|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
17.08.2017 Шоу-бизнес
Айсылу Лерон хафага төшкән: «Барып чыгабыз хәзер!»Танылган телевидение алып баручысы, инстаблогер Айсылу Лерон нәрсәгә шулай хафалана икән? – Сәйдә (төпчек кызлары – авт.) “әни”, “әти” дип әйтергә ашыкмый әле . Шулай да әкренләп сөйләшергә итә, – ди Айсылу. – Бәхтияр абыйсы (Айсылуның энесе – авт.) үзе әйтә торган бердәнбер сүзен Сәйдәгә өйрәткән. Хәзер матур итеп сузып, “Всююүүү” дип йөри кызыбыз. Саубуллашканда “пыка-пыка” дип кабатлый, “апа” диясе урынга Фәридәгә “папА” дип кычкыра, нәкъ менә соңгы иҗеккә басым ясап. Тукта, гел русча түгелме соң моның сүзләре?! Барып чыгабыз хәзер! Уф, юк бит әле, “Сиңа ничә яшь?” – дип сорагач, татарча матур итеп: “Бер!” дип җавап бирә. Ю-ю-юк! Русчасын өйрәнер әле, иң элек туган телен белсен! Шулай бит?
--- |
Иң күп укылган
|