поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 24 Апрель
  • Илсур Метшин - дәүләт эшлеклесе
  • Усман Әлмиев (1915-2011) - җырчы
  • Чулпан Хәйруллина - журналист
  • Миләүшә Сибгатуллина - журналист
  • Эльмира Зарипова - дәүләт эшлеклесе
  • Талия Миңнуллина - дәүләт эшлеклесе
  • Рауис Гәрәев (1949-2004) - галим
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
17.08.2017 Матбугат

Балада басма матбугатка ничек кызыксыну уятырга? (7 КИҢӘШ) + Балалар газета-журналларына КҮЗӘТҮ

Баланы планшет һәм телефоннан ничек аерып алырга? Кәгазь газета-журналга ничек кызыксыну уятырга? “Матбугат.ру”да кызыклы эксперимент эшләп карарга булдым. Әгәр аны “эксперимент” дип атап булса инде.

Улыбызга 6 яшь тулды. Балалар өчен чыга торган газета-журналларга языла башларга вакыт. Бик күп ата-аналарның проблемасы – балаларын телефон һәм планшетлардан аерып ала алмыйлар. Бала анда нәрсә карый? Иң элек ютуб-каналлар. Андагы контент арасында исә төрлесе очрый. “Фиксики” кебек акыллы, балаларны тәрбияли торган мультфильмнар да, сүз саен “гвоздь мне в кеды!” дип сүгенергә өйрәтүче геройлар да бар. Видеоблоглар да бик күп төрле. Берсе өйрәтә, тәрбияли, икенчесе 20 минут буе “Киндер-сюрприз” ачып бала миңгерәүләтә. 
 
Басма матбугат ютуб-фәләннәрдән шунысы белән аерыла: монда һәр язма, комикс, башваткыч, хәтта мәзәк тә уйланылган, тәрбия иләге аша үткәрелгән. Икенчедән, басма матбугатны укып үскән бала киләчәктә китап укыр дигән өмет бар. Китап укучы кешеләр телевизор караучы кешеләр белән һәрвакыт идарә итәчәк, дигән бит бер китап укучы.
 
Шулай итеп, 2017 елның икенче яртысыннан мин берничә балалар матбугатына язылдым. Тулы ярты елга түгел, кайсын 1 ай, кайсын 2-3 айга. Барысы бергә 2000 сумга якын акчам китте. Кайсы газета-журналны сайлыйм дип “Фейсбук”тагы дусларымнан сораштым. Ахырчиктә, менә шушы басмаларга язылдым: “Непоседа”, “Классный журнал”, “Мурзилка”, “Сабантуй”, “Салават күпере”, “Тылсымлы куллар” журналлары һәм “Көмеш кыңгырау” газетасы. “Ялкын”га язылмадым, 6 яшьлек бала өчен иртәрәктер. Максатым – улымны һәр басманың 1-2 саны белән таныштыру, үзе кайсын ошатачак – даими шуны алдырырбыз. Бөтенесенә дә ярты елга язылып булмый, чөнки, беренчедән, кыйммәткә төшә, икенчедән, бер кочак газета-журналның кадере бетә (моны үзебез сиздек). 
 
Бер-бер артлы кәгазь матбага килә башлады өебезгә. Балабыз ябырылып укый башлады дип әйтә алмыйм. Өйдә башка газета-журналлар күрсә дә, 6+ китапларын укыштыргаласа да, балалар өчен чыккан газета-журналлар аңа берникадәр ят әйбер кебек күренде. 
 
Без үскәндә “Мурзилка”, аннары “Костёр” алдыра идек. “Мурзилка”ның әле дә исән булуына сөендем. Шактый калын 44 битле булып чыга икән. 45000 тириж дигән. Кулдан кисеп нидер эшләтә торган битләре күп. 
 
 
Почта китергән журналларның иң күңелгә ятышсызы “Классны журнал” булгандыр. Тышлыгы “Магнит” һәм “Пятерочка” каталогына охшаган. Кәгазенең сыйфаты да шундый ук. 7+ дигән. Журналда файдалы әйбер шактый булып чыкты. Әмма минем малайны бу журнал әллә ни җәлеп итмәде.
 
 
Кайсы җәлеп итте дисезме? “Непоседа” журналы. “Аңа язылсагыз, башкаларына язылып та торасы юк” дигән иде “Фейсбук”тагы бер дустым. Хак булып чыкты бугай. “Непоседа”ны улым үз теләге белән кулына тоткалый (башка журналларны аңа мин төрткәли идем), кайвакыт кунакка барганда, авылга кайтканда үзе белән ала. “Непоседа” миңа да ошады. Кулга тотышка да әйбәт, эчтәлеге дә бай.
 
