез һ.б.

   Антоним кушымчалар сүз ясау барышында да актив катнашып килә. Булдыклы – булдыксыз, сөйкемле – сөйкемсез, килбәтле – килбәтсез, күңелле – күңелсез берәмлекләре шул кушымчалар белән мөстәкыйльлек йә өстәмә мәгънә төсмере алган.

   Дөрес, бу гамәлдә кушымчаларның катнашу ешлыгы икесенеке дә бертигез дип булмый. Үз тәҗрибәгездән күзәтегез әле: Шыксыз, арзанлы, барлы-юклы, килделе-киттеле бер дәрәҗәдә түгел бит. Белемле активрак, белемсез пассиврак шикелле. Нигә шулай дигән сорауны да үзегез ачыклап карагыз; мәсәлән, белемсезнең активрак синонимы (надан) бар.

  Бу кушымчалы кайбер тамыр сүзләр капма-каршылык сәләтен югалткан, яисә кулланылу ешлыгы ягыннан бер нисбәттә түгел: хәерле көн актив, хәерсез көн кулланылмый диярлек, хәерсез гамәл, хәерсез шөгыль очраштыра; Комсыз, котсыз, чырсызның уңай варианты юк диярлек. Эләтанаксыз, керәле-чыгалы да парсыз. Гамьле – гамьсез, хөрмәтле – хөрмәтсез нисбәте дә төрлечәрәк. Ешлык, активлык сөйләмнең аерым төрләренә (стильләргә) карап та аерыла. Хәерле көн – рәсми стильдә, хәерсез (тәртипсез) малай – көнкүреш сөйләмдә. Активлык – пассивлык ягыннан караганда чагыштырыр өчен янә мисаллар: килбәтле – килбәтсез, хәтсез – хәтле, иләмсез – иләмле. Сезнең сөйләмдә аларның һәм башка берәмлекләрнең нисбәте ниндиерәк?

   Гомумән дә, телебезнең бу җитди коралының бүгенге сөйләмебездә, әйтик, гаммәви чараларда кулланылу хәле ничегрәк? Менә “Татарстан яшьләре”нә күз салыйк: Бер санында баш исемнәрендә (1 июнь, 2017): Бәхетле, хөрмәтле, акчасызлык, сансызлык, санап бетергесез; Хәмидә Гарипованың “Авызыңны үлчәп ач!” язмасында (25 май, 2017): сәләтле, начар егәрле, вакытсыз кыскарта, чиксез Галәм, хәсрәтле уйлар, дәһшәтле сүзләр, каты куллы, мәрхәмәтсез, әшәке телле, бәхетле яшәү, яхшы энергетикалы, бәхетсезлек, көчле-куәтле агымнар, бәхет-сәгадәтле имин тормыш, әһәмиятле серләр, гыйбрәтле кыйссалар, юньсез сүз, һәлакәтле үлем, канлы күз яшьләре, һәр төрле яман чирләр, ач күзле, туймас нәфәсле бәндәләр, каргышлы-әрнүле сүзләр, әхлаксыз, тәрбиясез булган балалар, өметсезлек, шифалы догалар, эшегез уңышсыз төгәлләнмәсен, сүзләр хәлсезләндерә, уңышсызлык, сез – бәхетле, тәмле аш.

   Телебезнең сихәтле, гайрәтле коралы, шәкер, кулланыла икән! Ана телебезнең күпсанлы иҗекләре арасыннан һәркайсын мисалга алып, менә шушындый күзәтүләр ясарга, тел осталары сөйләменнән, чын әдәби әсәрләрдән өлгеләр алып, күнегүләр ясарга мөмкин. Югыйсә без кайбер иҗекләргә генә күнегәбез дә шуларның штамп-калып икәнен дә тоймыйча, сөйләмебезне “туң” итәбез.

   Иҗекне сөйләмебездә тагын да җанландыру өчен күнегү ясау барышында янә менә нинди тезисларга диккать итәргә иде.

