• 25.04 Мунча ташы - "Чамаламадык". Казан. Ленин ис. мәдәният сарае. 18:30
  • 17.05 Элвин Грей концерты. Казан. Спорт сарае. 19:00
Туган көннәр
  • 21 Апрель Алинә Сафиуллина
  • 21 Апрель Равил Тумашев (1923-2016)
  • 21 Апрель Идрис Газиев
  • 22 Апрель Марат Әмирханов
  • 22 Апрель Гөлназ Гыйниятова
  • 22 Апрель Руслан Айсин
  • 22 Апрель Илнар Сәйфиев
  • 22 Апрель Гөлнара Сабирова
  • 22 Апрель Илсур Сафиуллин
  • 22 Апрель Әлфис Кыямов (1960-2004)
  • Апас районында йорт сатам. 89061108949
  • Сдаётся 1комнатная квартира на длительный срок на улице Адоратского, г.Казань. 10 тыс+ку 89625483773
  • Татар телендә оригиналь фәнни эшләр, диплом, курс эшләре. 8-917-885-45-12
  • Казанда бакча участогы сатыла. Җәйге өе, мунчасы, базы бар. Участок сетка бн әйләндереп алынган. Калганы телефон аша. 89503242217
  • Яр Чаллыда бер булмәле фатир сатыла 89600749356
  • Казанда яңа бик матур сандык сатыла. т.89872219128
  • Диплом эшләре язам. 89179171857
  • Казанда Бертуган Касыймовлар урамында 18 кв.м. бүлмә сатыла яки арендага биреп торам. Тел. 89003243810
  • Актаныш. Ике булмәле фатир сатыла. тел.8-987-414-88-75
  • Апас районы Каратун снанциясендә бер булмәле фатир сатыла. Бәясе 550 мең. Балалар бакчасы, мәктәп, кибетләр якында гына. Балконы да, су кергән, чыккан. Белешмә өчен телефон 89274264525

 

 

 

 
Архив
 

               

18.08.2017 Җәмгыять

Байтуган байлыклары

Самара өлкәсендәге Татар Байтуганы авылына икенче тапкыр юлга кузгалуым. Узган елның ноябрендә Арча педагогия училищесындагы укытучым, 1967 елдан бирле кулланылган Әлифба китабының авторы Сәләй ага Вәгыйзовка музей ачып кайткан идек.

Музей-йорт
Ул вакытта вакыйгалар, ничектер, яшен тизлегедәй үтә торды. Мон¬нан берничә ел элек миннән Әлифба китаплары хакында мәкалә язуымны үтенгәннәр иде. Кайчандыр педучилищеда белем алуымны күздә тотканнардыр, күрә¬сең. Язмам басылуга, тагын бер укытучым, пед¬училищеның элеккеге д謬ректоры Илдус абый Сәгъдиев шалтыратты.

“Сеңлем, - диде ул. - Мә¬каләңне укыгач, уйга калдым әле. Безнең Рәмзия апа белән Сәләй ага Вәгыйзовлар ничектер онытыла, кү¬ләгәдә калып бара сыман...“ Күп уйлап тормадым, Арчага юл тоттым. Әлифба музеена кердем. Яздым. Озак та үтми, Арча көллиятендә үткә¬релгән бер кон¬ференциядә Әлиф¬бага һәйкәл кую турында тәкъдим ясаганнар. Анысын да булдырдылар. Ачылу тантанасына Сәләй Гатат улының авылдашлары да килде. Байтуганда музей ачарга хыялланып йөргән Нурания ханым Абзаловага шунда Разил Вәлиев бик эшлекле тәкъдим ясады: Сәләй аганың якташлары исеменнән Татарстан президентына мө¬рәҗә-гать итәргә кушты. Монысы да барып чыкты. Рөстәм Миңнеханов музей-йорт төзер өчен акча бүлеп бирде. Байтуганлылар бу гамәле өчен президентка рәхмәт¬ләрен әйтеп бетерә алмыйлар.

Әнә шул музей-йортка бу юлы мин Илдус Сәгъдиев һәм Арча районы ветераннар советы рәисе Наил Габдрахманов белән бардым. Чөнки укытучымның әйткән сүзе бар иде: “Байтуганга барып, булган кадәр экспонатларны тапшырып кайткач, Сә¬ләй ага белән Рәмзия апаның ка¬берләрен зиярәт кылып, аларга барысы турында да сөйләсәм, догаларымны ирештерсәм, күңелем тынычланыр иде”, – дигән иде.

