|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
31.12.2009 Юмор
«МАТБУГАТРУЛАНУ» СИМПТОМНАРЫДухтыр исемле «матбугатчы» «Матбугат» белән авыруының сыйфатларын тәкъдим итте. Ә хасталарның да хасталары – Яңа ел төнендә сайтта утыручылар. Ташлыйк, җәмәгать, компьютерны! Яңа елда күзгә-күз карап, яки ким дигәндә телефоннан аралашыйк, бер-беребезгә матур теләкләр телик. Бәйрәм белән! Духтыр теориясе буенча “Матбугат.ру” белән авыручы:
1. Көн-төн сайтта утыра.
2. Башкаларны яшәргә өйрәтә.
3. Каршы сүз әйтүчеләр белән һәрвакыт талашырга әзер.
4. “Матбугат.ру”да үзен иң акыллы кеше дип саный.
5. Тексттагы өтер-хаталарының берсен генә дә тикшерми калмый.
6. Үзенең акыллы икәнен күрсәтү өчен башкалар аңламый дип уйлаган терминнарны файдалана.
7. Акылы белән җиңә алмаса, тавыш чыгара.
8. Үзенең журналист булмавын искәртеп тора, чөнки журналист икәнен әйтсә, үз язмаларын күрсәтергә туры киләчәк.
9. “Матбугат”та утыручы башка кешеләрне чирлеләр дип саный.
10. Яңа ел төнен “Матбугат”та ТНВ огонегы турындагы "едкий" замечаниеләр язып каршылый.
2010 елда очрашканга кадәр!
admin |
Иң күп укылган
|