   Иҗеккә мәдхия укыганда без башлыча аларның мәгънә белдерү функциясенә тукталабыз, ә бит алар хис белдерү бурычын да сүздән ким үтәми. Сүзләрнең хис белдерү сәләте турында аерым уйлану, нәтиҗәләр аз түгел. Йосыф Гәрәй, Лена Шагыйрҗан язмаларын мисалга китергән бар. Хәмидә Гарипованың язмасы (Т.я., 25 май, 2017) истә калган. “Кайсы сүзләрне һәм гыйбарәләрне гомумән әйтмәвең хәерле соң? Белгечләр фикеренчә, бәхетнең төп дошманы “юк” дигән сүз. Аннары ул мисалга “күралмыйм”, “каргыш”, “проблема”, хәерчелек”, “ярлылык”, “үлем”, “беркайчан да” сүзләрен китерә. Бик дөрес – хисне сүздә белдерү мөмкинлекләре чиксез: яхшы, ләззәт, иркәләү, назлы, әшәке, хәшәрәт, өстерәлчек, ялагай, шакшы, пычрак; Шул ук вакытта хис белдерү чарасы иң башта иҗек, кушымча (морфема) икәнен онытмау кирәк. Алар да бу сәләткә сүзләрдән ким ия түгел. Мисалга -лы/-ле, -сыз/-сезне инде җитәрлек китердек (тәмле -тәмсез, бәхетле – бәхетсез). Бу максатта -сыз/-сез бүген активрак кебек. Морфология белгечләре нинди нәтиҗә ясыйдыр, мин сөйләм юнәлешендәге күзәтүләремне уртаклашам. Моны яшәешебездә әле җитешсез, кимчелекле якларның да аз булмавы белән аңлатырга мөмкиндер. Тагын бер дәлил бар: урыс телендә не, без суффикслары булып, аларның антоним морфемасы булмау, урысча уйлап татарча әйтергә күнеккән кешегә -сыз/-сезне калька сыйфатында, ягъни күбрәк, ешрак кулланырга сәбәп була. Бер министр яраксыз диясе урынга неприспособленныйны яраклы түгел дип калькалаштырып азапланды. Үзегезнең дә диккать иткәнегез бардыр: көндәлек сөйләмдә дә, аеруча урысча уйлауга тартым кешеләр -сызга синоним эзләп азапланмый, урысча гына “сыптыра”: непочем, непричем, недоступный, нелогично, ә бит һәркайсына татарның үзенең -нене белдерү чарасы бар: мәсәлән, безобразие –котсыз, кыяфәтсез;
   Карале, -сыз/-сез алынма синоним кардәшләргә бай икән; Гарәп теленнән би морфемасы да шул вазыйфалы бит: битараф (тарафсыз. кыйбласыз), бичара (чарасыз), биниһая (чамасыз), бимаза (тынгысыз), бихисап (хисапсыз) һ.б.

   Шәхси куллану тәҗрибәсенә килгәндә, бу чараның кадерен, тәмен тоеп кулланучылар да, шөкер, бар икән. Инде берничә мисал китердек. Янә министр Марат Әхмәтев сөйләменнән: тыйнаксызлык, нәтиҗәле, корылыклы ел, проблемалы хуҗалык, эләтанаксыз һ.б.;

   Форсаттан файдаланып, башка иҗек (кушымча) берәмлекләрен урынлы-урынсыз куллануны янә искә төшерик әле. -Лар/-ләр турында тагын үзенә бер язма сорала. Татарстан радиосының бер тапшыруында (8 июнь, 2017) шушы коллективта бергә эшләүче ике хезмәткәр бер үк мәгънәле төшенчәне ике төрле: җәйге каникул һәм җәйге каникуллар диде. Икесе дә шул ук сүзформаны берничә тапкыр әйтте. Ягъни алар шул рәвешкә күнеккән. Хаталы әйтүчегә кисәтү ясалдымы “Көмеш кыңгырау”ның 8 июль тапшыруында ул тапшыру буена теге хатасын төзәтеп, “каникул” диде. Шул ук вакытта тапшыруның мөхәррире дә, катнашучы татар балалары да “ларылдапмы-ларылдадылар”: күп кешеләр, төрле түгәрәкләр, бик күп яңалыклар, бик күп дуслар таптым һ.б.

   Шул арада Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйлметдинов дөрес итеп “Җәйге каникул вакытында”, диде (Яңа гасыр каналы, 19 июнь, ); Шушындый үрнәкләр ешрак булсын иде! Шөкер. андыйлар аз түгел, чөнки телнең бу төп чарасының да мөмкинлекләре мулдан. Менә бер тапшырудан мисал: “Бигрәкләр дә җүләр инде мин!”.

   Итү белән иттерү аермасын тоймаучылар да еш очрый. Дәвам итте, дәвам иттерде аермасын тоясызмы? Тоймаганнар болай ди: Тапшыруны дәвам итәбез. “Татарлар” тапшыруын алып баручы Роза Әдиятуллина тапшыруның икенче бүлеген башлап, “Дәвам итәбез” дип дөрес әйтте, ягъни тапшыру дәвам итә. Башкалар кебек “Тапшыруны дәвам итәбез” дигән булса, (иттерәбез урынына) хата булыр иде. Шул ук тапшыруның азагында “Киләсе тапшыруда да сабантуй турында дәвам итәрбез”, дип хата әйтте – сабантуй турында әңгәмәне дәвам иттерербез урынына.

   Телне тагын да нечкәрәк тойганнар болай ди: Сәмигулла абзый сүзендә дәвам итте (Гобәйдулла Газиз хикәясе);
   Телебез асылы белән ялганмалы (агглютинатив) тел, анда иҗекләрнең саны, төрләре бихисап, әле ачыкланып та бетмәгән, һәркайсы иҗат чыганагы, уйланыр өчен, сөйләшер өчен дә үзе бер тема.

                                       Илдар Низамов,
                                  филология фәннәре докторы.


---
Матбугат.ру
№ --- | 20.08.2017
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»