Әйтергә кирәк, ачылганына аз гына вакыт үтсә дә, музей тулы кө¬ченә эшләп ята. Монысы - Нурания ханымның тырышлыгы. Ниге¬зенә авыл мулласы Коръән укудан башланып киткән эшнең уңай нәти¬җәсе күзгә күренеп арта. Байту¬ганның даны Татарстанга, Самара өлкәсенә генә түгел, тирә-як төбәк¬ләргә дә таралган. Экскурсиягә килү¬челәр арасында карты да, яше дә, бала-чагасы да бар. Изге җиргә санап, яңа өй¬лә¬нешкән парлар да килә икән музейга. Гөлия белән Филат әнә шундый йоланы башлап җибәр¬гәннәр. Самарада никах укыткач, туган авылларына кайтып, музей-йортка кереп, бүләкләрен тапшырганнар. Бүләк¬ләр дигәннән, музейга экспонат җыю - үзе бер тарих. Әле музей оештыру турында сүз чыккач та, районнан: “Музейга нәрсә куймакчы буласыз? Бер әйберегез дә юк бит сез¬нең”, - дигәч, авылга сөрән салып, ике көн эчендә җитәкчеләргә күр¬сәтерлек экспонат җыйган алар. Әлбәттә инде, мондый эшне бердәм булсаң гына башкарып чыгарга була. Ә бу яктан Нурания ханым бик бәхет¬ле. Янәшәсендә хәләл җефете Фәр¬гать, апасы Гөл¬фия һәм җизнәсе Мәс¬гут бар.

Апа-сеңел, ике баҗай
Аларның йортлары да янә¬шә. Ике арада койма-фәлән дә юк. Кыскасы, бары - бергә, югы - уртак. Хә¬ер, алай дисәң дә дөрес булмас, чөнки юк нәрсәләре юк кебек тоела. Иң мөһиме үзара яхшы мөнәсәбәтләр дип саный алар.

Нурания ханым: “Әгәр ирем, туганнарым булмаса, берни дә барып чыкмас иде”, – дип юкка гына әйтми. Бу ике гаилә, чыннан да, авыл тор¬мышының үзәгендә кайнап яши. Гөл¬фия белән Нурания икесе бергә 78 (!) ел өч Байтуган халкына медицина хезмәте күрсәтә. Дөрес, апасы 41 ел эшләгәннән соң ял итәргә булган. Нурания эшен дәвам итә әле. Күптән түгел генә, артыннан йөреп, яңа фель¬дшерлык пункты төзеткән. Авыл халкы, барыбер пенсиягә ки¬тәсең бит инде, нигә азапланып йө¬рисең, дигәч: “Мин пунктны үзем белән алып китмим бит. Урынында кала, халык рәхәтләнеп дәваланыр, ичмасам”, - дип җаваплаган. Ерактан балкып торган бу бинага без дә кереп чыктык.

Нурания Минсәхиевнага ях¬шы хезмәте өчен бирелгән бү¬ләкләрнең иге-чиге юк. Димәк, белеп, чын күңелдән эшли. Ә мәктәптә укыганда гел укытучы булырга хыялланган ул. Укуын тәмамлагач, документларын медучилищега илткән дә биргән. Өйдәгеләргә: “Апа шунда укыгач, бүтән җиргә аяк тарт-мады”, – дип акланган. Бергә эшләүләре авыл халкы өчен дә, апа-сеңел өчен дә бик җайлы булган, чөнки кирәк булганда бер-берсен алыштырганнар, киңәш-табыш корганнар. Бер генә җәмәгать эше дә алардан башка үтми икән авылда. Шулай булмыйни! Җыр¬лар¬га да, биергә дә оста алар. Ши¬гырь¬ләрнең үзләре язганнарын да бик үтемле итеп сөйлиләр.

Хәзер инде эшләре тагын да арткан: икесе дә Сәләй аганың музей-йортында экскурсовод ролен башкаралар. Чөнки, ни кызганыч, музей тулы көченә эшли башласа да, анда әлегә штат каралмаган.

Ә кызларның алтын куллы хәләл җефетләре Фәргать Абзалов белән Мәсгут Ибәтов – Алтынтау авылы егетләре. Монысы да язмыштыр инде.

– Беренче класска укырга кергәч, күлмәк тектерергә дип, әнием белән Алтынтауга киттек, – дип сөйли Нурания. – Мин тегүчене берәр апа дип барам бит инде. Бабай икәнен күр¬гәч, аптырап киттем. Юантык кына гәү¬дәле идем. Үлчәмнәремне алды да: “Бик матур күренәсең. Бездә егетләр күп. Алтынтау килене бу¬лыр¬сың әле”, – диде. Әйткәннәре хәтта апам өчен дә фәрештәләрнең амин дигән чагына туры килгән икән.

