|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
17.08.2017 Хәвеф-хәтәр
Өеннән качып чыгып киткән 14 яшьлек кызны Казанда тапканнарБашкортстанда өеннән китеп, юкка чыккан тугызынчы сыйныф укучысын Казанда тапканнар. 14 яшьлек кыз исән-сау, дип яза РИА Новости. Кызны хокук сакчылары Татарстан башкаласы вокзалында тапкан һәм Казандагы туганнарына тапшырган. Аны алмага Башкортстаннан әти-әнисе юлга чыккан. "Татар-информ" билгеләп үтүенчә, Башкортстанның Учалы районындагы бер бистәдә яшәгән кыз бала дүшәмбедә югала. Бу хакта полициягә кичә хәбәр ителгән. Тикшерү барышында аның Уфага китү мөмкинлеге карала. Тикшерүчеләр, дөрестән дә, кызның Уфа тимер юл вокзалында Мәскәүгә билет сатып алуы һәм берничә сәгатьтән аны кире тапшыруын ачыклый.
--- |
Иң күп укылган
|