|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
18.08.2017 Мәдәният
Мәскәүдә Разил Вәлиевның иҗат кичәсе үтте (ФОТО)Мәскәүнең татар мәдәният үзәгендә (Асадуллаев йорты) зур уңыш белән күренекле җәмәгать һәм дәүләт эшлеклесе, Татарстанның халык шагыйре Разил Вәлиевның иҗат кичәсе үтте. Кичә шагыйрьнең 70 яшьлек юбилеена багышланды һәм Мәскәүдә Татарстан мәдәнияте көннәрен башлап җибәрде. Кичәнең тантаналы өлешендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстанның Россиядәге тулы вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин, Мәскәү шәһәренең татар милли-мәдәни автономиясе җитәкчесе Фәрит Фарисов һәм Рәшит Ваһапов фонды директоры Рифат Фәттахов чыгыш ясады. “Татарстан мәдәнияте көннәре башкалада 7 тапкыр үткәрелә. Быел алар күренекле шагыйрь Разил Исмәгыйль улы Вәлиевның иҗат кичәсе белән башлануы бик табигый. Чөнки Разил Вәлиевның язмышы Мәскәү белән нык бәйле. Нәкъ менә Мәскәүдә аның иҗатына нигез салынды. Биредә ул 5 ел белем алды, биредә аның беренче китабы дөнья күрде, биредә аның кызы туды”, – диде Равил Кәлимуллович. Разил Вәлиевне юбилее белән академик Роберт Нигъмәтуллин, дипломат Йолдыз Хәлиуллин, язучы Рауль Мир-Хәйдәров тәбрикләде. Кичәдә Разил Вәлиев шигырьләре һәм аның сүзләренә язылган җырлар яңгырады. Аларны Татарстанның һәм Россиянең халык артистлары Ренат Ибраһимов һәм Венера Ганиева, Татарстанның һәм Башкортастанның атказанган артисты Илһам Вәлиев, Камал театры актеры Ришат Әхмәдуллин, Ваһапов фестивале лауреатлары Рөстәм Насыйбуллин, Гөлсирин Абдуллина, Рәнис Габбазов башкарды. Кичәгә залны шыгрым тутырып башкаланың мәдәният һәм сәнгать әһелләре, врачлар, галимнәр, киң җәмәгатьчелек вәкилләре килде.
--- |
Иң күп укылган
|