- Самарада авыл хуҗа¬лыгы институтын тәмамлагач, Фәргатьне ас¬пирантурада калырга да өндә¬гәннәр иде, бик төшемле эшкә урнашу мөмкинлеге дә тудырдылар. Әм¬ма ул берсенә дә кызыкмады. Ике¬без¬нең дә укуны тәмамлаган ел иде. Кулымнан кысып тотты да: “Туган җиребезгә кайтабыз”, – диде, дип искә ала Гөлфия ханым.

Хәзер алар икесе дә лаек¬лы ялда. Мәсгут әфәнде: “Мин ялкаурак. Ике йортның тормышын да баҗай тарта инде”, – дип шаярткан булды-булуын, әмма бу сүз¬ләрнең бер өле¬ше генә дөрес. Баҗа¬сы хәзер йорт тирәсендә йөреп, умарта асрап, балык тотып, мал-туар янында кайнашуны артыграк күрсә, ул үзе өч авыл халкына хезмәт күр¬сәтә. Шуңа күрә йорт тирәсендә эш¬ләргә вакыты калмыйдыр дип беләм.

Мәсгуть Сәгыйть улы - якташларын ашлы һәм эшле иткән “Байком” компаниясенең генераль директоры. “Байком” - Байтуган һәм Коми Республикасы сүзләреннән кушылып ясалган. Тарихы мондыйрак. Коми Республикасында нефтькә кагылышлы оешмада эшләүче якташлары Наил Кәлимуллин башта кунак¬ханә комплексы төзетә, аннан инде ташландык хәлгә калган өч мең гектарга якын сөрү җирен алып, игенчелек белән шөгыльләнә башлый. Туган авылы Байтуганда ике катлы йорт та җиткерә. Хәзер инде авылдашлары аның шул нигезгә кайтып төп¬лә¬нүен көтә. Эшлисе эшләр күп чөнки.

Таулар иле

Мин Байтуганны “бай” һәм “туган” сүзләреннән алынгандыр дип йөри идем. Алай булып чыкмады. “Тауларга бай” дигән мәгънәдә икән ул. Бу дөреслеккә бик тә туры килә. Монда нинди генә таулар юк – Алтын тау, Тимер Тырнак тавы, Озын тау, Кылыч тау, Пәри тавы, Акбур тавы, Ими¬ле тау... Сәләй Гатат улы да хез¬мәттәшләренә, бик сагынып,  әнә шул таулар турында сөйли торган булган. Әмма шулай да таулар арасында иң тарихи дип саналганы Би¬гәш булса кирәк. Аның тарихы Би¬гәш кенәз белән бәйле. Һәм, тарихи чыганаклардан күренгәнчә, әни¬ләре ягыннан Нурания белән Гөл¬фиянең нәсел җепләре аңа барып тоташа. Ри¬ваятьләрдә шушы тауда Бигәш кенәз җирләнгән дип сөй¬ләнә. Шуңа күрә байтуганлылар өчен ул – изге җир. Бер яктан сөзәк кенә булган бу тау¬ның түбәсенә менсәң, өч Байтуган авылы гына түгел, бөтен тирә-юнь уч төбен¬дәгедәй күренә. Шул җәһәттән бу ике гаиләнең уй-теләкләре дә бар: Бигәш тавын изге җир итеп рәсми¬ләштерергә һәм төр¬ле чаралар үт¬кәрергә. Чыннан да, бу гамәл Бай-туганның данын тагын да ерак¬ларга таратыр иде.

Кайчандыр Рәсәйнең чик заставасы урнашкан Байтуган авылы, Ырынбур, Уфа, Казан уртасында булып, тарихи вакыйгалар үзәгендә ка鬬¬нап яшәгән. Ул башта Югары Яр¬мәк исемен йөрткән. Бу җирләргә Пугачев, Разин, Ермак гаскәрләренең дә “җиле тигән”. Чапаев та килеп чыꬬкан. Әсирлеккә эләккән басмачылар авыл янәшәсендәге гудрон базларыннан, ишәкләргә, дөяләргә тө¬яп, тимер юлга чимал ташыганнар. Ул тирәләрдә без бәләкәй чакларда мылтыклар табыла иде, дип сөйли авыл халкы. Тарихи чыганаклардан күренгәнчә, Байтуганга 1533 елда Казан ханы Мөхәммәт-Әмин тара¬фын¬нан җибәрелгән старшина Яр¬мөхәммәт Туйбакты нигез салган. Анда йомышлы татарлар, чукындырылган чуашлар яшәгән. Тора-бара алар янына Пенза, Курск өлкәлә¬реннән руслар килеп урнаша. Шулай итеп авыл өч өлешкә – Татар, Рус, Чуваш Байтуганына бүленә. Өч милләт халкы гомер-гомергә дус һәм туган булып, әмма үз йолаларын бик нык сак¬лап яши. Монда хәтта катнаш гаи¬ләләр дә сирәк һәм гайре табигый күренеш икән.