 
Инде татар басмалары турында. “Сабантуй”ны улым болай да күргәли иде, яңалык түгел. Яңа редактор килү белән журналның дизайны да үзгәрде. Яңа дизайнга һаман күнегеп булмый. Дөрес, элеккегесе дә чуаррак кебек иде. Гомумән, журнал дизайны – ул бик четерлекле әйбер. Ә балаларныкы – бигрәк тә. Гади итсәң дә балаларны җәлеп итә алмыйсың, чуарлартсаң да арттырып җибәрү куркынычы бар. Аннары бит берәүгә берәү ошый, баганага терәү ошый.
 
 
“Тылсымлы куллар” бик калын кәгазьдә чыга. Кул эшләнмәләргә, уеннарга күп урын бирелгән. Әмма берничә тапкыр бит аралыйсың да журнал бетә. “Тылсымлы”ны калынрак итеп күрәсе килә.
 
 
“Көмеш кыңгырау”. Татар балалары өчен газета буларак чыгучы бердәнбер басмадыр бу. Хезмәттәшләр үпкәләмәсен, әмма бу матбугат чарасы узган гасырда калган кебек. Күңелсез верстка, примитив дизайн, зур-зур текстлар. Әлбәттә, бу газета әдәбирәк юнәлештә яхшы эшлидер, үз укучысы да бардыр. Әмма балалар матбугатында тышкы кыяфәт бик мөһим. Минем малай бу газетаны ачып та карамады. Белмим, бәлки 6 яшьтә “Көмеш кыңгырау”ны уку иртәрәктер.
 
 
 
“Салават күпере”н кулына алуга улым “Ого!” дип кычкырып җибәрде. Чөнки почта әрҗәсеннән алынган яңа сан полиэтилен тышлыкта иде. Ә эчендә наклейкалар! Балага күп кирәк мени? Шул наклейкаларга алданып журналның эчен актара башлады. Эче дә матур булып чыкты. Һәм файдалы да. Хәтерлисезме, совет заманында кайбер журналлар үтә күренмәле винил пластинка белән килә иде? Шулар искә төште.
 
 
Гомумән, без язылган һәр басма хөрмәткә лаек. Балаларга ни кызык икәнен уйлап эшлиләр. Заманадан артта калмыйлар. Әйтик, “Непоседа” журналының ютубта үз каналы бар. Иң актуаль уенчык спиннер турында язмалар басылган. Шәп комикслар, башваткычлар, кул эшләнмәләре күп. Балалар газета-журналы чыгару өлкәннәрнекен чыгаруга караганда да катлаулырак дип уйлап куйдым мин. Чөнки бала – ул самими, беркатлы. Аның игътибарын, хәерхаклыгын яулау өчен нечкә формалар кирәк.
 
 
Ахыр чиктә без “Непоседа” һәм “Салават күпере”нә язылырга булдык. Ә бу язманы әзерләгәндә ата-аналар өчен берничә киңәшем туды. 
 
БАЛАДА БАСМА МАТБУГАТКА КЫЗЫКСЫНУ УЯТУ ӨЧЕН 7 КИҢӘШ
 
1. Газета-журналны балагыз белән бергә укыгыз, аралагыз. Анда язылган әйберләрне үзегез дә комментарийсыз калдырмагыз.
 
2. Ахырдан балагыздан ниләр укыдың, нинди кызыклар таптың дип сораштырыгыз.
 
3. Почта әрҗәсеннән яңа санны балагыз үз кулы белән алсын. Яңа газета килүне ул сюрприз итеп кабул итәчәк.
 
4. Кәгазьгә карата балада хөрмәт уятыргы тырышыгыз: теләсә-кайда аунап ятмасын, бөгәрләнмәсен, пычранмасын.
 
5. Бергәләп газета-журналларның төпләмәсен җыеп барыгыз. Моңа коллекция булдыру итеп карагыз. 
 
6. Журналның һәр айны ничәсе көнне килгәнен балагыз белән язып барыгыз. Узган айны соңрак, бу айны иртәрәк килде, дип күзәтегез. 
 
7. Сез кечкенә чакта нинди басма матбугат алдыра идегез? Балагызга шул турыда сөйләгез.
 

Данил СӘФӘРОВ
Матбугат.ру
№ --- | 17.08.2017
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»