поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 24 Апрель
  • Илсур Метшин - дәүләт эшлеклесе
  • Усман Әлмиев (1915-2011) - җырчы
  • Чулпан Хәйруллина - журналист
  • Миләүшә Сибгатуллина - журналист
  • Эльмира Зарипова - дәүләт эшлеклесе
  • Талия Миңнуллина - дәүләт эшлеклесе
  • Рауис Гәрәев (1949-2004) - галим
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
20.08.2017 Җәмгыять

Бу кечкенә шәһәрдә 18 музей эшли, адым саен диярлек һәйкәл

Татарстанның Алабуга шәһәрендә X Бөтенроссия Спас ярминкәсе булып узды. Бирегә Россия, Белоруссия, Украина, Литва һәм Үзбәкстаннан - барлыгы 170 шәһәрдән һәм бистәдән меңгә якын декоратив-гамәли сәнгать остасы үз хезмәтләрен алып килгән иде. Бу чарада әле беренче тапкыр гына катнашкан якташларыбыз Римма һәм Мәүлет Низамовлар аннан хозурланып кайтканнар.

- Ярминкә Алабуганың искиткеч матур урынында - Шишкин буалары дип аталган тыюлыкта узды. Сәүдә рәтләре Зур Покрау, Казан, Яр буе, Гассар урамнарында, “Яшьлек” стадионында да куелган иде. Нәрсә генә юк иде анда: атак¬лы Оренбург шәлләре, Арча итекләре, пыяладан ясалган, чыбыктан үрелгән көнкүреш әйберләре...

Сәүдә рәтләрендә якташларыбызны да очраттык. Самарадан килгән Надежда һәм Юрий Субботиннар пыяладан сәгать, картина, тәлинкә, сувенирлар ясау белән шөгыльләнәләр. “Бу чарага икенче килүебез инде. Үткән елны бик ошады, товарларыбызны да яхшы сатып алдылар. Күпләр кул эшләребезне ясаганнан соң буяу белән буыйбыз дип уйлый, ә без төсле пыяла белән эшлибез”, - дип сөйләде Надежда Субботина.

Ә без ярминкәгә милли татлы ризыклар сатарга алып барган идек. Сатып алучылардан: “Самарада татарлар яшимени?” - дип гаҗәпләнүчеләр дә булды. Алабугада яшәүче милләттәшләребез дә милли тормышыбыз белән кызыксындылар. Өлкәбездә 130 меңгә якын татарлар яшәве, саф татар авыллары булуы турында сөйләдек. Милли оешмаларыбыз эшләп килүен, мәдәниятебезне, ана телен, гореф-гадәтләребезне саклап калу юнәлешендә актив эшчәнлек алып барылуы турында ишеткәч: “Дөрес юлдан барасыз, афәрин!” - дип, уңышлар теләделәр.

Шәһәрне карап, данлыклы урыннарыбелән танышып йөргәндә безгә дә алабугалылардан өйрәнер әйберләр күп дигән нәтиҗәгә килдек. 74 меңгә якын кеше яшәгән бу кечкенә шәһәрдә 18 музей эшли, адым саен диярлек һәйкәл. Бу данлыклы урыннарны (“Шайтан шәһәрчеге” генә дә ни тора!) күрергә елына меңләгән турист килә икән. Алар өчен музей-кибет тә булдырылган. Анда якын-тирә шәһәрләр: Яр Чаллы, Түбән Кама, Менделеевскида, төрле районнарда яшәп, иҗат итүче 200дән артык һөнәр остасының декоратив гамәли-сәнгать әсәрләре урын алган.

Спас ярминкәсе дә, аның кысаларында үткәрелгән төрле фестивальләр дә туристларны җәлеп итү өчен оештырыла.

Самара да зур туристлык потенциалына ия. Әмма бездә ул тиешенчә файдаланылмый. Бәлки, 2018 елда футбол буенча дөнья чемпионаты бу хәлне үзгәртер? - дип кичерешләре белән уртаклашты Римма Низамова.


Алия АРСЛАНОВА
Бердәмлек
№ --- | 20.08.2017
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»