Хыяллар тормышка ашачак
Абзаловлар белән Ибә¬тов¬лар авылның күркәм эш¬лә¬рен торгызу хыялы белән яна.

- Безнең авылда кайчандыр тирә-якта дан тоткан һөнәрчеләр яшәгән. Арба, чана, агачтан төрле эш коралларын, өй җиһазларын, җире¬нә җиткереп, бары тик Байтуганда гына ясый алганнар, - дип уй-фи-керләре белән бүлешә Мәсгут Сә¬гыйть улы. - Татарстан - безнең өчен кыйбла. Бу юлы Татар конгрессы оештырган эшмәкәрләр җыенына баргач, президент Рөстәм Миңне¬ханов безнең белән өч сәгатькә якын сөйләшеп утырды. Аның ихласлыгына шаккаттым. Бөтен җи¬тәкчеләр дә шундый булсын иде ул. Аннан Мамадыш районына алып бардылар. Анда элек-электән балчыктан кирпеч җитештергәннәр. Борынгы һөнәр сак¬ланып калган бит. Ә бездә тамырдан юкка чыккан.

Бабалары¬бызның һөнәрләрен торгызасы ки¬лә. Халык бик тырыш бездә. Һәр ишегалды терлек белән тулы. Татарстандагы кебек ярдәм, субсидия булса, тагын да күбрәк булыр иде.  Бер кешенең буш җиргә казык какканын күрсәм, һич арттырусыз әйтәм, күңе¬лем шатлык белән тула. Димәк, авыл зурая дигән сүз бит бу. Эш булса, авыл бетми. Монысына иманым камил. Югалту ачысын татып карадым инде мин. Туган авылым Алтынтау Җир йөзеннән юкка чыкты. Байтуган да шундый хәлгә дучар булмасын, шушы авылның зиратында тыныч кына ятарга насыйп булсын иде, дип хыялланам. Музей төзелүгә дә бик шатландым. Авылны яшәтүгә тагын бер адым бит бу.

Китәр алдыннан Гөлфия ханым Әлифбага кагылышлы тагын бер кыйсса сөйләп алды.

- Бервакыт шулай гаиләдә бер яшьлек сабый авырып киткән. Өй¬ләренә чакырдылар. Карыйм: бала кулына китап тотып ята. “Әлифба китабы бу, - ди әнисе. - Шуннан башка йок¬ларга да ятмый. Башкасын биреп карыйбыз. Ничектер таный шуны. Иң кызыгы шунда: калганнарын бө¬гәрләргә, ертырга да мөмкин, ә Әлифбаны сыйпап кына тора. Үзебез дә аптырыйбыз инде”. Тагын да гаҗәбе соңрак булды. Ул көнне Нурания эш белән район үзәге Камышлыга киткән иде. Шунда очрак¬лы гына Сәләй Вәгыйзовның авылдашыбыз икәнен белеп кайтты. “ТНВ”дан аның юбилеена багышланган тапшыру күрсәткәннәр икән. Кемдер аңа шул хакта сөйләгән.

Татар Байтуганының музей, мәчет урнашкан үзәк урамы хәзер Вәгыйзов исемен йөртә. Шөкер, Сә¬ләй аганың туган авылындагы нигезе нык. Авылдашларына, якташларына рәхмәте чиксездер аның.
Фәния ӘХМӘТҖАНОВА, “Ватаным Татарстан” газетасы хәбәрчесе.

* * **
Сәләй Гата улы Вәгыйзов Камышлы районының Байтуган авылында туып үскән. Ничәмә еллар буе авылдашлары аның исемен мәңгеләштерергә те¬ләп, йорт-музей ачу идеясе белән янып яшәделәр. Бу изге эшне беренчеләрдән булып байтуганлы Нурания Абзалова башлап йөри, төзелеш фондына акча җыюга керешә. Ире Фәргать Абзалов, туганнары Мәсгут һәм Гөлфия Ибәтовлар белән бергә музей-йортны яңадан кору өчен ярдәм сорап төрле урын¬нарга дистәләгән хатлар яза¬лар, түрәләргә мөрәҗәгать итәләр.

Ниһаять, 2016 ел башында Татарстан президенты Рөстәм  Миңнеханов Республика бюджетыннан төзелешкә шактый күләмдә акча бүлеп бирә.

Экспонатлар җыюга Сәләй  ага һәм Рәмзия апаның улы   Камил Вәгыйзов һәм укучылары, Арча педагогия көллияте    директоры Гөлнара Гарипова, Арча “Әлифба” музее директоры Сания Камалетдинова зур   өлеш кертә.

Бер ел да үтми, 2016 елның  ноябрендә Байтуганда музей ачыла. Кызганыч, авырып торуым сәбәпле, мин бу тантанага бара алмаган идем. Ә менә җәй җиткәч, Арча районының ветераннар советы рәисе Наил Габд¬рахманов җитәкчелегендәге делегация белән Байтуганга барып, Сәләй Вәгыйзовның йорт-музеен күрү бәхетенә ирештем. Безнең белән бергә “Ватаным Татарстан” газетасының баш мөхәррире урынбасары, Сәләй Вәгыйзовның укучысы Фәния Әхмәтҗанова да барды. Бу турыда аның “Байтуган байлыклары” дип аталган күләмле язма вакытлы матбугат битләрендә басылып чыкты да инде.

Хуш ис килеп торган нарат бүрәнәләреннән төзелгән бина Сәләй Гата улы туып үскән йорт нигезенә салынган. Капка төбендәге чишмә өстенә зур самовыр куелган, сусаганнар шунда туктап, су эчә. Музейда Сәләй Вәгыйзов һәм Рәмзия Вәлитованың хезмәтләрен, кулъ¬язмаларын күреп була, шулай ук шәхси  әйберләре, төрле еллардагы фотосүрәтләре туп¬ланган. Байтуган авылы тарихына багышланган материаллар да шактый.

Рәсми рәвештә штатка  кер¬телгән музей хезмәткәре әлегә булмаса да, Нурания ханымның тырышлыгы белән йорт гөрләп эшләп тора. Кунаклар Самара өлкәсеннән генә түгел, күрше төбәкләрдән дә күп килә икән. Нурания Минсәхи кызы аларга экскурсовод хезмәтен күрсәтә, буш вакыт табып, музейны баету, тәртиптә тоту буенча да эшләр алып бара.

Аллаһыга  шөкер, үзләре гомер буе эшләгән Арча педагогия көллиятендә Сәләй ага һәм Рәмзия апага багышлап дөньяда бердәнбер Әлифба музее ачылды, аның каршында тарихта беренче тапкыр   Әлифбага һәйкәл куелды. Һәм   менә туган авылы Байтуганда  да Сәләй Вәгыйзовның исемен мәңгеләштерделәр.

Байтуганда безне андагы Бигәш тавына алып менделәр. Шунда 2015 елда “Бер¬дәмлек” газетасында бас¬ы-лып чыккан язмам искә төште. Ул: “Байтуганда Сәләй  Вәгыйзов музее булырмы?” дип аталган иде. Бу соравыма үзем үк җавап биреп Бигәшнең иң югары ноктасыннан: “Самара халкы, байтуганлылар булдырдылар. Рәхмәт аларга! Сәләй ага  һәм  Рәмзия апага дога булып барып  җит¬сен”, - дип кычкырдым.
Аллаһыга шөкер, халкыбыз олы  шәхесләрен әнә  шулай олылый, мәңгеләштерә  белә. Нурания һәм Фәргать Абзаловлар, Мәсгут һәм Гөлфия Ибәтовлар кебек шәхесләребез булганда туган телебез дә, милләтебез дә сакланыр.

Илдус СӘГЬДИЕВ,
Татарстанның атказанган укытучысы, РСФСРның мәгариф отличнигы,
Арча районының
Мактаулы гражданины.

---
Бердәмлек
№ --- | 18.08.2017
Бердәмлек печать

 
comments powered by HyperComments

Фикерләр

▲ Өскә

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
ТНВ
Addnt.ru
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Туган як
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Яңарыш
Барс-Медиа
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Идел
Gong-TV
Бөтендөнья татар яшьләре форумы
Себерке
Өмет
Диләфрүз
Татарстан Язучылар берлеге
comments powered by HyperComments